Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Акбулат концерты: алма алмагачыннан ерак төшми

Татар поп-эстрадасының яшь йолдызы, җырчы Акбулат 33 яшь тулган көнне үзенә үзе бүләк ясады – беренче сольный концертын уздырды. «Кем белә?» дип аталган концерт яшьләрчә һәм бик стильле иде ул.

Бәлки, белмәүчеләр дә бардыр: Акбулат – Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның олы уллары. Акбулат нинди генә биеклекләргә күтәрелсә дә, аның турында иң элек әнә шулай дип әйтәчәкләр. Һәм моны ул горурлык һәм билгеле бер биеклек дип кабул итәдер, мөгаен. Татар халкының яраткан җырчылары булган әти-әнисе – эстрадада якты йолдыз. Ул йолдызлар янәшәсендә тагын ныграк балкырга тырышу – зур хезмәт һәм тырышлык таләп итә, билгеле. Һәм бу концерты белән Акбулат башка бер галактикадагы башка бер йолдыз булуын күрсәтте.

Акбулат концертында гаилә видеолары күп иде

Ул – яшьләр җырчысы. Залга утырган тамашачылар да, нигездә, яшьләр иде. Җырларның музыкасы да, аранжировкасы да, яңгырашы да яшьләрчә. Зөйнәб апаның яшьләрчә аранжировкалы җырларын кем ясавын да аңлап кайттым концертта. Акбулат моны үзе дә сәхнәдән әйтте: «Мин әнинең костюмеры да, саунд-продюсеры да», – диде. Әмма Зөйнәб апа өлкән буын җырчысы булып кала. Аңа алмашка яшьләргә улы килә. Гаилә, өй атмосфералы концерт Булатның әти-әниләре белән кечкенә чакта төшкән видеоязмаларын күрсәтүдән башланды. Ә хатирәләр ул һәрвакыт җылылык. Җитмәсә, гаиләгә кагылышлысы. Шуңа күрә Акбулат җырлый башлаганчы ук тамашачыны ниндидер бер рәхәт атмосфера биләп алды.

Сәхнәдә чәчәкләр, күзне камаштырган артык видеоязмалар юк иде. Бары тик микрофон, Акбулат һәм музыкантлар. Җырчы яшьләрчә җиңел стильдә киенгән, бернинди ялтыравыклы костюмнарсыз! Хәер, беренче костюмы светомузыкалы иде.

Акбулатның әнисе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова

Акбулатның сәхнәдән әти-әнисенә генә түгел, алар гастрольдә булганда «карап үстергән ике фәрештә» – әтисенең апасы белән Фәрит җизнәсенә аерым рәхмәт әйтте. Алар белән видеолар күрсәтте. Бик тәрбияле, итагатьле икән дигән хис туды. Әлбәттә инде, концертта әти-әнисе дә җырлады. Зәйнәб Фәрхетдиновага алкышлар Акбулатка караганда күбрәк тә булды әле. Шәхсән минем Зөфәр абый Билаловның җырлавын күптән ишеткәнем юк иде. Аның «Учларыма сал син йөрәгеңне» җыры тамашачылар өчен зур бүләк булды. Тагын бер бүләк – дуэт белән «Ак майларда – ак бәхетләр» җырын башкарулары. Бу җыр, ялгышмасам, 1998 елда чыккан иде. Ә ул җырга төшерелгән клипта әле Акбулат кечкенә, 3-4 яшьлек кенә. Һәм менә кабат алар шул җырны башкарды һәм сәхнәгә алар арасына 33 яшьлек Акбулат килеп басты. Халыкчан җырлар картаймый да, югалмый да шул ул…

Әти-әнисе чыгышыннан соң Акбулат сәхнәгә кара костюм киеп чыгып, салмак ике җыр башкарды. Шуннан ул сәхнәдә үк костюмын салып атты, күлмәгенең җиңнәрен сызганып,    өске сәдәфләрен ычкындырып, кара күзлекләр киеп алды да мачога әйләнде дә калды. Дәртле җырларын башкарды. Музыкант Алия Ганиева белән башкарган «Саубул» җыры залда утырган бер минем күңелдә генә күбәләкләр очырмагандыр. Гомумән, концерт дәртле һәм салмак җырлар белән үрелеп, баланс сакланып, гармониядә барды.

Акбулатның җырлары дәртле, яшьләрчә – бии-бии тыңлыйсы килә торган җырлар

Акбулатның тавышы бик йомшак. Колак иркәләнә торган. Аранжировкалары дискотечный, шуңа аның җырларын утырып түгел, бии-бии тыңлыйсы килә. Без яшь чакта йөргән гөпләр торган татар дискотекалары йолдызы булыр иде ул. Бөтен кызларның йокысын качырыр иде. Йомшак тавышына өстәп, үзе харизмалы, чибәр. Хәтта кырылып ялтырап торган башы да бер шарм биреп тора үзенә. Акбулат яшь буын өчен «яшьләр пати» үткәрә икән.  Миңа калса, дискотекаларда җырлау – Акбулатның дулкыны. 

Ул сәхнәдә үзен иркен тотуы, стильле киенүе, пластикасы белән  татарның башка яшь поп-җырчыларыннан аерылып тора. Чын-чынлап стильле концерт иде. Бернинди артык детальләр юк иде. Бердәнбер артык кеше концертта – алып баручы булды. Акбулат кадрларны үстерә белүче җырчы да икән. Бу да хөрмәт уята. SMM-щик булып килгән Зәринә исемле кызны да сәхнәгә чыгарган. Ул алып баручы иде.Әмма SMM-щик белән алып баручы икесе ике юнәлештәге һөнәр шул. Татар телең камил булмаса, татар концертында әле сәхнәгә чыгып җырларга була (сүз уңаеннан, Акбулатның татар теле камил дип аңладым), әмма чыгып нидер сөйләргә һич тә ярамый. Бу инде килгән тамашачыга хөрмәтсезлек күрсәтү. Тамада булып ниндидер бер залда русчалы-татарчалы сөйләшү, тапталган мәзәкләр сөйләү бәлки килешәдер дә (аудиториясенә карап), әмма сәхнәдә генә түгел. Алып баручы сөйләгән «история»ләр концертта чынлап та артык иде, һәм ул концертның зәвыгын төшерә язды. Акбулат киенеп чыккан арада чакырылган музыкантлар җанлы музыка уйнап торса (әйләндерелгән көйгә кушылмый, фәкать үзләре генә) тагын да шәбрәк булыр иде. Кирәкми иде алып баручы бу концертта, артык сүзләр дә кирәкми иде. Барысын да Акбулатның җырлары, ихлас гаилә видеолары сөйләде.

Концерттан соң җырчының җырлары сиңа ияреп кайта һәм икенче көнендә синең плей-листа барлыкка килә икән, бу инде җырчының уңышы дигән сүз. Акбулатның җырлары миңа ияреп кайтты. 

Теги: Зәйнәб Фәрхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар