Логотип
Яңалыклар

Бу хәбәргә ышанасы килми...

Роберт абый вафат!... Бу хәбәргә ышанасы килми... Ничек инде Роберт абый?

Роберт абый вафат!... Бу хәбәргә ышанасы килми... Ничек инде Роберт абый? Халык шагыйре, олыларның да, балаларның да яраткан, үз шагыйре Роберт Миңнуллин бит ул!
Бу көннәрдә атна буе Роберт абый шигырьләре рухында йөрдем, журнал өчен язмамны аның җырлары дулкынында яздым... Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, дип.... Саклый мине, яклый мине әнкәйнең догалары дип ... Их, Роберт абый, инде Сөн буйларың синсез нишләр? Елашырлар инде талларың да, каеннарың да...
Әле кайчан гына "Сабантуй" журналының киләчәге турында редакциядә сөйләшеп утырган идек..
"Сөембикә"дә сезнең гаилә турында язарга уйлыйбыз дигәч, бу хәбәргә сөенгән идең...
Роберт абый, хуш... Син барыбыз өчен дә якын, кадерле булдың. Мәңге шулай яраткан кешебез булып калырсың...

                                                                                                                                                                           Эльмира ЗАКИРОВА

Укырга: http://syuyumbike.ru/news/sudby/snne-ze-kebek

http://syuyumbike.ru/index.php/news/yanalyklar/min-aman-da-kktn-yoldyz-chplim-yaki-robert-minullin-apgreyd-yasyy

http://syuyumbike.ru/news/lichnosti/yalanayak-kichm-snne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар