Логотип
Яңалыклар

Казанда акробатик рок-н-ролл буенча чемпионатта катнашучылар ике дисциплина буенча ярышачак

7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласында акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты уза.
Анда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словениядән кебек илләрдән 568 спортчы катнаша. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА үткәргән матбугат конференциясендә белдерелде.

Искәртеп үтик, Казан 2014 елның декабрендә Россия кубогын оештырганнан соң дәрәҗәле турнирны үткәрү хокукына ия булды. Ул вакытта Татарстан башкаласына барлык категориядәге һәм төрле яшьтәге 1000 нән артык спортчы килде.

ТР Акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Әмир Харисов сөйләвенчә, чемпионатта катнашучылар «Формейшн-девушки» һәм «Формейшн-микс» кебек ике дисциплина буенча ярышачак. Өч минутта һәр команда төзелүнең хореография элементларын һәм һавада катлаулы акробатик күнегүләр башкарырга тиеш.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казанда Дөнья һәм Европа чемпионатларына әзерлек тәмамланды, дип белдерде. Халыкара вакыйгаларда эшләү тәҗрибәсе булган волонтерлар җәлеп ителде.

Ярышлар "Баскет-холл"да узачак. 7 ноябрьдә 18 сәгатьтә Европа чемпионаты ачылышы башлана, анда мәртәбәле кунаклар катнашачак.

"Билетлар әз калды. Без өстәмә урыннар булдырырга планлаштырабыз. Акробатик рок-н-ролл - спортның иң күңелле төре, ә ачылыш тантанасы киңкүләмле һәм кызык булачак", - дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдинов.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, спортчылар Универсиада авылында яши, ә судьялар - шәһәр үзәгендәге кунакханәләрнең берсендә.

"Тамашачыларның спортның бу яшь динамик төре буенча өметләре акланыр дип ышанам. Безгә дистәләгән илдән хөкемдарлар коллективы, Бөтендөнья акробатик рок-н-ролл президенты Мириам Керпан килә. Шулай ук күпсанлы кызыклы тамашалар тәкъдим ителәчәк", - диде Ә. Харисов.

Ярышларның бюджеты 10 млн сум чамасы тәшкил итә. Акча бюджеттан бүлеп бирелгән, шулай ук иганәчеләр дә ярдәм иткән. Чарага керү бушлай.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/03/115205/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар