Казанда Альбина Шаһиморатова белән Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак

Казанда дөньякүләм танылган сәхнә йолдызлары – опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән органда уйнау остасы Рубин Абдуллин концерты була. Казан консерваториясе хәбәр иткәнчә, артистлар 10 ноябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында чыгыш ясый.
10 ноябрьдә булачак кичә программасына Сен-Санс, Моцарт, Франк, Брамс, Ройбкеның орган һәм вокаль әсәрләре кертелгән. Концертта иң мәһабәт музыка уен коралының күпкырлы яңгырашын да, аның югары вокал осталыклы Шаһиморатованың колоратур сопрано тембрлы искиткеч тавышы белән бергә яңгырашын да тыңлап хозурланырга була. Программаны сәнгать белеме кандидаты Юрий Карпов тәкъдим итәчәк. Концерт Organo pleno халыкара фестивале кысаларында уздырыла. Фестиваль исә Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан 1997 елдан бирле ел да үткәрелә. Бу хакта Казан консерваториясенең концерт-иҗат эшчәнлеге һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.
Альбина Шаһиморатова – Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, М.И.Глинка исемендәге (Чиләбе, I премия), Франсиско Виньяс исемендәге (Барселона, Испания, III премия), П.И.Чайковский исемендәге (Мәскәү, I премия һәм алтын медаль) халыкара конкурслар, “Операда хатын-кыз роле” номинациясе буенча “Алтын битлек” Россия милли театр премиясе, Casta музыкаль критиклар премиясе лауреаты.
Рубин Абдуллин – орган музыкасын мәшһүр башкаручы, Казан орган мәктәбенә нигез салучы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры; Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор. Музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә М.Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе һ.б. дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән. чыганак: http://tatar-inform.tatar/news
Тагын укый аласыз:
ТАТАР ҖЫРЧЫСЫ АЛЬБИНА ШАҺИМОРАТОВА НЬЮ-ЙОРК СӘХНӘСЕНДӘ - http://www.syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=310
АТАКЛЫ ОПЕРА ЙОЛДЫЗЫ АЛЬБИНА ШАҺИМОРАТОВА ӘНИ БУЛДЫ! http://www.syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=102
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.