Логотип
Яңалыклар

Яңа бәйге: борынгы бизәкле йортларның фотосурәтләрен көтәләр

Күпләргә билгеле коллекционер һәм халык костюмнары реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова, төбәкче, архитектор Аяз Хантимиров һәм «Миллиард.Татар» интернет-басмасы «Татар Йорт» дигән яңа фотоконкурс игълан итәләр. Бу хакта алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Миллиард.Татар» редакциясенең баш мөхәррире Арслан Минвәлиев быел Үзбәкстанда, Ташкент шәһәрендә булган. Аның шәһр читендәге бер татар авылына, дөресрәге, кайчандыр татарлар яшәгән авылга алып барганнар. Шунда ук капкаларга, аларның бизәкләренә игътибар иткән. «Татарстанда мондый капкаларны очрату хәзер инде авыр», – ди ул.

Коллекционер Гөлшат Ногайбәкова

Коллекционер Гөлшат Ногайбәкова да соңгы елларда татар авылының йөзе күзгә күренеп үзгәрүе турында әйтә. Халык йортларын профнастил белән тышлый, тәрәз йөзлекләрен дә шул ук профнастил алыштыра. Шул ук вакытта татар орнаментын куллануның тематикасы үзгәрүе турында да борчылып әйтте ул.

– Күптән түгел, фикеремне сорап, татар орнаменты белән бизәлгән ишек фотосы җибәрделәр. Кояш символы ясалган. «Бу ишекләрне кая куярга җыенасыз?» – дип сорыйм. «Бәдрәфкә», – диләр. Ә бит кояш символын татар кешесе капка бизәкләрендә кулланган. Лалә чәчәкләрен дә шулай урынлы-урынсыз куллану күзәтелә.

Агачка төшерелгән милли бизәкләребез югалып бара. Минем Суздальдә, Костромада агач йортлардан төзелгән тулы бер урамнарда йөргәнем бар. Андагы матурлык! Мари Эль Республикасында Романовлар исемендәге музей бар – анда ачык һавада мари йортын бөтен матрулыгы белән күрергә мөмкин.

Ирем белән авылда йорт салганда агачка төшерелгән татар бизәкләре үрнәкләрен озак эзләдек. Узган гасырның алтмышынчы елларында чыккан профессор Гайнетдинов альбомыннан кала башка китап тапмадык.

Төбәкче Аяз Хантимиров

Төбәкче Аяз Хантимировның да күңелен борчыган мәсьәлә бу. «Арча районындагы бер авылда ташландык бер йортның тәрәзә йөзлекләренә күзем төшкән иде. Алырга, сакларга кирәк, дип, инде кире барсам, йорт юк – сүткәннәр... Милли бизәкләр менә шулай югала», – диде ул.

Оештыручылар менә шушы гаҗәеп үрнәкләрне саклап, сурәткә булса да алып каласы – киләчәк буыннарга тапшырасы иде, диләр.

Оештыручылар менә шундый матур үрнәкләрне фотосурәткә булса да алып каласы иде, диләр.

 «Татар Йорт»  фотоконкурсы 5 номинация буенча уза:

1.    «Тәрәз йөзлекләре»

2.    «Иң матур татар йорты»

3.    «Өй каршындагы койма, капка»

4.    «Югалтылган мирас»

5.    «Иң матур татар урамы»

Бәйге 2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 1 маена кадәр дәвам итә.

Бәйгенең призлар фонды – 300 мең сум. Җиңүчеләргә 1 нче урынга – 30 мең, 2 нче урынга – 20 мең, 3 нче урынга 10 мең сум акча биреләчәк.

Бәйгене оештыручыларның максаты – агачка төшерелгән бизәкләрнең фотоархивын, фотобанкын булдыру. Соңыннан аны интернеттан һәркем карый һәм куллана алачак. 

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, бәйгенең спонсоры – коллекционер һәм халык костюмнары реконструкторы Гөлшат Ногайбәкова үзе. 

Бәйгенең положениесе белән тулырак танышу өчен: https://milliard.tatar/news/polozenie-o-fotokonkurse-tatarskoe-derevyannoe-zodcestvo-tatar-iort-v-2026-2027-gg-10260


БЕЛЕШМӘ: Гөлшат Ардинат кызы Ногайбәкова – табиб, медицина фәннәре кандидаты. Менә инде утыз еллап ул халкыбыз мирасын барлый, шәхси коллекциясен халык җәүһәрләре үрнәкләре белән тулыландыра – татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Аның шәхси коллекциясендә борынгы татар киемнәре, текстиль, антиквар зәркән (ювелир) эшләнмәләре һәм көнкүреш җиһазлары саклана.

Гөлшат ханым еш кына Казанның «Искусство жить» мәдәни-агарту үзәгендә лекцияләр һәм авторлык очрашулары уздыра. Бу очрашуларда аның коллекциясендәге экспонатлар белән дә танышырга мөмкин.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Гөлшат Ногайбәкованың «Алтыннан да кадерлерәк» («Дороже золота») күргәзмәсе узды. Ул тулысынча коллекционерның экспонатларыннан торды. Күргәзмәсен әби-бабалары рухына багышлады. Гөлшат үзен әбисе Шәмсенәһәрнең дәвамчысы дип саный. Карт әбисенең тырышлыгын, осталыгыгын чагылдырган сөлгеләр – аларның гаилә ядкәрләре. Ул сөлгеләргә чама белән 100 ел.

Традицион мәдәниятне саклауга керткән өлеше өчен Гөлшат Ногайбәкова «Миллиард.Татар» редакциясе уздырган тавыш бирү буенча «Ел татары» исемлегенә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар