«Әнкәй» шигыренең дә, Сара апа Садыйкова язган җырның да язмышы,
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
Сөн суында юган иң элек.
Бишек җыры көйләп төннәр буе,
Без үскәнне көткән тилмереп.
Без биш бала үстек – бер йодырык –
Тик үсмәдек иркә кочакта.
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,
Биш кайгысы булдык кайчакта.
Без үскәндә күпме борчылулар
Күргән әнкәй гомер эчендә.
Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә.
Хәзер инде җиткән балалар без,
Кунак кына әнкәй янында.
Әниләрнең олы йөрәгенә
Изгелекнең сыйган барсы да.
Санап кына бетерерлек түгел
Әнкәйләрдән күргән изгелек.
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,
сөн суында юган иң элек.
«Әнкәй» шигыренең дә, Сара апа Садыйкова язган җырның да язмышы, Әнкәйнең үзенең язмышы кебек үк, шактый катлаулы да, четерекле дә, шул ук вакытта озын гомерле дә булып чыкты. Хикмәт шунда ки, мин ул шигырьне 1968 елны Казан университетына килеп укый башлагач ук язган идем. Студентлар белән оештырган концертларда укып йөргәнем истә. Яраталар иде, үзем дә яратып укый идем. Беренче тапкыр ул (әле архивымнан эзләп таптым) Илештә, үзем эшләп киткән «Маяк» газетасында басылып чыккан. 1969 елның 14 августында. Шигырь сигез юлга озынрак, дүрт юллык эпиграф та куйган булганмын:
Без, малайлар, бөтен игелеген
Кайтарырга тиеш анага.
Җәүһәрләр дә көннән алган нурын
Бише белән бирә яңадан!
Бик образлы итеп язарга тырышканмын икән. «Җәүһәр» дигәне Әнкәем Гөлҗәүһәргә ишарә булгандыр инде. «Бише белән» дигәне биш баланы аңлатадыр, билгеле. Соңыннан ул дүрт юлны ни өчендер төшереп калдырганмын, бераз үзгәртеп, аерым шигырь итеп калдырганмын.
Өйрәткән ул безне
Көләргә дә,
Ничек итеп «әннә» дияргә,
Уңны-сулны бутамыйча ничек
Аяк киемнәрен кияргә...
Бар булганын Әнкәй бишкә бүлгән,
Үзен генә никтер оныткан.
Авырлыктан курыкмаган Әнкәй
Безнең өчен һәрчак курыккан...
Әлеге юллар да төшеп калган, башка беркайчан да басылмаган.
«Әнкәй»нең китапларымда басыла торган хәзерге варианты беренче тапкыр 1971 елның 15 маенда «Кызыл Таң» газетасында басылып чыкты. Шунысы кызык: мин ул шигырьнең ахырына тагын дүрт юл өстәгәнмен икән. Шуңа күрә дә ул «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек» дип башлана да шул ук сүзләр белән тәмамлана. Шушы ук редакциядә ул шул ук елның 23 октябрендә «Татарстан яшьләре»ндә дә басылды. Хөрмәтлебез Сара апа Садыйкова аны нәкъ менә «Татарстан яшьләре»ндә басылганнан соң күреп кала да инде.
Сара апа, үзе дә шигырьләр язган кеше булгангадыр инде, шигырьләрне үзенә яраклаштырып үзгәрттерергә ярата иде. «Әнкәй»не дә шактый үзгәрттерде: бер өлешен алып ташлатты, тагын дүрт юл өстәтте. Нәтиҗәдә, әле җырлана торган вариант килеп чыкты. Дөрес, анда да кайбер сүзләрне һәрбер җырчы үзенчә үзгәртеп җырлый башлады. «Әнкәй» ноталары белән иң элек «Азат хатын» журналында басылып чыкты. 1977 елда «Татарстан яшьләре»ндә дә ноталары белән яңадан бер тапкыр басылды. «Әнкәйләрнең олы йөрәгенә Яхшылыкның сыйган барсы да» дигән ике юл анда ни өчендер «Әнкәйләрнең олы йөрәкләре Яхшылыкның җыйган барсын да» дип язылган иде. «Без биш бала үстек – бер йодырык» дип тә, «Без биш бала үстек Әнкәй белән» дип тә җырлыйлар. Җырласыннар гына, мин үпкәләмим...
Мин ул шигырьне «Идел» җурналына да биргән идем. Ләкин аны печеп чыгардылар. Мөхәррир «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дигән сүзләрне ошатмаган. Шуңа күрә шигырьнең беренче дүрт юлын һәм соңгы дүрт юлын бөтенләй төшереп калдырганнар иде. Кычкырып еламадым гына... Шигырьне, җырны тотып торган нәкъ әнә шул юл өчен җырыбызны радионың худсоветыннан да шактый еллар үткәрмәделәр. Янәсе, хакыйкатькә туры килми. Әхсән Баянның минем хакта язылган бер мәкаләсендә шундый юллар да бар: «Композитор Сара Садыйкова язган «Әнкәй» исемле җырның аягы җиңел булды. Робертка ул шул жанрда эшләү өчен юл ачты кебек. Хәзер дә истә әле, Татарстан радиосының сәнгать советында җитәкче иптәшләрнең берсе: «Нишләп әле баланы судан табалар, инде безне дә, зурларны да алдап буламыни?» дип, «җитди» сорау куйган иде. Могтәбәр җитәкчегә шигъри шартлылыкның табигый икәнлеген шундый ук җитдилек белән аңлатканымны хәтерлим. Әсәр фондка кертелде һәм тиз арада танылып өлгерде». Җыр, чыннан да, халык арасында бик тиз таралып китте, татар белән башкортның яраткан җырына әверелде. Яшьрәк чагымда, очрашуларга баргач, мине һәрвакыт: «Менә бу шагыйрь «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дигән җырның авторы була инде!» – дип таныштыралар иде. Шулай да дигәч, мин инде, үземнең чыгышымны, бик рәхәтләнеп, әнкәй турындагы шул шигырем белән башлап җибәрә идем. Шактый еллардан соң миңа телевидениедә баш мөхәррир булып та эшләргә туры килде. Укучылар белән очрашуларда мин «Әнкәй»нең язмышы турында сөйләгәндә уены-чыны белән шушы мисалны китерергә ярата идем. Партия җыелышларының берсендә партоешма секретаре (ул әле дә шунда эшләп йөри) торып бик җитди рәвештә: «Роберт Миңнуллин очрашуларда радиокомитетны хурлап, тәнкыйтьләп йөри икән, аңа выговор бирергә кирәк!» – дип сөйләгәнен һич кенә дә онытасым юк.
Шулай... «Әнкәй»не тәнкыйтьләүчеләр дә булды, мактаучылар да... Рәхмәт сүзләре дә күп ишеттем. Остазларым да, әдәбият галимнәре дә, минем турыда яза башласалар, сүзләрен иң элек җырга әйләнгән шушы шигыремнән башлыйлар иде. «Әнкәй» хәзер күптән инде үз язмышы белән яши. Сара апа да күптән гүр иясе, Әнкәем дә мәрхүмә булып куйды. Урыннары җәннәттә булсын! Ә җыр озын гомерле булып чыкты, әле дә яши: җырлыйлар, тыңлыйлар. Шигыренең дә, җырының да язылуына берничә елдан, Ходай кушса, ярты гасыр була икән инде... Аны ишеткән саен үземнең сөекле әнкәем Гөлҗәүһәр белән сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова күз алдыма килә, аларның икесенә дә рәхмәтләремне укыйм! Күңелләр тула, эчемнән генә, үзем дә сизмичә, шул җырны җырлый башлыйм: «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек...»
«Әнкәй» җыры, Сөннең үзе кебек, тын гына, моң гына ага да ага, агыла да агыла...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Энкэй безне Соннэн алып кайткан,Сон суында юган ин элек...-бу шундый табигый янгырый.Нигэ Соннэн алып кайткан , дип сорау урынлы тугел.
0
0
0
0
Бэйлэнэсе килгэн кеше, тик торган баганага да бэйлэнэ шул инде..... Критиклар куп, гасырларга калырдай эсэрлэр калдыручылар эз.... Тик критикларны беркем белми... Эзсез югалалар алар, жэрэхэт калдырып... Чаллы, hидая.
0
0