Бу көннәрдә Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXVII халыкара классик балет фестивале бара. Фестиваль кысаларында Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры сезонының премьерасын – мәңгелек классик булган Чайковскийның «Аккош күле» спектаклен күрсәтте. Аны сәхнәгә ХХ гасырның дөньякүләм балет легендасы Владимир Васильев куйган. Казан труппасы бу балетны Мәскәүдә Зур театр сәхнәсендә дә биеде.
«Аккош күле»нең балет икәнен әлеге сәхнә сәнгате жанрыннан бик еракта булган кешеләр дә белә. Һәм һәркем гомерендә бер тапкыр булса да театрга барып «Аккош күле» карарга тиеш дип уйлыйм. Беренчедән, ул рус балеты классикасы; икенчедән, аны Петр Чайковский 1877 елда ук язган һәм ул гасырлар белән сыналган сәнгать әсәре; өченчедән, ул мәңге үлмәс тема – мәхәббәт турында; дүртенчедән, ул үзебезнең Казан сәхнәсендә бара... Карарга сәбәпләр җитәрлек. Теләк кенә кирәк тә, билет кына табарга кирәк. Ә безнең Казан театрына билетлар бик тиз сатылып бетә. Димәк, ихтыяҗ зур!
Инде балет турында... Бу постановка легендар биюче һәм хореограф Владимир Васильевка 85 яшь тулу уңаеннан куелды. Искиткеч матур балет үрнәге булган «Аккош күле» күп тапкырлар куелган һәм аңа инде бернинди яңалык кертеп булмый кебек. Әмма Васильевның осталыгы уйнамый калмаган. Ул спектакльнең рәссам-постановщигы да. Спектакль үзенчәлекләренең берсе – сценография. Әйтерсең рәссам акварель алып картиналар тудырган. Алар өрфиядәй. Биючеләрнең сулышыннан ук тибрәлеп китәр кебек. Барысы да кул сузымында гына, син үзең дә геройлар арасында йөрисең кебек. Сәхнәдәге саллы зур декорацияләрне әнә шундый нәзакәтле картина-пәрдәләр алыштырган. Бәллүрдәй саф хис турындагы спектакльдә декорация дә нәкъ әнә шундый булырга тиеш кебек. Аккошлар биегән күл ак төтеннән, видеостенада әле затлы сарай, әле кара урман күренешләре... Хәзер инде классик балетны да мультитехнологияләрсез күз алдына китереп булмый.
«Аккош күле» балеты Одетта белән принц Зигфрид мәхәббәте турында. Әлбәттә, классик әсәрләргә хас булган мәхәббәт өчпочмагы да бар. Сихерче Ротбарт Одеттага гашыйк. Ул аны сихерләп үзенеке итмәкче була, әмма мәхәббәт көче сихергә дә бирешми. Спектакль кульминациясен видеостенада барган җил, кар өермәсе күренешләре аны тагын да көчәйттә, тетрәндерә... Одетта Һәм Одиллия партияләрен труппаның прима-балериналары Аманда Гомес белән Тукай премиясе иясе Кристина Андреева-Захарова башкарды. Мин караган көнне партияне Кристина Захарова биеде. Кристина бию хәрәкәтләрен идеаль дәрәҗәдә башкарса да, үзенә хас булган салкынлыгын тамашачы сизми калмады кебек. Балерина вариацияләрне искиткеч зур осталык белән башкарды. «Минем Одетта бик нәфис, әмма ул көчле. Характерлы номерлар башкарырга яратканлыктан, миңа Одиллия образы да якын», – диде журналистларга Кристина Захарова.
Принц Зигфридны Татарстанның атказанган артисты Вагнер Карвальо, Ротбартны Тукай премиясе лауреаты Илнур Гайфуллин биеде. Яңа постановканың тагын бер үзенчәлеге: Шут роле принцның дусты Беннога бирелгән. Алексей Помыткин өчен бу партия дебют иде. Сәхнәдә очып йөрүе белән дә, харизмасы белән дә, чибәрлеге белән дә тамашачыны спектакль дәвамында үзенә каратып торды ул.
Труппаның кордебалеты үзенә аерым бер игътибарга лаек. Аккош күлендә аккошлар биюе сәхнәсе искиткеч бер нәфислек үрнәге иде. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – анда Казан хореография училищесында укыган балалар да катнашты. Алар биюе спектакльне тагын да җылытты, ниндидер бер ямь өстәде.
Спектакльнең дирижеры – Казан театры белән күп еллар хезмәттәшлек иткән Санкт-Петербургтан Россиянең атказанган артисты Андрей Аниханов. «Аккош күле»н дөнья буйлап төрле редакциядә куйдылар, хәтта ир-атлар «Аккош күле» дә бар. Ә Владимир Васильев балеты затлылык үрнәге», – дип белдерде маэстро.
Балет – хис-кичерешләрне бию аша күрсәтә торган сәнгать. «Аккош күле»ндә дә мәхәббәтне генә түгел, принц Зигфридның үсүен, сынаулардан курыкмый торган шәхескә әйләнүен дә, кара уйлар белән яшәсә дә, сихерче Ротбартның мәхәббәт утында газаплануларын да күрергә була. Кульминация вакытында ике гашыйк җан – кара көч белән ак көч бәргәләнүе шуның кадәр югарылыкка күтәрелә ки, ирексездән күзләр яшьләнә. Мәхәббәттә бары яхшылык җиңә, «Аккош күле» балеты моны гасырлар буе раслап килә.
«Аккош күле» балетына Казан театры күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Хәзер театр репертуарында – спектакльнең ике версиясе бара: 1993 елда Мариус Петипа һәм Лев Иванов хореографиясендә һәм менә хәзергесе – Васильев хореографиясендә.
Фотолар: Рәмис Нәҗмиев, театрның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк