Логотип
Яңалыклар

Мин тавыш бирдем» беләзеге белән Казанда музейларга бушлай кереп булачак

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

18–20 сентябрьдә, Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көннәрендә, Татарстандагы музейларга һәм мәдәният учреждениеләренә «Мин тавыш бирдем» беләзеге белән бушлай кереп булачак.

Бушлай кереп булырлык учреждениеләр исемлегенә түбәндәгеләр кергән:

  • Татарстан Республикасы Милли музее;
  • Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее;
  • Татарстанның Табигый тарих музее;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее;
  • «Хәзинә» милли сәнгать галереясы;
  • Заманча сәнгать галереясы;
  • Константин Васильев музее;
  • 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мемориаль музее;
  • Муса Җәлилнең музей-фатиры;
  • Каюм Насыйри музее;
  • Е. А. Боратынский музее;
  • А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее;
  • композитор Н. Г. Җиһанов музее;
  • Салих Сәйдәшев музее;
  • Габдулла Тукай әдәби музее;
  • Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее;
  • В. И. Ленинның йорт-музее;
  • Ислам мәдәнияте музее.

Министрлык хәбәр иткәнчә, Казан халкына уңайлы булсын өчен, «Бөтен гаилә белән сайлауларга» программасы кысаларында уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат  всейсемьейнавыборы.рф сайтында тупланган.

Теги: сайлаулар 2026

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар