«Дулкыннар» Клара Булатова иҗатына багышланды

Март аенда Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә чая, җор телле, сүзгә оста һәм, гомумән, иҗатка гашыйк балалар һәм яшьләр чыгышыннан торган кабатланмас чара уза. Бүген XI Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесенә нәтиҗә ясала.
«Дулкыннар» бәйгесе Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә яшәүче сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан оештырыла. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыруны алга сөрә. Бәйге Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан быел унберенче тапкыр уздырыла.Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан кебек татарның асыл шәхесләренә, Татарстан Республикасында Тарихи мирас елына багышланып үткәрелде, дип хәбәр итә проект авторлары. Быел конкурс шагыйрә, Г.Тукай бүләге лауреаты Клара Булатова иҗатына багышлана.
Конкурста вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә түбәндәге яшь категорияләре буенча үткәрелде:
кече төркем – 1-6нче сыйныфлар;
урта яшьтәгеләр төркеме – 7-11нче сыйныфлар;
өлкән төркем – урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары.
Быел конкурска 600дән артык гариза кабул ителгән. Бәйге конкурсантларына бәяне Татарстанның Халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, республиканың атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова кебек танылган шәхесләрдән торган жюри бирде.
сылтама: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.