Логотип
Икенче ашлар

Зөлфия Вәлиевадан «Кытай фонарьлары»

«Хатын-кыз галәме»нең бүгенге кунагы – Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева. Театр сөючеләр аны Кәрим Тинчурин театры артисты буларак белсә, җыр-моң яратучыларга ул «Зө-Ләй-Лә» кызларының берсе буларак таныш. Җырчы Зөлфиянең дә, артист Зөлфиянең дә үз тамашачысы бар. Театрда аны – берсеннән-берсе кызыклырак рольләре, эстрадада – дәртле җырлары, өендә гаиләсе көтә. «Иртән – эшемә, кичен ирем, балаларым янына ашкынып кайтам. Өйдә тәмле ризыклар пешереп, кадерлеләреңне сыйлый алу бәхет бит ул», – ди Зөлфия. «Сөембикә» укучыларына бүген ул үзенең «фирменный» рецептының серен ачмакчы. Рәвешенә охшатып, Зөлфия аны «кытай фонаре» дип атый икән. Сезгә дә ошар ул «фонарьлар», пешереп карагыз әле. 

Кирәк:




(ике кешелек гаилә өчен)
1 яшь ташкабак (эре кыярдан чак кына зуррагы);
1 зур гына бадымҗан;
2 зур помидор;
200 г чамасы сыр;
5-6 шампиньон гөмбәсе (гөмбә яратмаган кешеләр ансыз да пешерә ала);
үсемлек мае;
тәменчә тоз.

Эш барышы:

ташкабак белән бадымҗанны яхшылап юабыз. Ташкабакның юка гына итеп кабыгын әрчибез. Сабак төбен кисмибез. Бадымҗанның исә кабыгын әрчергә кирәкми.

Ташкабакны да, бадымҗанны да юка гына итеп буйга турыйбыз. Игътибар: тураганда төпкә кадәр кисеп чыгармыйбыз!





Бер кулга ташкабакны, икенче кулга бадымҗанны алып, аларны бер-берсенә кидерәбез, ягъни ике яшелчәне дә кара-каршы китереп, берсе эченә берсен тыгабыз. Төпкә кадәр үк батырмагыз, бушрак калсын.









Помидорларны урталайга ярып, телемләп турыйбыз, сырны да шулай ук юка кисәкләргә кисәбез. Моның өчен түгәрәк сыр кулай, ул булмаса, шакмаклысы да ярый. 





Баягы ташкабак белән бадымҗан телләре арасына помидор белән сырны аралаштырып тутырабыз. Яраткан кеше телемләп туралган шампиньон гөмбәләре дә кыстыра ала. 




Әлеге «кытай фонарен» майлы табага күчереп, өстеннән бераз гына үсемлек мае һәм тәменчә тоз сибәбез дә, 30-40 минутка 150 градус кызулыктагы мичкә куябыз.





Мичтән алып, өстеннән уылган сыр сибәбез, сыр өстенә телемләп туралган чи гөмбәләр тезәбез дә тагын 10 минутка мичкә тыгабыз.



Ә үзебез ул арада соус әзерлик. Кызыл төстәге ике баллы борычны мичкә тыгып, кабыгы көя башлаганчы тотабыз. Мичтән алып, кабыгын чистартабыз да, эрерәк кисәкләргә турыйбыз.
2 зур помидорны кайнар суга тыгып торып, кабыгын салдырабыз һәм шулай ук эре кисәкләргә бүлгәлибез.

Туралган борыч, помидор, 2-3 тырнак сарымсакны блендер белән издерәбез, 1 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз өстибез.

Әзер «фонарьны» аркылыга кисеп, салат яфрагы түшәлгән тәлинкәгә күчерәбез һәм петрушка яфраклары белән бизәп, табынга чыгарабыз. Янына кечкенә савыт белән соус куябыз.



Ашларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
Юлия ЛЕКАРЕВА фотолары
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар