Өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеме Казанга килә

Россия, төгәлрәге, Татарстан, Германия, Финляндиядә - өч илдә гомер итүче татарларны берләштергән "Super Tatar" музыкаль төркеме Финляндиядә төшерелгән дебют альбомын 11 майда Казанда тәкъдим итәргә җыена.

Хәер, төркем башта шул максаттан 9 майда Хельсинкида була, Казаннан соң, - Мәскәүдә "Дом на Патриарших" дип йөртелгән Мәдәният үзәгендә. "Бик еракта идек без" җырына язылган клип исә Хельсинки янындагы урманнарда төшерелгән, режиссеры - Илшат Рәхимбай.

Аерым алганда, төркемне Финляндия татары Дениз Бәдретдин җыйган, составында клавишалы музыка уен коралларында һәм саксафонда уйнаучы казанлылар Муса Маликов, скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова, бас-гитарачы Илнар Фатыйхов, барабанчы Тимур Сапаров бар. Музыкантлар үзләрен "SUPER TATAR Rhythm & Etno Band" дип йөртә.

Казанда очрашу "Смена" заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шәһиди ур., 7) кичке 7дә башлана.

Белешмә өчен.
Дениз Бәдретдин узган гасырның 60 нчы елларыннан ук музыка дөньясында гизә, гитарачы һәм вокалист, "Bashkarma" төркеменә нигез салган, соңрак ул Казанның "Акт" төркеме музыкантлары белән таныла - KGB проекты.

Казан егете Муса Маликов узган гасырның 90 нчы елларында ук үзеннән зур гармунда уйнап, җырлап, бәләкәй йолдыз булып танылган егет. Аны татарның Робертино Лореттие дип атадылар. Саксафон, родес (электромеханик музыка уен коралы), фортепиано, вокал - аның стихиясе. Музыкант, җырчы, композитор буларак иҗади хезмәтләре шактый. Германиядә дирижер булу теләге белән озак еллар музыкаль белем эсти.

Илнар Фатыйхов - "Yummy Music Band" һәм "Һава торышы" проектлары буенча билгеле музыкант.
Иркә Гайнемөхәммәтова Казан клубларында скрипкачы һәм җырчы буларак мәгълүм.

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6602
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4312
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3095
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2931
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату