Логотип
Яңалыклар

Өченче балага – 1 миллион?

Шатланырга ашыкмагыз, әлегә бу бары тик тәкъдим генә. Гаиләдә өченче бала туса, 1 миллион сум түләү тәкъдиме Россиянең «Әниләр берлеге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан әйтелгән.

Шатланырга ашыкмагыз, әлегә бу бары тик тәкъдим генә. Гаиләдә өченче бала туса, 1 миллион сум түләү тәкъдиме Россиянең «Әниләр берлеге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан әйтелгән. Оешманың җитәкчесе Татьяна Буцкая илдәге демографик хәлнең катлаулы булуын, әти-әниләрнең күп бала табарга куркуын искә алып, күп балалы гаиләләргә әнә шундый ярдәм чарасының бик тә урынлы булуын әйтә. «Әлбәттә, бер миллион сум гына барлык проблемаларны да хәл итәргә җитми, ләкин бу демографик проблеманы хәл итүдә зур гына ярдәм була ала. Ни өчен бездә кешеләр зур гаилә турында уйларга курка? Чөнки иртәгәсе көнгә ышаныч юк. Эш юк, торырга урын юк, нинди дә булса перспективалар юк. Еш кына хатын-кызлар, бала табардай кешесе дә юк, диләр. Бүген ир-атлар гаилә кору өчен үзләренә җаваплылык алудан курка», – дип белдергән ул. 
Аның фикеренчә, Россия гаиләләренә киләчәкне планлаштыру өчен шартлар тудырырга кирәк. Бүген беренче, икенче балаларын табучылар өченчесен дә табарга теләсеннәр. Өченче баласын табучыларга аерым ярдәм күрсәтелсә, социаль фатирлар бирелсә, мондый проблема килеп тә тумас иде.
«Әниләр берлеге» оешмасының бу тәкъдименә карата социаль челтәрләрдә инде төрле фикерләр бар. 
Кемдер хулый, кемдер каршы килә. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элбэттэ хуплыйбыз! Амин шулай булсын!

    Хәзер укыйлар