Логотип
Яңалыклар

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр. Озатуның рәсми өлеше сәгать 10да башлана.

Җырчының кайсы зиратта җирләнәчәге әлегә төгәл мәгълүм түгел.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат булды. 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/27/145195/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар