Иремнең беренче никахыннан туган баласы бар. Җае чыккан саен, ул тизрәк аның янына ашыга. Күчтәнәчен, бүләген бер дә калдырмый. Ярый, барсын да, күрсен дә, ди. Ачуымны башка нәрсә кузгата: берәр нәрсә кирәк булса, ул баланың әнисе тизрәк иремә шалтырата башлый.