Логотип
Яңалыклар

Казанга жирафлар кайтартылды

Бүген төнлә Казанга Ил-76 йөк самолёты белән Намибиядән сигез жираф китерелде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Шәһәр мэры аларны үзе каршы алган.

Өч ата һәм биш ана жираф ерак Намибиядән (Казан–Намибия арасы 9 мең чакрымнан артык) кайтартылды. Казан зооботаника бакчасы Россия тарихында беренче тапкыр жирафлар кабул итә. Совет чорында Ригадан китерелгән жираф яшәгән.
Жирафлар чартер рейс белән Ил-76 йөк самолётында, белгечләр озатуында кайтартылды. Очыш дәвамында команда хайваннарның хәлен һәм аларны ташу шартларын катгый контрольдә тоткан. Хәзерге вакытта хайваннар Казан зооботаника бакчасының жирафлар өчен әзерләнгән махсус бинасына урнаштырылган һәм алар белгечләрнең даими күзәтүе астында.

Казанга сигез жираф алып кайттылар.

Проект Казанның туризм стратегиясе һәм Казан зооботаника бакчасын яңарту кысаларында гамәлгә ашырылды. Әлеге эшләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән оештырылган. 

 «Намибиядән Казанга жирафлар кайтару – зур халыкара проект. Бу шәһәр өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә зур җиңү. Россиягә 19 ел эчендә беренче тапкыр жирафлар һава юлы белән китерелде. Хайваннар өчен бу бик озын юл булды, әмма алар аны уңышлы узды. Хәзер иң мөһиме – яңа шартларга ияләшү. Шәһәрнең туристлык стратегиясе өчен хайваннар коллекциясенең тулылануы Казанны сәяхәт итү өчен кызыклы юнәлеш буларак үстерүне дәвам итү һәм кунакларның шәһәрдә уртача булу вакытын арттыру мөмкинлеге бирә», – дип билгеләп үтте проектның инициаторы һәм оператив кураторы, шәһәрнең туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Александр Шавлиашвили.

Бүген жирафлар Россиянең сигез зоопаркында асрала: Красноярскидагы «Роев ручей» флора һәм фауна паркында, Мәскәү зоопаркында, Түбән Новгородтагы «Лимпопо» зоопаркында, Ялта зоопаркында, Бердянск зоопаркында, Краснодардагы «Сафари-парк»та, Калининград зоопаркында һәм Санкт-Петербургтагы Ленинград зоопаркында. Казан зооботаника бакчасы бу исемлеккә кергән тугызынчы зоопарк булды. Казанга Ангола төркемчәсенә кергән жирафлар кайтарылган. 

Фото: Марат Мөгыйнов, Казан мэриясенең рәсми сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар