Исегезгә төшерегез әле, сезнең ничә тапкыр кеше серләрен яисә башкалар турында гайбәт сөйләгәнегез бар? Гаебегезне таныйсызмы? Әйдәгез әле тикшереп карыйк, сез — гайбәтчеме?
– Берәр вакыт лифтта чит кешеләрнең сөйләшүен тыңлашып, үз катыгызны узып киткәнегез бармы?
– Нинди дә булса яңа хәбәр ишетү нияте белән урамда танышыгызны очратуга өметләнәсезме?
– Күршегезнең ничек, нәрсә киенеп йөрүе турында кемгә дә булса сөйлисезме?
– Яңа гына ишеткән серне кемдер белән уртаклашу өчен телегез кычытып торамы?
– Сез Ләйләгә Наиләнең суыткычында нәрсә барын сөйлисезме?
– Дустыгызның гадәтләрен кем белән булса да тикшереп сөйләшәсезме?
– Телефоннан сөйләшкәндә сөйләр сүзегез бетеп
туктагач, үзегездә канәгатьсезлек сизәсезме?
– Нинди дә булса кичәдә иптәш кызыгызның сезнең күлмәкне киеп килүен сиздертер идегезме?
– Әгәр дә кибеттә сезнең танышыгыз зур сумма түләсә, башка танышларыгызга бу турыда сөйләр идегезме?
– Күрше хатынның бандаж киеп йөрүе турында башкаларга сөйләр идегезме?
– Кешенең хуҗалык сумкасында нәрсә барлыгы сезне кызыксындырамы?
– Әгәр дә сез иптәш кызыгызның егетен башка бер кыз белән очратсагыз, бу яңалыкны башка танышларыгыз белән уртаклашыр идегезме?
– Нинди дә булса кунакта барысыннан да күбрәк сөйләшүегезне сизәсезме?
– Сезгә кемнең дә булса, телең озын, дип әйткәне бармы?
– Танышларыгыз фатирындагы тәртипсезлек, шакшылык турында |кемгә дә булса әйткәнегез бармы?
Тест нәтиҗәләре:
– һәр «Әйе» җавабы бер очко булып санала.
– 0 дән 5 кә – сез гайбәт сөйләүче түгел (дөреслек өчен артык яхшы булу түгелме).
– 6 дан 10 га – гайбәт сатуга намусыгыз каршы килә.
– 11 дән 15 кә – сез башлангыч гайбәт сөйләүче.
16 дан 30 га – сез баш гайбәтче (дусларыгыз һәм туганнарыгыз турында бәйнә-бәйнә сөйләргә әзерсез, шуның өчен сез һәрвакыт теләп алынган кунак).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Гайбэдче - Гомере буе айбэтче булып кала , ул Анны канына , анына сенгэн , Кырып юсанда бетэчэк тугел ,,,
0
0