Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия–1» телеканалында кунакта булып кайтты, Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты. Карадыгызмы?
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Россия–1» телеканалында кунакта булып кайтты, Андрей Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында катнашты.
Тапшыруны чыгаручы продюсерлар җырчыга рус яки инглиз телендәге хитларны башкарарыга тәкъдим иткәннәр. Әмма Фирдүс үзенекендә торган һәм татарча өздереп «Сандугач», «Алдама» дигән җырларын башкарды.
Бүләккә якташыбыз «Тямай чәе», чәкчәк һәм авыл күчтәнәчләре алып барган. «Мин авыл малае. Безнең Татарстанда Нурлат районы, Түбән Нурлат авылы бар. Әниемә 67 яшь, ул 23 сыер, 30 үгез тота... ел саен 100 әр каз алабыз», – дип тапшыруда сөйләде Фирдүс.
Мәскәүдә тапшыруны төшерер өчен, Стәрлетамакта билгеләнгән концерт вакытын да күчереп тормаган җырчы. Нәтиҗәдә, федераль каналга тапшыру көнен якташыбызга уңайлы вакытка күчерергә туры килгән. Шуңа күрә Мәскәүләр, шаяртып, Фирдүсне тапшыруның «иң үзсүзле» кунагы дип бәяләгәннәр.
Ә сез Фирдүс Тямаевның иҗатын яратасызмы, концертларына йөрисезме?
Фотолар җырчының социаль челтәрләреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк