Логотип
Яңалыклар

«Президент белән бергә» акциясе дәвам итә

Казанның Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры каршында «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары һәм Татарстан яшьләре Җиңүнең 70 еллыгына багышланган берьюлы берничә социаль-патриотик акция үткәрде.

Акция Рөстәм Миңнехановның бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашуы кысаларында узды. Социаль-патриотик акцияләрне төп оештыручы - «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары. Чараларда Казан вузлары һәм ссузлары вәкилләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм Җиңү көненең нинди кыйммәткә ия булуын аңлаучылар - барлыгы меңнән артык егетләр һәм кызлар катнашты.

«Елдан-ел ветераннар кими. Әгәр узган ел бу чарада 800 дән артык ветеран һәм тыл хезмәтчәне катнашса, быел – 550», - дип сөйләде «Президент белән бергә» хәрәкәте активисты, «ТР Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов.

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры каршында барлыгы алты социаль-патриотик акция үткәрелде. Мисалга, «Минем герой», «Яшь буыннан!», «Җиңү байрагы», «Безнең Җиңү». Бигрәк тә «Ветеранга хат» акциясе мөһим булды. Теләкләре булган кешеләр махсус стендтан теләсә нинди открытканы алып, ветеранга рәхмәт сүзләре белдереп, хат язып тартмага сала ала иде. Акцияне оештыручылар белдергәнчә, бу хатлар Татарстанда яшәүче ветераннарга җибәреләчәк. «Георгий тасмасы» акциясендә Җиңү символы өләшенде. Социаль-патриотик акциядә катнашучылар өчен «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестивале лауреатлары концерт программасы белән чыгыш ясады.

«Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлегенә һәм аның мөһим булуына зур игътибар бирә. Без барыбыз да тарихи гаделлекне саклау һәм җиңүче геройларга хөрмәтебезне белдерү өчен бирегә җыелдык», - дип ассызыклады Валентин Шихобалов.

Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/07/109144/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар