Бүген «Россия Почтасы» абунәчеләр декадасы башланды.
Хөрмәтле укучыларыбыз, «Сөембикә» журналына язылырга өлгерегез, 2–12 декабрь аралыгында журналыбызга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.
Ярты елга язылу индексы – П2204, ташламалы бәя – 754 сум 32 тиен. Бер елга язылу индексы – П8299, ташламалы бәя – 1508 сум 67 тиен.
Татарстаннан читтә яшәүчеләр ПО279 индексы буенча языла алалар. Төгәл бәясен үзегезнең төбәктәге почта бүлегеннән ачыкларга кирәк.
Шулай ук pressa.ru сайтында журналның электрон версиясенә дә язылырга була. Менә бу: http://pressa.ru/ru/magazines/sembik#/ сылтамадан кереп карагыз. Әлеге ысул чит илләрдә яшәүчеләр өчен аеруча кулай.
Сүз уңаеннан: Казаннар редакциягә килеп (Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 11 нче кат) тагын да арзанрак бәядән языла ала. Ярты елга нибары 420 сумга! Бу очракта журналны редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Хезмәттәшләрегез, күршеләрегез белән бергәләп язылганда, журналны без сезгә үзебез китереп бирә алабыз.
Бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк