Логотип
Сәламәтлек

Җәйге вируслар

Җәйнең уртасы! Яллар, сәяхәтләр чоры. Күңелле сәфәрләрдән бары матур хисләр, яңа тәэсирләр генә алып кайтасы килә. Ләкин җәй ул роман­тикага гына түгел, төрле инфекцияләргә һәм йогышлы чирләргә дә бай.

Табигатьтән, елга-күл, диңгез буйларыннан авыру-чир түгел, бары матур хатирәләр генә ияртеп кайтыр өчен, бу чорда аеруча саграк булырга кирәк.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы чирләр буенча штаттан тыш баш белгече, Казан дәүләт медицина университетының  балалардагы йогышлы авырулар кафедрасы доценты, медицина фәннәре докторы  Халит ХАЕРТЫНОВ киңәшләре укучыларыбыз өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Җәй көне нинди инфекцияләр көчәя?

  • Беренче урында эчәклекнең эшчән­леген бозучы инфекцияләр: сальмонеллез, ротавирус, аденовирус, энтеровирус, дизентерия тора. Болар организмга пычрак куллар, су һәм ризык аша керә.
  • Икенче урында талпаннар йоктырган инфекцияләр: энцефалит, боррелиоз.
  • Өченче урында респиратор вируслы чирләр. Ничек кенә сәер тоелмасын, җәй көне дә ОРВИ, грипп, җил чәчәге, кызамык белән еш авырыйлар. Респиратор вируслар, нигездә, һава-су тамчылары, предметлар аша йога.
  • Дүртенче урында тычкан бизгәге. Табигатьтә, дачада, ял йортларында әлеге җәнлек тизәкләреннән күтәрелгән тузан аша йога торган бик мәкерле чир ул.
  • Бишенче урында пычрак сулы елга-күлләрдә, бассейннарда коенганда иярүче йогышлы чирләр: мәсәлән, лептоспироз булырга мөмкин.

Инфекцияләрдән ничек сакланырга?

Җәй көне кешеләр күбрәк эчәклек инфекцияләре белән авырый. Югыйсә аларны кисәтү чаралары үтә дә гади һәм һәркем башкара алырлык.

  •  Кулларны сабынлап ешрак юу.
  •  Җәмәгать транспортыннан төшкәннән соң, халык күп урыннарда булганда кулларга антисептик сиптерү.
  •  Пычрак куллар белән авыз-борыннарга кагылмау.
  •  Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне бары тик яхшылап юып кына ашау. Калын кабыклы, киптерелгән җиләк-җимешләрне содалы су белән юу һәм соңыннан кайнаган су белән чайкату;
  • кайнамаган су эчмәү.
  •  Ризыкларның саклану срокларына игътибарлы булу, тиз бозыла торганнарын бары суыткычта саклау.
  •  Су коенганда авыз-борынга су керүдән саклану;
  •  Пычрак сулыкларда коенмау.

Эчәклек инфекцияләрен йоктыруның билгеләре

  • Эчәклек инфекцияләре, гадәттә, бик тиз башлана.
  • Тән темпера­турасы 38–39 градуска кадәр күтәрелә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә.
  • Эч китә. Тәрәт сулы, анда эшкәртелмәгән ризык кисәкчәләре күренә.
  • Эч китү көнгә бик күп тапкыр кабатлана.
  • Бу вакытта эч бик каты авырта, авырту дулкын-дулкын булып уза.
  • Бактериаль инфекция белән авырганда тәрәттә кан да күренергә мөмкин.
  • Вируслы инфекцияләр исә эч китүдән тыш, агулану билгеләре:  аппетит булмау, күңел болгану, укшыту, костыру белән бергә уза.

Авырганда ничек тукланырга?

  • Эчәклектә йогышлы чирләр булганда җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирелә.
  • Беренче тәүлектә су эчү режимын саклап, ашауны киметергә кирәк. Бу ялкынсынган эчәклеккә ял бирәчәк.
  • Көн дәвамында кечкенә порцияләр белән азлап-азлап кына ашарга мөмкин. Ризык кайнар да, салкын да булмасын.
  • Майлы, ачы, борычлы, кыздырылган, клетчаткага бай, эчәклеккә газлар җыйдыра торган ризыкларны куллану тыела.
  • Рационның төп өлешен җиңел үзләштерелә торган углеводлар һәм җиңел аксымнар тәэмин итәргә тиеш. Болар: майсыз ит, парда пешкән котлетлар, майсыз балык, сыек ашлар, суда гына пешкән һәм изелгән боткалар, киптерелгән ак ипи һәм башкалар.
  • Гадәти туклану режимына акрынлап күчү.

Бу мөһим!

Кичекмәстән дәва билгеләнмәсә, эч китү һәм косу аркасында организмда сусызлык башлана, тоз һәм минераллар балансы бозыла. Кайчагында инфекцияләр аркасында реактив панкреатит та башлануы ихтимал.
Дәвалау чаралары инфекцияләрне юк итү, организмдагы су һәм электролитлар балансын, эчәклектәге дөрес микрофлораны торгызуга юнәлдерелгән.
 

Теги: Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар