Тинчурин театрында сезонның беренче премьерасы – "Ефәк баулы былбыл кош" әсәре көтелә

Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 25-26 ноябрь көннәрендә быелгы сезонның беренче премьерасын – Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасын тәкъдим итә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Спектакль 2018 елда күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. "Ефәк баулы былбыл кош" – традицион татар театры кануннары буенча куелган классик мелодрама.

Әсәрне театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде.  Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгуть Имашев.
Спектакльдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиев, Айдар Фәтхрахманов катнаша.

Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" әсәре К.Тинчурин театрында 1982 елда режиссер Равил Тумашев тарафыннан куелган булган. Спектакльдә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында – ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Анда тәрбияләнүчеләрне язмыш төрле юллар белән шунда китергән. Күбесе кайчандыр шау-шулы зур гаиләләре белән яшәгән бу өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә. Әлбәттә, дәүләт аларны ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Төп каһарман Рәшидәнең дә кайчандыр үз гаиләсе булган. Әмма, өч улы сау-сәламәт була торып та, ул бүген гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр.

Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картлыгыңны ялгыз каршылаумы? Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган әлеге әсәрдә шушы сорауларга җавап эзләнә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»