Логотип
Икенче ашлар

Имам баялды

Төрек кухнясында бик популяр булган бу ризыкны укучыларыбызга бүген Рузанна ХӘБИБУЛЛИНА әзерләп күрсәтә. Татарчага тәрҗемә итсәң, «имам һушын югалтты» дигәнне белдерә ул. Имеш, бер имамны шушы ризык белән сыйлаганнар да, һушын югалтып егылган. Шулкадәр ошаткан! Интернетта аның төрле-төрле вариантлары бар, ә Рузанна нәкъ менә классик рецепт яклы.

Театр сөючеләргә Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар исеме инде күптәннән таныш. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлауларына быел 10 ел аларның. Илназ – Азнакай егете, Урманай авылыннан. Рузанна исә Свердловск өлкәсенең Әрдә районы Әҗегол авылында туып-үскән. Саф татар авылы икән ул. Шуңа да: «Татарча болай яхшы итеп сөйләшергә ничек өйрәндең», – дип сораучыларга аның җавабы гади. Артист булу, Казанда зур сәхнәләрдә уйнау исә – аның балачак хыялы. Кечкенәдән сәхнәдән төшмәгән кыз мәктәпне тәмамлауга ике дә уйламыйча Казанга килә һәм театр училищесына укырга керә. Илназ белән икесе бер төркемдә укыйлар. Кулларында диплом гына түгел, өйләнешү таныклыгы да булган яшь артистларны 2015 елда театрның режиссеры Ринат Әюпов үзләренә чакыра. Шул көннән бирле сәхнәдә инде алар. Рузанна декрет ялларына чыгып тормый хәтта. Артист балаларының күбесенә хас традицияне дәвам итеп, уллары Сабир да, кызлары Чулпан да сәхнә артында үсә. 

Рузанна татар артисты гына түгел, татар блогеры да. Аның сәхифәсенә 26 меңнән артык кеше язылган. Яшь гаиләнең бөтен яшәеше монда – сәхнә арты да, өй, көндәлек мәшәкатьләр, кечкенә һәм зур шатлыклар... Аларның барысын да юмор белән күрсәтергә ярата Рузанна. Һәм, әлбәттә, газизләрен тәмле ризыклар белән сыйлау – күңеленә иң рәхәтлек бирә торган шөгыле. «Без сайланып тормыйбыз, барысын да яратабыз. Берәр яңарак, тәмлерәк рецепт күрсәм, һичшиксез, пешереп карарга тырышам», – ди ул. Рузаннага ияреп, без дә имамның һушын алырлык бу тәмле ризыкны әзерлик соң. 


Кирәк

  • 4 уртача зурлыктагы баклажан;
  • 3 эре помидор;
  • 1 баш суган;
  • 2-3 теш сарымсак;
  • 100 г үсемлек мае;
  • бер чәй кашыгы тоз;
  • бер чәй кашыгы шикәр комы;
  • ярты чәй кашыгы паприка;
  • бер чеметем кара борыч;
  • бер тотам петрушка;

Эш барышы
Баклажаннарны юып, сабак төбендәге яфракларын алабыз, ә сабагы үзе калсын. Яшелчә чистарта торган пычак белән кабыгын буй-буй итеп чистартабыз. Баклажанның кабыгын бөтенләй чистартсаң, формасын тотмый, ә безгә формасын югалтмавы кирәк.

Суганның кабыгын әрчеп, ярымбоҗралап турыйбыз. Сарымсакны исә пычак белән ваклыйбыз яки юка телемнәргә кисәбез. Издерергә кирәкми, алай ризыкта тәме бөтенләй тоелмаячак. 

Помидорларның төбендә аркылы ике кисем ясап, 5 минутка кайнар суга салып торабыз. Кабыгы калын булса, озаграк тотарга кирәк. Судан алгач помидорларның кабыгын салдырып, шакмаклап турыйбыз. 

Калын төпле табага үсемлек мае салып, баклажаннарны йомшарганчы кыздырабыз. Бер ягы кызаргач, икенче ягына әйләндерәбез. Мае чәчрәмәсен өчен өстен капкач белән каплап торырга була. 

Баклажаннарны тәлинкәгә күчереп, калган маенда башта суган белән сарымсакны, аннары туралган помидорларны кыздырабыз. Яратсагыз, туралган баллы һәм әче борыч та куша аласыз. 

Помидорларның суы кимегәч, тоз белән шикәр комы (помидорлар баллы булса, шикәр комын аз гына салыгыз), паприка һәм кара борыч кушабыз. Иң ахырдан гына ваклап туралган петрушканы өстәп, уттан алабыз.

Баклажаннарның эчен ярып (төбенә кадәр кисеп чыгарырга кирәкми), кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз. Форма төбенә 2 аш кашыгы су тамызып, 20–30 минутка 180 градуслы мичкә куябыз. Имам баялдылар әзер!


 

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар