Логотип
Проза

Кызыл ут та, яшел ут

Бәян

I

Беренче сыйныфта укыганда светофор утларының ни аңлатканлыгын Зөһрә исендә калдыра алмый җәфаланды.

– Район баласына ул кирәкмени инде, аптырама, – дип тынычландыра иде әнисе. – Зур шәһәргә китсәң, көн эчендә белерсең. Анда машиналар күп, як-ягыңа бик карап йөрисе.

Зөһрәнең, өйрәнә алмавыннан битәр, шул арада барысын исендә калдырган сеңлесе Гүзәлгә ачуы килә иде. Аңа әтисенең бер әйтеп бирүе җитте. Үзенә менә атна өйрәттеләр, ай… Гади генә әйбер кебек югыйсә. Саный, укый да башлаган баланың өч төсле утның нәрсәгә янганлыгын аңламавына әтисе бигрәкләр дә гаҗәпләнде. Ахырда, инде моңа берни керми икән дип уйлап:

– Кызым, сиңа утларның кайсы да юл күрсәтә торган булыр, ахрысы. Кайчан кайда ничек телисең, шулай узарсың кебек син киртәләрне, – дигәч кенә, шартлатып әйтеп тә бирде.

Зөһрә белән Гүзәлләр бистәнең тимер юл буендагы җимерек кенә агач йортында, алай да дүрт бүлмәле иркен фатирда торалар иде. Апалы-сеңелле кызлар яшьтәшләр сыман бергә уйнап, бер-берсеннән аерылмыйча үстеләр, игезәкләр кебек киенделәр. Чәчләренә зур ак бантик ясалган сөйкемле бәләкәчләр үткән-барганның күз явын алып, сокландырып калалар иде. Үсмер чакларында да, соңрак та начарлыклары турында сүзләр йөрмәде, башка атлары да чыкмады. Үзләре сайлаган һөнәрләрне алгач, бер үк вакытта диярлек гаилә корып, туйлар уздырдылар да ата-ана йортыннан китеп тә бардылар.

Тормышлары кечкенәдән начар булмады кызларның. Әтиләре заводта эшли, акчаны әйбәт кенә ала. Өс-башлары яхшы, тамаклары тук булгач, бала-чагага тагын ни кирәк? Кайтып керсәләр, өстәл тулы ризык, йокларга ятсалар, әниләре һәрчак – карават кырыйларында. Саймә ханым, юкны бар итеп, барысын да яхшылап карап, әтиләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, бер дигән хуҗабикә булып көн итте. Тормыш шулай дәвам итәр кебек иде…

Кайвакыт кайгы ишелеп килә бит ул. Саймә ханымның ире Вафаның көтмәгәндәге үлеме аяктан еккан бер чакта Гүзәл, бала тапмыйсың, дип каһәрләвенә түзә алмыйча, иреннән аерылып кайтты. Башта ана кеше кызы хәсрәтләрдән соң ял алгандыр да, хәлен җиңеләйтер өчен янында торадыр дип уйлаган иде. Атна үтте, икенчесе… Ахыр чиктә баласының ата йортында озак торуының сәбәбен сорамыйча булдыра алмады. Гүзәл ни дияргә дә белмәде. Аерылырга уйлавын ничек кенә аңлатса да, әнисенә бу вакытларда бик авырга киләсәген аңлый иде. Хәлләрен артык начар итеп күрсәтмичә, тыныч кына бер-ике җөмлә белән гаиләсе таркалуын, әйберләрен әлегә ирендә калдыруын сөйләде. Аның белән ике арадагы каршылык турында күбрәк беләсе килгән Саймәгә:

– Син сорама, мин әйтмим. Әйтергә дә оят, – диде дә бетерде.

Саймә ханым күңеленең бик тә йомшаган чагы иде. Кызына текәлеп карап торып та сер ала алмаган күзләреннән яше акты да китте… Аннан ана белән кыз кулларын тотышып, башларын терәшеп елаштылар да, бу темага кабат кайтмаска уйлашып, сүзне башкага бордылар…

Үлек чыккан йорттан да ямьсезрәк йорт бар микән? Дөньяда берни үзгәрмәгән кебек. Кояш вакытында чыга. Ай тиешле урынында калка. Сулар үз уңаена ага… Авылларда иртән көтү озаталар, кичен каршы алалар. Шәһәрдә завод-фабрикалар үз эшен дәвам итә. Иң кадерле кешесен югалткан йортта боларның берсе дә игътибарга алынмый, һичнәрсәнең кадере беленми башлый. Таң атты ни дә, кояш батты ни. Әллә кайда гөрләп аккан елгаларда балык уйнады ни дә, абзарыңда сыер мөгрәде ни. Моңа кадәр сиңа рәхәтлек китергән, ләззәт биргән нәрсәләргә исең бөтенләй китми. Син кадерле кешеңне генә уйлыйсың, аның хәсрәтендә генә яшисең.

Гүзәл йорт янындагы кечкенә бакчада суган төпләрен утаган, сулар сипкән булып маташты – ул эштән рәхәтлек тапмады. Кичләрен ишегалдындагы аулакка куелган, сиреньнәр кочагындагы утыргычларда хәсрәтләнергә гадәтләнде. Кошлар сайравында да, яфраклар шыбырдавында да моңа кадәр ишетелмәгән сагыш тоела иде аңа. Яңгыр явып үткәч җыелып калган күлдәвекләргә карап торса, өсләрендә әтисенең шәүләсе йөзә кебек иде.

Шундый эч пошыргыч көннәрнең берсендә апасы Зөһрә кайтып төште. Әнисе белән икәүләп и сөенделәр дә инде. Өйләре яктырып китәр, элекке күңеллелекләр әйләнеп кайтыр кебек иде, алай булып чыкмады. Әтиләренең кырыгы алдыннан, ни өчендә, ни җидесендә күренмәгән Зөһрә кайтуның сәбәбе аларны тәмам аптырашта калдырды. Үзе дә аерылган булгач, апасына киңәш бирергә, акылга китерергә Гүзәлнең йөрәге җитмәде, әнисенең исә бөтенләй кәефе кырылды. Хәсрәт өстенә хәсрәт алып кайткан кебек тоелды Саймә ханымга олы кызы. Бәгыренә утырган ташларга яңасы өстәлсә дә түзде, Зөһрәгә нигә алай эшләдең, димәде, иллә мәгәр эченнән, бер дә акылы юк икән баламның, дип сыкранды.

Чәй өстәле артында апасыннан ишеткәннәрне әнисе алдында сөйләү түгел, уйларга да куркыр кебек иде Гүзәл. Апасы әтисен искә алу уе белән йөрми, үз хәле хәл – җенси көчсезлеге аркасында иреннән аерылган булып чыкты. Җитмәсә, улы Русланны да аңа ташлап калдырган. Их, шуны миңа гына алып кайтасы бит инде, дип сызланды бала табарга өмете өзелгән, шуның аркасында иренең кайтарып җибәргәнен дә анасына әйтергә батырчылык итмәгән Гүзәл.

Җизнәсе дә үзеннән яхшы булмаган, күрәсең. Ә бит өйләнешкәндә күз явын алырлык чибәр, теле телгә йокмаган бер егет иде. Әби дә әби, балдыз да балдыз, дип кенә тора. Зөһрәне дә өрмәгән җиргә утыртмас кебек. Бервакыт шул, адәм кисәге дисәң хәтере калыр, Русланны аларга кайтарды да:

– Мин малайдан рәсми баш тартам, кызыгыз теләсә нишләсен. Кирәк икән, үстерсен, кирәкмәсә, балалар йортына бирсен, – дип ташлап чыгып та китте. Саймә ханым боларны аңламый да калды. Кияү белән оныгы кайтып кергәнне күргәч, Гүзәлгә:

– Син әйберләрен урнаштыра тор, бер бүлмәне аларга бир, – дип өстәл әзерләргә керешкән иде. Кияү кеше әбисе белән саубуллашып та тормады, бала киемнәре тутырган сумкаларын күрсәтеп, күчтәнәч салган пакетларын сузды да китеп тә барды.

Иптәш кызы Зөһрәгә, кунакка кил, дип хат язган да, ул шул атнада гына Бохара якларына кунакка юл тоткан иде.

II

Гүзәл тупылдап торган ут күзле малайга сөенде.

– Ах син, почык, – дигән булып, борын очларын тотып куйгандай итте, сап-сары чәчләрен тузгытып ташлады. Әле бер яңагыннан үпте, әле икенчесеннән. Дәшәргә кыймыйчарак торган зәңгәр күзле энекәше аңа тамчы су кебек охшаган иде. Апасы малайны юындырды, әтисе калдырган пакетлардан яхшы әйберләр алып киендерде.

– Әле без сиңа кибеттән башкаларын да алырбыз. Әниеңне матур итеп каршыларбыз, – диде.

Көн арты көн үтә торды, Зөһрә кайтырга ашыкмады. Гүзәл Русланның боегып калган күңелен әллә ниләр вәгъдә итеп, мең катлы хыялларга бирелдереп күтәрергә тырышты. Соңыннан туктады. Зөһрәгә хат та язмакчы иде, адресын әнисенә дә калдырмаган булып чыкты. Инде эзләтергә кирәк, дип уйлап кына йөргәндә, апасыннан: «Мин инде кире кайтмыйм, монда гаилә кордым», – дигән хат килеп төште.

Зөһрәнең иптәш кызы Алмагөл Бохара якларында ниндидер үзбәктә кияүдә иде. Аның кышлагына барып җиткәндәрәк, ишәктә каршы килүче бер малай күренгән. Үзләренчәләп:

– Мәрхаба, михмон! Сезгә хәсрәтле хәбәр китердем, Алмагөлхан каршы ала алмый, әле яңа гына йортыннан чыккан чагында яшеннән үлде, – дигән...

Зөһрәнең комлы юлдан атлаганда хәвефләнүе, яшьнәгән яшеннәрдән куркуы юкка гына булмаган. Инде кич икән. Дустын күмү хәстәрен дә кайгыртышырга кирәк дип уйлаган, малай артыннан киткән. Барган-барган булгач, барып җитәргә, бу хәлләрне үз күзем белән күрергә кирәк дип уйлаган. Иптәш кызының йорты аны бала-чага чыр-чуы, тыз-быз килгән кешеләр, елаш белән каршылаган…

Дустын күмеп, ашларын уздырырга булышып, шактый гына вакыт узган. Ул арада Зөһрә дә җылы як тормышына ияләнеп киткән. Ничек тә калырга җай эзләп йөргәндә, аңа кояш үзе елмайган: Хөрмәтулло кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Балаларына да ияләнеп өлгергәч, итагать саклаган булып та карышып тормаган хатын – шунда ук никах укытып, яшәп тә киткәннәр...

Зөһрәнең телеграммасыннан тиз генә туган якларына кайта алмаячагын белгәч, Гүзәл аның малаена опекунлык эшләтергә дигән карарга килде. Бер-берсенә бик ияләнешкәннәр, инде Руслан да, әни, дип дәшкәли иде. Алай да, улыңнан минем файдага баш тарт әле, дип ялынмаска булды, опекунлыкка гына рөхсәт сорап, хат язарга утырды.

Хатны конвертка салып, ашыкмый гына адресын тутырганда, өйгә хат ташучы килеп керде. Әтисе бирсә, баланы үзеңә ал, мин баш тартам, дип телеграмма суккан икән апасы. Нотариустан рөхсәтем хат белән килер, дигән. Гүзәл моңа бер дә аптырамады, әнисе генә кеше алдында кичерәчәк оятыннан коелды да төште.

Малайның әтисе белән эшләр хәл ителгән иде инде. Ул кирәкле урыннарга бу вакытка баласыннан язмача баш тартканлыгы турында гариза юллаган, Русланнан калган юк-бар сәләмәләрне дә Гүзәлләр өенә китереп, бүтән күренеп йөрмәм дип хушлашып киткән иде.

Вәгъдә ителгән хат озакламады. Зөһрәнең яңадан тормышка чыгуы, иптәш кызының вафаты, иренең кемлеге, балалары турында шул хаттан белделәр. Апасы үзен йорттагы хисаптан төшерүләрен сораган, малайны үзеңә алсаң, фатирдан баш тартам, дип тә әйткән булып чыкты.

Апасыннан килгән хатны Гүзәл әллә ничә тапкыр укыды. Аннан гына әнисенә күрсәтте. Русланга әйтеп тормадылар.

– Балага дәгъваламам, йортка кайтып йөрмәм, дигән дә диюен... Бик яхшы беләсең: Зөһрәнеке үзе өйрәнә алмаган светофор кебек. Әле яшел ут кабына анда, әле кызыл, бүген болай язар, иртәгә – башкача, – диде әнисе. – Алдагысы бер Алла кулында... Ярар, картаймыш көнеңдә бер юаныч булыр... Зөһрә, интернатка тапшырыгыз, дисә дә, шулай эшли алмас идек.

Боларның барысын да үз теләге белән калдырганлыгын Зөһрә аерым кәгазьгә язган, раслатып-пичәтләтеп, конвертка шуны да салган икән.

Саймә ханым Гүзәлдән хатны яңадан укыткач:

– И-и-и, бу Зөһрә, үзе дә шул светофор инде! Яндылы да сүнделе, – дип, аның хакында әйтергә яраткан сүзләрен кабатлады. – Бик теләп тапкан балам, ди иде. Инде менә малаеның бөтенләй кирәге калмаган.

Тормыш үзе дә светофорга охшаган дип уйлады Гүзәл, аклы-карадан тора, диләр дә диюен... Төсе нинди генә булмасын, юллар сиңа йә ачык, йә ябык, йә сабыр итеп көтеп торырга куша... Ярамый торган эшләр бар, яраганы, уйландырып калдырганы. Кайчак утларның барысы да бергә сүнеп китә дә юллар чатының караңгылыгында кая барырга белми аптырап, куркынып басып торасың...

Кыз күңелен иркенләп бушатасы килсә дә, әнисенә боларны да, Зөһрә турында уйлаганнарын да әйтмәде.

– Апаның авыр чагыдыр. Бездән ярдәм сорамый, тагын кемнән сорасын?! – дигән булды.

Аннан соң Зөһрә турында сүз чыкканда, еш кына әнисенең апасын светофор белән чагыштырганы искә төшә башлады. Өйгә юл ачылганны – баласы үскәнне көтәме, әллә ире җибәрми тотамы, дип фаразлый торган иде сеңел инде хатлар да язмый башлаган, язганнарына да җавап бирмәгән апасы турында. Ә ул хат язып тормаска, туп-туры кайтып керергә дә төп йортында яшәп китәргә план корып яткан икән. Көннәрнең берендә ишек ачылып китте дә, бер оя баласын җитәкләп, Зөһрә килеп керде. Исәнләшкәнче-ниткәнче үк, Гүзәлгә:

– Хөрмәтулло аста калды. Әйберләрен генә алып менеш әле, акыллым, – диде.

Гүзәл подъезд төбенә чыгып киткәч, кечкенә балаларының аяк киемнәрен салдырып торган Зөһрәгә Саймә ханым кырысрак сурәттә:

– Кызым, тиктомалга болай атылып-бәрелеп кайтмагансыздыр, әйдә, ирең кергәнче, сәбәбен кыскача гына әйтеп бир, – дип эндәште. – Аннан бергәләп иркенләп күрешербез, хәл белешербез.

– Нәрсәсен сөйлисең инде аның, әни?! Үзбәк тормышы авыр, мин чыдарлык түгел. Алмагөл үлеп котылган… Мин менә тотылдым... Һәр ел мамыкка чыгасы, бакчада эшлисе. Иң үзәккә үткәне – базарга сатуга йөрисе. Аякларың, кулларың кайнар җилдән яргаланып бетә. Кояш астында битең җир төсенә керә. Үзбәкләрдә ирләр бот күтәреп кенә ята. Син бала да кара, йорт та, колхоз эшенә дә йөр. Буш вакыт булдымы, суган-кишер күтәреп, базарына да чап!

Әнисе моның белән ризалашмагандай авызын гына ачкан иде, этажда аяк тавышларын ишеткәч, сүзен әйтеп тормады, киявен каршы алыр өчен ишекне киң итеп ачып җибәрде. Аларга ияреп, Руслан да кайтып керде. Керде дә әнисенә карап катты да калды. Ул чын Зөһрәне оныткан икән. Иске фотолардан кайвакыт караштыргаласа да, каршындагы хатын ул белгән яшь кызга, матур әнигә һич кенә дә охшамаган иде. Аңа нидер булды. Ятсынды. Күңеле төште. Әрсез үзбәк балалары янына да барырга теләмәде.

– Исәнме, – дип кулын биргән әнисенә бик озак эндәшә алмыйча торды, тартынды. Ярый әле Зөһрәнең малайлары аны сырып алдылар да үзләре белән зал ягына алып чыгып киттеләр. Моны күзәтеп торган Гүзәлгә бу көннән йортта алар – хуҗа, Руслан кунак булыр шикелле тоелды. Ул апасыннан:

– Хатларыма да җавап биргәнең юк иде, ничек кунакка кайтырга башыгызга килде? – дип сорады.

– Без кунакка кайтмадык. Яшәргә, – диде Зөһрә, гап-гади бер нәрсә хәбәр иткәндәй. – Анда тормышлар җиңел түгел. Монда көн итәргә исәп.

Гүзәл, мондый әрсезлеккә аптырап, әнисенә карады. Ул, ни дияргә дә белмәгәнгә, өстәл әзерлим дигән булып аш бүлмәсенә чыгып китте.

Кыз апасын бик сагынган иде. Малаен да үзенә бирде дип уйлап, эченнән генә рәхмәтле дә иде ул аңа. Икенче көнне Саймә ханым белән аерым гына иртә таңда киңәштеләр дә, барысын да пропискага кертергә дип, бергәләп гариза язып, көндезен бланклар тутырып та кайттылар.

Бераздан аңлашылды: тормыш авырлыгыннан битәр, «приватизация» турындагы имеш-мимешләр кайтарган икән Зөһрәне. Йортлары яңа түгел, сүтелүенә өмет бар иде, шуңа күрә дә Зөһрәнең теләгенә каршы төшмәделәр, үзләре янына хисапка керттеләр.

Яңа җиргә күченү озак көттермәде. Гүзәлләр теләгәнчә генә булмады. Сүтеләчәк йорт урынына фатирлар бүленү башланганчы ук, Зөһрә, йөри-йөри, судларга бирә-бирә, көч-хәл белән Русланны үзенә кайтарган иде. Әнисе белән кызга бер бүлмәле фатир гына эләкте. Зөһрәләр яңадан дүртлегә күченде. Шуңа ремонт ясап чыгулары гына булды, үз әнисенә артык кашык булган Руслан яңадан әбиләренә кайтып төште. Якты чырай белән каршыласалар да, малайның кыенсынганлыгы күренеп тора иде. Әбисе кочагына сыенып кына, Гүзәлгә үз хәлен шулайрак аңлатты:

– Әни, монда кеше күп, апаларыңа бар, син аларга ияләнгән инде, диде. Риза булыгыз әле, сездә генә торыймчы...

Гүзәл малайны ярата иде. Ничек риза булмасын?! Елларның авыр чагы булса да, мин сиңа инде опекун түгел, син инде үз әниең исемендә, дип тә әйтмәде. Гадәтенчә, чәчләрен тузгытып яратты да:

– И почык, борчылма, ничек тә тырышырбыз, яшәрбез әле, – диде. – Үзең кайтмасаң, барыбер барып алган булыр идек.

Малай ышанды. Бу сүзләргә сөенде. Кич буе аның яныннан китмәде.

Руслан йокларга яткач кына кайтып кергән әнисенең бик аптырап малайның ишек төбендәге аяк киемнәренә карап торуын күргәч, Гүзәл серле генә көлемсерәде:

– Зөһрә дүрт бүлмәле фатирына да сыеша алмаган, безгә китәргә кушкан улына…

– Бер дә болай гына эшләмәс, берәр планы бардыр әле. Русланы өчен алган аерым бүлмәне генә тоттырып җибәрергә оныткан, – диде Саймә ханым.

(Дәвамы бар.)
 

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар