К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «Зө-Ләй-Лә» төркеме җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия ВӘЛИЕВАның бүген Туган көне. Тамашачыларның яраткан актрисасын бәйрәме белән котлыйбыз һәм аның тормышыннан 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез.

1. Ире Тәлгатьтән 7 яшькә кечерәк. (Туган көннәре арасы 7 көн, яшь аермасы 7 ел, беренче үбешүләре җиденче айның җиденче көнендә булган.)
2. Улы Кәрим, кызы Латыйфа исемле. Вафат булган энесенең кызы Динара да Зөлфия гаиләсендә үсә.
3. Никах барыннан да өстенрәк дип, туй үткәрүне кирәк санамый.
4. Организмга көч керсен өчен, суда бүрттерелгән бодайны ашый.
5. Борчаклы аш ярата.
6. Чит илләргә ял итәргә бармый, самолетка утырырга курка.
7. Өстәмә рәвештә укып, психолог белгечлеге ала.
8. Чынга ашмаган хыялы – опера җырчысы була алмаган.
9. Тәрәзәне ачып йокларга ярата: шулай үзен авылда кебек хис итә.
10. Лондондагы Сабан туена баргач, үзе ясаган мендәрчекләрне сатып җибәрә, аннан кергән табышны Балалар йортына күчерә.
Зөлфия Вәлиевадан «Кытай фонарьлары»: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/zlfiya-vlievadan-kytay-fonarlary
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк