Татарстан халкын Бөек Җиңүнең 75 еллыгына атап төзелүче халык хәтере китабын әзерләүдә катнашырга чакыралар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Россиядә сугыш турында мемориаль томнар нәшир итәргә ниятлиләр. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ул «Книга всенародной памяти» дип аталачак. Басма һәм электрон нөсхәләрдә дөнья күрәчәк җыентыкка «Үлемсез полк», «У Победы наши лица», «Вахта Памяти», «Портреты героев» кебек чараларда катнашучылардан сөйләтеп алган материаллар урнаштырылачак. «Бөек Җиңү солдатлары, сугыш каһарманнары, тыл хезмәтчәннәре, геноцид корбаннары хакындагы хатирәләр алфавит тәртибендәге исемлек рәвешендә түгел, ә ветераннарның портретлары да урнаштырылып, туганнарының, дуслары, полкташларының истәлекләре биреләчәк.
Әлеге проектта татарстанлылар да катнаша ала. Моның өчен https://я-память.рф сайтында теркәлергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк