Логотип
Яңалыклар

«Каракүз»гә, һичшиксез, барырга кирәк!

19 июльдән башлап 4 августка кадәр Әлмәт шәһәрендә «Каракүз» (KARAKUZ) этно-модерн фестивале узачак.

Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизова, «Татнефть»нең хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сөйләделәр. 

Чараның төп оештыручысы – «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды. «Каракүз» фестивале инде Әлмәтнең визит карточкасына әйләнеп килә. Бу мәдәни проект быел инде халыкара статус алган:  фестивальдә Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Казакъстаннан, Төркиядән, Ираннан, Италиядән дә катнашучылар булачак. 

Фестивальгә нигез өч ел элек салына. Идеясе Каракүз исемле кыз турындагы риваять белән бәйле. («Татнефть»нең төп бинасы алдына куелган Даша Намдакованың скульптурасында да Каракүз образы сурәтләнгән. Компаниянең төп бинасы янындагы сквер да «Каракүз» дип атала.) 
Риваятьнең кыскача эчтәлеге болай: республикабызның көньяк-көнчыгышында кайчандыр чик узган. Аның бер ягында – Идел Болгары, икенче ягында Улу Улус булган. Алар еш кына бер-берсенә яу чапканнар. Ә берсендә, шушы ике каршы якның бер очрашу-сөйләшүендә алар каршына Каракүз исемле кыз чыга. 
Һәм... җыр суза. Шушы җыры белән ул аларның күңелләренә үтеп керә. Нәтиҗәдә, тынычлык турындагы килешүгә кул куела... Ике якның катнашында ярминкәләр башлана... 

Бүгенге фестивальнең максаты да – республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләрен берләштерү, аларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, этномәдәниятнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү. 

Фестиваль, инде әйткәнебезчә, 19 июльдән 4 августка кадәр уза. Шушы аралыкта һәр ял көне Әлмәт гөрләп торачак: фестиваль чаралары быел инде 14 мәйданчыкта узачак. Кайсы кызыграк булачак дип әйтү дә авыр.

  • Фестиваль кысаларында  дизайнерлар үзләренең эшләрен тәкъдим итәчәк: подиумда Россия дизайнерлары коллекцияләрен генә түгел, чит ил дизайнерлары брендларын да күрергә мөмкин булачак.  
  • Сынлы сәнгать фестивале кызык булачак дип көтелә. Быел берьюлы 500 кеше 500 мольберт каршында басып рәсем ясаячак (алдагы елларда ул 20 дән артмаган).
  • Гаилә белән квестта катнашырга – шәһәр буйлап Каракүз эзләреннән узарга һәм бүләк отарга мөмкин булачак. 
  • Фестивальгә килүчеләр «Каракүз» этнорестораны яныннан да болай гына узып китә алмаячаклар: кунаклар өчен ризыкларны Мәскәүнең үзеннән килгән шеф-поварлар әзерләячәк. 
  • Төрле остаханәләр, милли рухта ясалган бизәнү әйберләре күргәзмәләре, мастер-класслар  эшләячәк. Этник музыка яңгыраячак. 
  • «Каракүз» программасында заманча хореография, театрлар фестивальләре, рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, Россиянең популяр артистларының чыгышлары да бар. 

Фестивальнең барлык чаралары да бушлай булачак. Аның тулы программасы белән «Каракүз» фестиваленең сайтына кереп таныша аласыз. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар