Логотип
Яңалыклар

Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак

15-17 март көннәрендә Казанда Гагауз мәдәнияте көннәре уздырылачак. Төп чаралар 16 мартта үткәрелер дип көтелә.
Иртән ТР Милли китапханәсендә Татарстан һәм Гагаузия язучылары, әдәбият белгечләре, тарихчылары, китапханәчеләре очрашачак. Шунда ук гагауз әдәбияты күргәзмәсе оештырыла. ТР Милли китапханәсенә гагауз язучылары әсәрләре басылган китаплар бүләк итеп бирелә, “Гагауз әдәбияты почмагы” ачыла.

Кичен В.И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында Гагаузия сәнгать осталары катнашында концерт тәкъдим ителә. Тамашачылар каршында “Дюз ава” Гагаузия халык җыр һәм бию ансамбле, “Чаир” вокаль-инструменталь ансамбле, танылган гагауз артистлары Людмила Тукан һәм Виталий Манжул чыгыш ясаячак.

ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма комитеты сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешү имзалаган иде. Әлеге чаралар Молдова Республикасы белән элемтәләрне ныгыту максатыннан, үткәрелә.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар