Казанда дөньякүләм танылган сәхнә йолдызлары – опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән органда уйнау остасы Рубин Абдуллин концерты була. Казан консерваториясе хәбәр иткәнчә, артистлар 10 ноябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында чыгыш ясый.