Логотип
Яңалыклар

“Моабитская тетрадь” киносын Казанда күрсәтәләр

Каһарман татар шагыйре Муса Җәлил юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Казанның “Мир” кинотеатрында 15.00 сәгатьтә “Моабитская тетрадь” киносы тәкъдим ителә. Керү ирекле.

Заманында “Моабитская тетрадь” картинасы зур экраннарга чыккач, татарлар турында да бәян иткәч, халкыбыз өчен зур горурлык булды.

Фильмда татар көйләре дә яңгырый, Сабан туе күренешләре, татар авыллары да сурәтләнә. Әлеге күренешләрне Муса Җәлилнең кызы әзерләгән икән. Татар халкының бөек улы турындагы “Моабитская тетрадь” фильмында катнашкан кайбер актерлар, шөкер, бүген дә исән. Картинаның режиссер ассистенты, М.Җәлилнең икенче никахтан туган кызы – Люция Муса кызы Җәлилованың фильмны төшерүгә бәйле истәлекләре турында узган ел без язма да әзерләгән идек.

Кинопробада Г.Камал театрыннан Наил Дунаев, Рифкать Бикчәнтәев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Марсель Сәлимҗанов катнаша. Әзһәр Шакиров фильмда шагыйрь Абдулла Алиш ролен башкара.

Фильмны режиссер Леонид Квинихидзе 1968 елда төшергән. Кинотасмада Бөек Ватан сугышы вакытында Җәлил дошманга әсирлеккә төшкән һәм немец концлагерына эләккән чор тасвирлана. Җәлил һәм аның курку белмәс көрәштәшләре 1944 елның 23 августында җәзалап үтерелә.

 



 


P.S. Игътибарыгызга Муса Җәлилгә багышланган ком анимациясе тәкъдим итәбез. Авторы – Алинә Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар