Логотип
Яңалыклар

“Вконтакте” социаль челтәрендә музыканы акчага гына тыңлап булачак

“ВКонтакте” социаль челтәрендә музыка бүлеге тулысынча үзгәртеләчәк. Бу хакта Россиядә Universal Music Group генераль директоры Дмитрий Коннов, Россиядә Warner Music Group генераль директоры Александр Блинов һәм Россиядә Sony Music Entertainment генераль директоры Арина Дмитриева “ВКонтакте” фестивале кысаларында узган түгәрәк өстәлдә әйтте, дип яза “Известия”.

Социаль челтәр музыканы плейлистлар ярдәмендә тәкъдим итәргә җыена, ә музыкантларның дискографияле үз битләре пәйда булырга тиеш. Apple Musicта шуңа охшаш проектның инде тормышка ашырылганын әйтеп узарга кирәк.

Арина Дмитриева сүзләренчә, “ВКонтакте” интернеттагы музыка социаль хезмәттәшлек белән тыгыз бәйләнгән бердәнбер урын. “Кешеләр плейлистлар белән уртаклаша, бер-берсенә җырлар җибәрә. Тик хәзер нибары 10 аудиоязманы беркетеп җибәрергә мөмкин, моны арттырга һәм зур плейлистлар булдырырга кирәк. Ә артистларның биографиясе, аның бөтен синглалары, альбомнарга бүленеше булырга тиеш”, - дип шәрехләп үтте ул.

Яңа мөмкинлекләрнең кайчан пәйда булачагы мәгълүм түгел. Әмма музыкага хокук ияләре ел ахырына кадәр дип белдерә. Шул ук вакытта мобиль кушымталарда үзгәрешләр булмаячак, дип вәгъдә иттеләр социаль челтәрнең матбугат хезмәтендә.

Ә язылу бәясенә килгәндә исә, ул “бер чәшкә кофе” бәясенә тәңгәл булыр дип ышандырылар. Аңа язылу Apple Musicныкы кебек, бер айга тәкъдим ителергә мөмкин.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар