Әйдәгез әле, без дә Ләйсәнгә ияреп, җиңел кулдан тиз генә кабаклы чудулар әзерлик. Ышаныгыз, үзегез өчен кабакның яңача тәмен ачачаксыз.
Көзен, кабаклар өлгергәч, укучыларыбызга әлеге яшелчәдән берәр яңа рецепт тәкъдим итү журналыбызның күркәм бер традициясенә әйләнде инде. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Ләйсән Нургалиева бу юлы безне кабактан чуду пешерергә өйрәтә. Чуду – Дагстан халкының милли ризыгы. Аны төрлечә әзерлиләр. Язын – кычытканнан, җәен – кузгалактан, ә көзен, әлбәттә инде, кабактан! Ләйсән – Казан кызы, Әмир белән Әминәнең, бәләкәй Аланның әнисе. «Гаиләбез ишле, теләсәң-теләмәсәң дә оста кулинар булырга туры килә, – ди ул. – Аш-суга маһирлык татар хатын-кызларының геннарына салынгандыр инде. Мин үзем дә пешеренергә бик яратам, төрле халыкларның кухнялары белән кызыксынам. Әбием дә, әнием дә чып-чын аш-су осталары. Кайнанамнан да күп нәрсәгә өйрәнәм, без аның белән күршеләр генә, табыныбыз уртак».
Ләйсәннең мавыгуы кулинария гына түгел. Музыка мәктәбенең фортепиано сыйныфын тәмамлаган ханым өчен җыр-моң дөньясы да ят түгел. Сәяхәт итәргә, күргән-белгәннәре хакында социаль челтәрләрдә фикер алышырга да ярата ул. Аның сәхифәсе тәмле рецептларга да бай. Әйдәгез әле, без дә Ләйсәнгә ияреп, җиңел кулдан тиз генә кабаклы чудулар әзерлик. Ышаныгыз, үзегез өчен кабакның яңача тәмен ачачаксыз.
Кирәк:
(камыр өчен)
Эчлек өчен:
Эш барышы
Онны зуррак савытка илибез. Уртасын чокырлап, су, тоз, үсемлек мае салып, камыр басабыз. Камыр үзебезнең кыстыбыйга әзерләгән кебек булсын. Әзер камырны тастымал белән каплап, бераз ял иттерәбез.
Суганны вак кына турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.
Кабакны чистартып, уртача угычтан уабыз. Кул белән кыскалап, суын сыгабыз.
Чикләвекне коры табада аз гына кыздырып алабыз. Суынгач, кул белән угалап, кабыгыннан арындырабыз һәм ваклыйбыз. Аны тактага салып, уклау белән ваклавы җайлырак. Чәчелмәсен өчен, пергамент кәгазе белән капларга мөмкин.
Кабакка кыздырылган суган, вакланган чикләвек, тоз, кара һәм кызыл борычны салып, барысын бергә яхшылап катнаштырабыз.
Камырны 10–12 тигез өлешкә бүлеп, бәләкәй шарчыклар әвәлибез. Һәр шарчыкны кыстыбыйга җәйгән шикелле уклау белән түгәрәкләп җәябез.
Чудулар тигез, матур булсын өчен, җәйгән җәемне тәлинкә белән тигезләп кисәргә дә була.
Җәемнең бер як яртысына юка гына итеп эчлекне ягып, икенче яртысы белән каплыйбыз. Кырыйларын бармак бите белән баскалап ябыштырабыз. Чәнечке очы белән дә ябыштыра аласыз.
Чудуны кызган коры табага салып, ике ягын да кыздырабыз.
Кайнар чудуларны бүлмәдә торып йомшарган атланмай белән майлап, зур тәлинкәгә өя барабыз. Атланмайны эретеп тә майларга мөмкин.
Кабаклы чуду кайнар килеш тәмле. Хуш исле чәй пешереп, барысын да тизрәк табынга дәшегез. Кабак яратмыйм, дигән кеше дә битараф кала алмас бу ризыкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк