М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Владимир Васильев куелышындагы «Аккош күле» балеты белән Рудольф Нуриев исемендәге XXIX Халыкара классик балет фестивале утыз тугызынчы тапкыр тәмамланды.
Пётр Чайковский «Аккош күле» балетын 1875 елда Император театрының Мәскәү дирекциясе заказы буенча язган. Композитор үзе әйткәнчә, ул моны «акча өчен» һәм эксперимент рәвешендә эшләгән.
Балетның чын триумфы Мариин театрының икенче хореографы Лев Иванов аның икенче актын сәхнәштергәч була. Ул шул рәвешле үзенең остазы – театрның беренче балетмейстеры Мариус Петипаны уздырып җибәрә. Биючеләр авыр ясалма канатлардан котыла, аларны куллар алыштыра һәм кеше күңеленең серләрен пантомима түгел, ә нәкъ балет биюе үзе ача башлый. 1895 елда узган премьера XX гасырдагы күпсанлы балетлар арасында эталонга әйләнә.
«Ак кош күле» Гиннес рекордлар китабына да кергән. Һәм ул Рудольф Нуриев исеме белән бәйле. Бөек биюче 1964 елда Вена операсында әлеге балетның үз версиясен куя. Әлеге премьера Гиннесның рекордлар китабына кереп кала: баш рольләрне башкаручы Марго Фонтейн белән Рудольф Нуриевны тамашачылар алкышлап сәхнәгә берьюлы 89 тапкыр чакырып чыгара.
Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Владимир Васильев куелышындагы «Аккош күле»нең премьерасы узган ел булды. Быел әлеге балет өчен Зур театрның тарихи сәхнәсендә Владимир Васильевка «Ел балеты» номинациясендә «BRAVO» премиясе тапшырыла.
Спектакльдә төп рольләрне Татарстанның атказанган артисты Кристина Захарова (Одетта-Одилия), Татарстанның атказанган артисты Вагнер Карвальо (Шаһзадә Зигфрид), Татарстанның атказанган артисты Илнур Гайфуллин ( Ротбарт), Татарстанның атказанган артисты Олег Ивенко Шаһзадәнең дусты Бенно) башкарды.
Фестиваль афишасын XIX–XX гасыр балет мирасы җәүһәрләре («Баядерка», «Корсар», «Дон Кихот», «Щелкунчик»), милли классикабыз – Ф. Яруллинның «Шүрәле» балеты, шулай ук театрның авторлык спектакльләре (Л. Мясин хореографиясендәге М. Теодоракисның «Грек Зорба») бизәде.
Спектакль премьерасы турында: https://syuyumbike.ru/news/medeniyat/akkos-kule-maxabbate
Фото: Театрның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк