Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ришат Төхвәтуллин: «Яшь, талантлы, киң күңелле егет иде...»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин узган ел фаҗигале рәвештә һәлак булган үз төркемендәге биючесе Азамат Заһировның туганнарына кайткан. Мәрхүмнең гаиләсе Азаматның вафат булуына бер ел булу уңаеннан туганнарын һәм якыннарын җыеп, Коръән ашы укыткан.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин узган ел фаҗигале рәвештә һәлак булган үз төркемендәге биючесе Азамат Заһировның туганнарына кайткан. Мәрхүмнең гаиләсе Азаматның вафат булуына бер ел булу уңаеннан туганнарын һәм якыннарын җыеп, Коръән ашы укыткан.

– Концерттан соң Азаматның Коръән ашына килдек. Аның арабыздан китүенә инде бер ел. Аңа нибары 22 яшь иде. Яшь, талантлы, киң күңелле егет булды. Сәхнәдә ул очып кына диярлек йөрде, тамашачы аны бик яратты. Фаҗига бакча башында үскән какы ашаганнан соң булды. Кырларны моңа кадәр агулаган булганнар. Фаҗигадән соң Азаматның канында химик матдәләр табылган. Бу хәл барыбызның да күңелендә күп сораулар һәм әрнү тудыра. Бүген аны җылы сүзләр белән искә алабыз. Вакыт үтә, әмма мондый кешене оныту мөмкин түгел. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык һәм көч телибез, урыны җәннәттә булсын, – дип билгеләп үткән Ришат Төхвәтуллин.
 
Узган җәйдә 22 яшьлек биюче Башкортстандагы туган авылына әти-әнисе янына кайта һәм бакчада ярдәм иткән вакытта какы (свербига) ашый. Шуннан соң егет үзен начар хис итә башлый: хәлсезлек барлыкка килә, температурасы күтәрелә, дип сөйләгән Ришат Төхвәтуллин. Симптомнар өч көн дәвамында көчәя барган: беренче көнне үк егетнең хәле китә башлый, кичкә таба бөтенләй начарлана. Икенче көнне Азаматның температурасы күтәрелә, әмма шуңа да карамастан, ул торып йөргән, әти-әнисенә ярдәм иткән.

– Азамат моны гади вирус дип уйлаган. Икенче көннән өченче көнгә каршы төндә бөтенләй хәлсезләнгән. Аның мондый хәлдә булуы якыннарына бик сәер тоелган, чөнки ул һәрвакыт энергиясе ташып торган, тиктормас егет була. Әти-әнисе сөйләвенчә, өченче көннең иртәсендә ул әнисен танымый башлый, аннары сукырая. Куркып калган әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар агулану билгеләрен күреп, Азаматны кичекмәстән хастаханәгә алып киткәннәр, – дип сөйли Ришат матбугат чараларына.

Табиблар агулануның сәбәбен ачыклый алмаганнар башта. Биюче берничә атна комада яткан, аннары вафат булган.

 

Теги: татар эстрадасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар