Гүзәл Габбасова - "Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе

Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсына кичә Казан Дәүләт Энергетика университетының Актлар залында йомгак ясалды. “Яз гүзәле” бәйгесе финалын һәм сәхнәгә чыккан ун татар кызының җиңүгә омтылышын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә күзәтте.

“Миңа кызларның бөтенесе дә ошый, шуңа ел саен сорасалар да, мин жюрига кермим”, – диде бәйге финалы башланыр алдыннан Энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов. Бәйге финалчыларын Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та сәламләде. “Ниндидер аңлаешсыз урыннарда, аңлаешсыз кешеләр янәшәсендә аңлаешсыз гамәлләр кылганчы, үзегезне укуда, иҗтимагый тормышта, төрле мәдәни чараларда күрсәтегез, хәзергедәй матур тормышыгыз белән яшәгез, ә без сезгә булышырбыз”, – диде университетның якын дусты Илдар Ирекович.
Кызлар, чыннан да, бөтенесе матурлар, талантлылар – бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз осталары. Бөтенесе чиста-матур итеп татарча сөйләшә.

Финал ярышларында кызларның алдан яздырылган “Визитка”лары тәкъдим ителде, аш-суга осталыкларын күрсәтеп, үзләре пешергән өлеш, чәкчәк, токмачлы аш, тары кыстыбые, өчпочмак, тутырган каз, бавырсак, кош тел, итле бәлеш һәм гөбәдияне сәхнәгә чыгардылар. Милли киемнән дефилега чыктылар һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар.
Боларның барысын да уңышлы үтеп, “Яз гүзәле” титулына Гүзәл Габбасова ия булды. Шулай итеп танылган дизайнер Ләйсән Хаҗиеваның бүләге – алдан вәгъдә ителгән энҗеле калфак Казан дәүләт энергетика университеты студентына насыйп булды. Кызга ректорның махсус бүләге – планшет та тапшырылды. Гүзәлне күпләр башкалардан аерылып торган академик вокалы аша да хәтердә калдыргандыр.

Быел, башка еллардан аермалы буларак, вице-мисс та билгеләнде. Әлеге титулга ике толымына чулпылар таккан Гөлназ Гатина ия булды.
Илдар Гыйльметдинов та чулпылы толымнарга битараф калмаган булып чыкты – депутатның махсус бүләге Гөлназга аталган иде. Гөлназ – Казан (Идел буе) федераль университетының беренче курс студенты, булачак финансист. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, “Сәләт”кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.

Жюрига килгәндә, яшьләрне бәяләү нигездә яшьләргә тапшырылган, аның составында “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, дизайнер Ләйсән Хаҗиева, Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин, эстрада артисты Илгәрәй һәм башкалар бар иде.
“Энергоуниверситет ягына авышлык булырга мөмкин”, дигән иде Илдар Гыйльметдинов сәхнәдән бәйгедә катнашучыларны сәламләгәндә шаяртып. Ректор аңа җавап итеп: “Былтыр Казан дәүләт университеты җиңде, быел үзебез җиңсәк тә ярый”, – диде.
Чыннан да, “Яз гүзәле” титулына Энергоуниверситет студенты лаек булды. “Авышлыкмы”?

Бәйгене тамашачы буларак карарга һәм үз студиясендә эшләүче Айзилә Батырхановага көч биреп торырга килгән “Яшь ТНВ” җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова бәйгедә Гүзәлнең гадел җиңгәненә ышана: “Мин бик күп бәйгеләрнең жюри составында булганым бар. Әзерлекле кеше күренеп тора ул. Гүзәл, чыннан да, әзерлекле иде. Аның чиста, матур вокалы да жюрига уңай тәэсир иткәндер дип уйлыйм”, – диде.
Шактый сынаулар аша үтеп, “Яз гүзәле” бәйгесе финалына чыккан студент кызларның һәрберсенә дә – Айзилә Батырхановага, Әдилә Галимова, Ильгина Нигъмәтуллина, Сөмбелә Сибагатуллина, Наилә Сибгатуллина, Лиана Фазлиәхмәтова, Дарина Хәбибуллина һәм Луиза Шаһиевага “Ягымлы кыз”, “Сөйкемле кыз”, "Уңган кыз” кебек традицион титуллар бирелде.
“Яз гүзәле” титулына дәгъва итүче ун кызга бәйгенең интернет-битендә тавыш бирү дә оештырылган һәм барлыгы 11 меңнән артык тавыш бирелгән иде. Иң күп тавыш җыеп “Халык гүзәле” титулына Ильгина Нигъмәтуллина ия булды. Аның өчен 2,5 мең кеше тавыш биргән.
Киләсе елга “Яз гүзәле” проектының ун еллыгы булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.