7 июньдә Казанның «Казан» гаилә үзәге янында узачак VK Fest фестивале быел музыка һәм технологияләр мәйданы гына түгел, ә танышу, гаилә кору һәм хәтта никах теркәү урынына да әвереләчәк. Әлеге чараларның барысын да «Татарстан Республикасының кунак бүлмәсе» берләштерә.
Фестивальгә килгән кунакларны «Идел» милли сәхнәсе, халык кәсепләренә багышланган остаханәләр, тематик фотозоналар һәм Сабантуй мәйданчыгы көтә.
7 июньдә республиканың шәһәрләре һәм район үзәкләрендә Сабантуй бәйрәме үтәчәк. Шуңа күрә фестивальдә дә милли бәйрәм рухын тудыру максаты куелган.
«Сабантуй – уеннар һәм ярышлар мәйданы гына түгел, ул гаилә белән ял итү, милли традицияләрне саклау һәм танышу урыны да. Без бу атмосфераны VK Fest кунакларына да җиткерергә телибез», – диде Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Татарстан фестиваль кунакларына Сабан туена гына хас гореф-гадәтләребезне күрсәтәчәк. Аралашырга һәм танышырга теләгән кешеләр өчен махсус тематик зоналар да әзерләгән.
«Татарстан Республикасының кунак бүлмәсе»ндә халык сәнгате һәм кәсепләре буенча 18 юнәлештә мастер-класслар үткәреләчәк. Катнашучылар күн мозаикасы, келәм чигүе, агач бизәү, керамикага рәсем төшерү һәм каллиграфия серләренә төшенә алачак.
Шулай ук милли стильдәге фотозона һәм Сабантуй уеннарына багышланган спорт мәйданчыгы эшләячәк. Кунаклар капчык киеп йөгерүдә, мендәр белән көрәштә һәм көянтә күтәреп ярышуда көч сынаша алачак. Оештыручылар программа төрле яшьтәгеләр өчен кызыклы булыр дип өметләнә һәм фестивальгә гаилә белән килергә чакыра. Фестиваль билетларын VK Festның рәсми сайтында сатып алырга мөмкин.
Үзенчәлекле чараларның берсе – никах теркәү тантанасы. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе әзерләгән махсус программа кысаларында «Идел» сәхнәсендә Зөлфәт белән Елизаветаның никахы рәсми рәвештә теркәләчәк. Алар социаль челтәрдә танышкан һәм шуңа күрә гаилә кору өчен нәкъ менә VK Fest мәйданын сайлаган. Тантананың башка үзенчәлекләре әлегә сер булып саклана.
Моннан тыш, «Идел» сәхнәсе янында ГТО мәйданчыгы да булдырылган. Биредә егетләр һәм кызлар өчен махсус танышу программалары каралган, шулай ук гаилә һәм никах мәсьәләләре буенча белгечләрдән киңәш алып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк