8 июль көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Татарстанда ул ничек узачак?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шул хакта сүз барды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Фәнис кызы ӘХМӘТОВА журналистларга менә нәрсәләр сөйләде:
– Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Татарстанда да ел саен зурлап билгеләп үтелә. Республика җитәкчелеге моңа бик зур игътибар бирә. Бәйрәм чаралары быел да 1 июльдә башланып, 8 июль көне тәмамланачак. «Гаилә атнасы»нда – без аны шулай атадык – республика халкын ниләр көтә, әйдәгез, шуларга күз салыйк.
Гомумән алганда, «Гаилә атнасы» 600 чараны берләштерә. Алар республиканың һәр районында узачак. Локацияләре дә төрле: парк-скверлар, балалар һәм яшьләр үзәкләре, китапханәләр, музейлар... Кайбер чаралар кафеларда – чәй өстәле артында узачак. Ә кайбер гаиләләрне өйләренә барып котлаячакбыз.
«Гаилә атнасы» чараларының форматлары да төрле. Мәсәлән, «Безнең урам гаиләләре» дигән проектыбыз бар: бер урамда яшәүче гаиләләр җыелып, үрнәк, матур гаиләләрне зурлыйлар, уңышлары белән уртаклашалар.
Гомумән, һәр районның үз программасы.
Түбән Камада, мәсәлән, 8 июль көнне күп балалы матур гаиләләрне зурлаячаклар. Булачак әниләр өчен подиумнан дефиле күрсәтеләчәк – бүгенге әниләр һәрвакыт матур күренергә тырыша. Шулай ук сәхнәдә бер пар гендер-пати үткәрәчәк – булачак балаларының кызмы, малаймы икәнен ачыклаячаклар.
Ә Чаллыда бу көнне Орган залында 25 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәгән 10 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак, КАМАЗ династияләре зурланачак. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да кызыл келәм аша узачак. Һәм аларның барысына да ромашка чәчәкләреннән торган букетлар бүләк итәчәкләр. Белгәнегезчә, ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы.
Гомумән, бу атна дәвамында республикада 70 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак.
«Гаилә атнасы»ның иң зур чараларының берсе 5 июль көнне Казанда, «Елмай» паркында булачак. Монда «Шәҗәрә бәйрәме» узачак. Анда республиканың уникаль шәҗәрәләре күргәзмәсе оештырылачак. Бәйрәм кысаларында лекторийлар узачак: белгечләр шәҗәрәне ничек төзергә икәне турында сөйләячәк, гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында лекцияләр тыңларга мөмкин булачак.
Балалар – бу бәйрәмнең иң зур кунаклары булачак. Алар өчен Сабантуй оештырылачак, «Дәү әнидә кунакта» дигән мәйданчык эшләячәк. «Минем гаиләм» дигән темага рәсем ясап алып килгән һәр баланы исә бүләк көтә.
Бәйрәм чаралары иртәнге сәгать унбердә башланачак һәм кичке 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Озак еллар бергә яшәгән 12 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак.
Җырчылар, төрле ансамбльләр чыгышлары көтелә. Тамашачылар каршында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да чыгыш ясаячак.
«Шәҗәрә» бәйрәменә килгән тамашачылар арасында республиканың уникаль отельләрендә ял итү өчен юлламалар уйнатылачак.
Ә 8 июнь көнне Казанда 64 яшь парның никахы теркәләчәк.
Бу әле «Гаилә атнасы»нда узачак бәйрәм чараларының бер өлеше генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк