«Кызым, кызчыгым, син миңа шундый да кадерле, шундый да газиз. Мин сине бик-бик яратам». Бу сүзләрем тирә-юньдәгеләрнең ачуын китерә. Баланы иркәләп бозып бетерәсең диләр. Карышам. Иркәләп бозылмый ул, үзен аңлаучы булмаганга үртәлеп йөреп бозыла. Белеп әйтмим, миңа бары тик шулай тоела.