Логотип
Яңалыклар

Уфа «Нур» театры Казанда

«Нур» театрының Татарстан башкаласына алтынчы гастрольләре.


«Нур» театрының Татарстан башкаласына алтынчы гастрольләре.


«Нур» театры Казанга соңгы тапкыр 2019 елда килә. Театр җитәкчелеге моннан соң ике ел саен киләчәкләрен белдерде гастрольләре уңаеннан узган матбугат очрашуында. 


Быелгы гастроль аеруча бай. Ул исемлек соңгы елларда «Нур» театры иҗатында вакыйга булып яңгыраган сәхнә әсәрләреннән төзелгән. Гастроль Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектакле белән башланып китә. 


Шулай ук Казан тамашачыларына Мансур Гыйләҗевнең «Көлмәгез, мин үләм», Илгиз Зәйниевнең «Хыял йортында», Мөдәрис Багаевның «Бер мәл шәһәрдә» спектакльләре тәкъдим ителә. Нурлылар Казанга гастрольләрен Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы белән төгәлли. 
Фото театрның рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар