Бүгенге язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, фронт юлын кичкән солдат, Ижау шәһәренең мәртәбәле гражданины, 100 яшьлек Тәкый Мөхлисулла улы Әсмәндияров турында. Ул 1943–1944 елларда, ленд-лиз килешүе нигезендә, Иран аша фронтка техника, азык-төлек ташыган кеше. Сугыш елларында ул шофер була – алгы сызыкка корал, икмәк ташый. Ике тапкыр бандеровчылар һөҗүменә эләгә. 1944–1945 елларда Украина, Польша, Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң тагын биш ел солдат хезмәтен үтеп, туган ягына кайткач та машина йөртүен ташламый ул – 50 ел гомерен юлда үткәрә. Быел 100 яшен тутырган ветеран Ижау шәһәренең Татар бистәсендә, шәхси йортында кызы һәм оныклары тәрбиясендә яши.