Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

«Сөмбел»: Зифа Кадыйрованың башына да килә алмаган сюжет линиясе

Татарстан киносы көннәре Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачылды.

Татарстан киносы көннәре Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачылды. 
Биш-алты ел элек популяр китапка әйләнеп, әле дә дә шул исемлектән төшеп калмаган «Сагынырсың, мин булмам» әсәре Татарстандагы сәхнә әһелләрен тынгылыкта калдырмады. Чаллы дәүләт Татар драма театры аны сәхнәләштерде, инде менә «Татаркино»  кино төшерде. Һәм ул халыкара кино статусы алды, чөнки Үзбәкстан белән уртак продукция. Сценарий авторлары Илфат Камалиев һәм Рәшит Маликов, режиссерлары Рамил  Фазлыев белән Рәшит Маликов. Фильм татар, үзбәк һәм рус телләрендә бара.

 


Зифа Кадыйрованың әлеге китабын укымаган Татарстан халкы калмагандыр. Сюжет линиясе кызыклы булган җылы бер китап ул.  Төп героиня Сөмбел Булат дигән егеткә гашыйк була. Ул балага уза. Ә чуар йөрәкле Булат башка кызга гашыйк. Әмма егетнең гаиләсе кызга мәҗбүри рәвештә өйләндертә. Сөмбелгә Булатның энесе Байрас та гашыйк була. Сөмбел баласын алып Үзбәкстанга китә. Шушында китап белән кино сюжет линиясе аерыла. Булат Сөмбелне эзләп Үзбәкстанга китә һәм аны алып кайта. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була. Кинога «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, Зифа Кадыйрованың башына да китермәгән  тагын бер сюжет линиясе  өстәлеп, киноны халык  яраткан мелодрамага әйләндерә.  Ул кино башыннан ук башланып, кульминация чишелеше ахырда гына була. Шул рәвешле, тамашачыны тотып тора ала. Яңа сюжет линиясе кертүнең серен Миләүшә Айтуганова ачты. Ике бертуганның бер кызга гашыйк булуы Үзбәкстанда хәрам санала икән. Шуңа күрә сценарийны үзгәртергә туры килә. Бу урында бер генә спойлер:  Байрас Арслановларның үз уллары булмый. 


Сөмбел ролен Үзбәкстан яшьләр театрында эшләгән  кырым татары Сабина Асанова башкара. Сөмбелнең ике егете роленә Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов белән  Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев сайланган.  Динар Хөснетдиновны ТНВ каналында чыккан «Ак чәчәкләр» фильмы аша беләбез. Ул татар кинематографиясенең мәхәббәт героена әйләнде инде. Төс-кыяфәте, сентиментальлеге, тыныч тавышы, кап-кара күзләре белән томырылып каравы, уйчан карашы бу образны чын-чынлап ача дип уйлыйм. Мәхәббәт дип яшәүче чын Байрас инде менә. 


«Сөмбел» киносы – Айдар Вәлиевнең кино сәнгатендәге дебюты дип беләм. Һәм ул аны уңышлы башкарып чыкты. Чуар йөрәкле Булатны да, ялгышын аңлаган Булатны да уйнавын  тамашачылар игътибарсыз калдырмагандыр. Ул героеның бар фаҗигасен сүзсез генә күзләре, кыяфәте, карашы белән аңлатып бирә алды. Күп театр артистлары камера алдында ясалма уйный башлый,  Айдарда андый ясалмалык сизелмәде. 

 

 


Зифа Кадыйрованың әлеге китабын  укыган һәр кеше Арслановлар гаиләсен, аларның мөнәсәбәтен, көнкүрешен күз алдына китереп,  идеаль гаилә моделе төзегәндер.  Әсәрне биш-алты тапкыр укыган кеше буларак мин гаилә башлыгы Шәүкәткә гашыйк кешемен. Татар гаиләсендә аталар менә шушындый булырга тиештер дип уйлый идем: кырыс та, шаян да,  гаиләсенең бәхетен, нигезен саклап торучы, соңгы сүзне әйтә белгән Ата кеше. Фильмда Шәүкәт ролен Чаллы театры артисты Инсаф Фәхретдиновка биргәннәр. Минем уемда туган образны ул ачты да салды. Искиткеч  гаилә башлыгы иде ул!


Кино Мамадыш районында төшерелгән.  Татар яшьләре татар киносында бары тик Сабантуй мәйданында гына таныша ала.  Киноның көрәш мәйданында башлануы да ошады. Сабантуй – артистлар җыеп концерт ясау  түгел, көрәш шул ул. Татар традицияләрен кинода халыкара аренага алып чыгу да уңышлы  дип саныйм. Кинода кисәкләргә бүлгәләнеп булса да  сюжет линиясе ачыла, әмма ахырда Байрасның үз әтисе белән күрешү мизгелләре бик өстән генә төшерелгән.  Ахырга таба әллә төшерергә акча, әллә теләк беткән дигән фикер килә. Нәкъ менә ахырда булган кульминацион мизгелләр, ничектер, тиз генә уза. Шуңа күрә бернинди эмоция туа алмый калды. Әйтерсең, ата белән бала көн саен очрашып табыша. 


Күп тамашачыларда  тел мәсьәләсе буенча да аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин, чөнки  алда язганымча, фильмда өч телдә сөйләшәләр: татарча, русча, үзбәкчә.  Сөмбел русча сөйләшә, Байрас белән Булат аның белән татарча сөйләшәләр. Диалог вакытында бу үтә мәзәк килеп чыга чыгуын. Әмма мин моны да  Татарстан өчен гадәти хәл дип саныйм. Күпләребезнең гаиләсендә нәкъ менә шундый диалоглар табигый. 


Безнең халык мәхәббәт  турындагы кинолар ярата инде ул. Шуңа күрә дә федераль каналлар да ял җитсә, көннәр буе шундый фильмнар күрсәтә. Халык исә бар эшен ташлап, карый. «Сөмбел» дә массалар өчен. Әллә нинди мәгънәләр, символлар эзләп интегеп утырасы түгел.  Бары тик геройлар белән бергә яшисе. Алар белән шатланасы, бергә елыйсы... Ә, фильмда яшь чыгар урыннар бар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар