Логотип
Театр

Тинчуринлылар хыяллары артыннан барырга чыкты

Тарихи вакыйга: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 38 елдан соң кабат камаллылардан калган бинага күченеп, яңа тарихын башлап җибәрде. Һәм ул бу чорны яңа сулыш дип атады. Яңа бина гына түгел, труппаны яшь, амбициоз популяр режиссер Айдар Җаббаров җитәкли башлады. Бу – үзе үк хыял. Тагын бер хыяллары, мөгаен, татар мохите уртасында утырган бинада татар дөньясында беренче номерлы театр булу. Моның өчен бөтен шартлар бар кебек. Тинчуриннар шул хыялларына җырлап-биеп барырга чыкты. Беренче премьераларының нәкъ менә «Хыял артыннан» дип аталуының ишарәсе дә шуңа түгел микән?


Премьера өч көн буе гөрләп узды. Тинчурин яңа сулышын кассовый спектакльдән башлап җибәрде. Хәзерге заман өчен бу иң беренче шарт. Тук тамаклы баш кына югары хыяллар турында уйлый ала. «Хыял артыннан» спектакле махсус тинчуринлылар өчен язылган пьеса түгел. Аны 2023 елда Мәскәүдә Татарстан көннәре өчен Резеда Гобәева яза, ә Айдар Җаббаров сәхнәләштерә. Багажында булган әлеге мюзиклны зурайтып, камилләштереп Тинчурин театры тамашачысы игътибарына тәкъдим итә режиссер. Мәгънәсе буенча тирән-тирән спектакльләр чыгарып, иң затлы театр тамашачысының яратуын яулаган Айдар Җаббаров өчен бераз сәеррәк тә кебек. Әмма Камалда куйган «Ситса туе»ның никадәр ажиотаж белән барганын күреп торган режиссер анализламый калмагандыр: бүген тамашачы җырлы-биюле (ә җырлар татар эстрадасыннан һәркемгә таныш булырга тиеш) спектакльләргә мөкиббән. Болай да стресс дөньясында яшәгән халык, театрга килеп тә «йөрәк бетереп» утырырга теләми. Аның ял итәсе килә. Әмма ул спектакль авыл клубында уйналганнарга да охшарга тиеш түгел, чөнки Казан тамашачысы бик нәзберек иркә. Затлылыгы да юк түгел.


«Хыял артыннан» – чын-чынлап ял иттерә торган спектакль. Бернәрсә турында уйламыйча, рәхәтләнеп җыр тыңлап, хәтта кушылып җырлап, актерлар уенын, режиссер алымнарын карап, сәхнәдә барган романтикага төренеп утыра торган сәхнә әсәре. Хыялый спектакль. Галәм якынайган 60 нчы еллар хакындагы спектакль хыялларсыз була да алмый.


Төп герой Хәйдәр дә хыялый егет. Апасы белән тулай торак бүлмәсендә яши, төзелештә эшли, ә үзе йолдызлар белән җенләнә. Гагарин белән күрешәсе килә. Бу аның иң зур хыялы. Хыялый егетнең дуслары да үзе кебек. Алар бергәләп «Балкыш» ансамбле төзегән. Хәйдәрнең зур хыялына тагын бер хыял килеп кушыла. Казанда танышкан Мәскәүдән килгән булачак рәссам кыз Чулпанны табу. Кыз белән егетнең беренче күрүдә үк бер-берсенә гашыйк булуы – мәхәббәттә романтиканың иң зур ноктасы, миңа калса. Җитмәсә, беренче очрашулар, күктәге йолдызны күзәтүләр, җәйге җылы яңгы астында йөрүләр... Кыз Мәскәүгә киткәндә язып биргән адресын Хәйдәр чалбар кесәсенә сала. Ә икенче көнне иртән торуына апасы адрес салынган чалбарны юып куя. Хәйдәр Чулпанны эзләп башкалага да барып кайта. Аннан барыбер очрашу җае табыла. Хыяллар чынга аша. Хәйдәрнең зур хыялы да чынга аша аңа ниһаять Гагарин үзе шалтыратып, кунакка чакыра. Замана технологиясе – ясалма интеллект Гагаринны «сөйләштерергә» (хәтта татарча да) ярдәм итә. 


Хыяллар артыннан барырга, бирешмәскә кирәк, алар чынга ашачак дигән фикер – яңалык түгел, әлбәттә. Әмма мюзиклны яраткан совет киносын караган кебек, рәхәтләнеп карап утырасың. Кайбер урыннарында ул чынлап та романтик совет киноларына аваздаш. Мюзиклның нигезен тәшкил иткән җырлар сайланышы – аерым бер сәнгать. Хәтта мизансценалар алдыннан да шул минутта мәгънәсенә туры килгән җыр куплетлары җырлана. «Идел буе каеннары», «Ак чәчәкләр», «Эзләдем, бәгырем, сине» җырларын бер татар тамашачысы да тыныч кына тыңлый алмыйдыр ул. Мюзиклда биюләрне «Дорога из города» төркеме җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар куйган. Оста биючеләргә карап, ирексездән, әллә Баһаветдиновлар биючеләрне дә үз төркеменнән алып килде микән, дип уйлап куясың. Ә Ильяс Камал җитәкчелегендәге  Тинчурин театры оркестрының  мюзикл буе сәхнәдә булуы аңа  затлылык өстәде. Тере тавыш, оркестр – ул һәрвакыт отышлы!


Аңлавымча, спектакльдә Тинчурин театры труппасының барлык җырлый белгән артистлары катнашкан. Массовка өчен Казан театр училищесы студентларын чакырганнар. Зифа гәүдәле яшьләрдән генә торган сәхнәгә карап утыруы да күңелле инде. Ни дисәң дә, сәхнә яшьлекне ярата. Миңа хәтта рольләрдә уйнаган артистлар да яшәреп киткән кебек тоелды. Хәйдәр белән Чулпанны, әлбәттә инде, театрның иң матур театраль гаиләсе генә түгел, иң талантлы актерлары – Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов уйнады. Алар тандемы – мәхәббәт. Яратулы карашлардан гына тора торган пар. Дөрес, Артемны мюзикл Мәскәүдә куелган чакта төп рольне уйнаган җырчы Илгиз Мөхетдинов башкара. Димәк, режиссер труппада башка Хәйдәрне тапмаган. 


Хәйдәрнең дусларын Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин уйный. Сәхнәдә үзен моңа кадәр әллә ни күрсәтә алмаган Булатны режиссер чын-чынлап ачкан. Тагын бер-ике шундый спектакль һәм Булат Зиннәтуллин бөтенләй ачылып китәр кебек. Мюзиклда режиссерның «могҗизалы кулы кагылып» – искиткеч истә калырлык образ тудырып, йолдызлы сәгатен тоткан актер – Рамиль Минханов. Чынлап кына әйткәндә, аның моңа кадәрге рольләре истә дә калмаган. Ә менә мюзиклдагы элекке хәрби булган мыеклы прорабы, «едрить-кудрить» дип сөйләшүләре озакка истә калыр. Тамашачылар яратты аның образын. Әминә ролен уйнаган Зөлфия Вәлиева белән дуэт та иң күп алкышлар җыйгандыр, мөгаен. Актерның бәхете режиссердан булуның ачык мисалы иде Рамил Минханов роле. Айдар Җаббаров иренмичә театрдагы һәр актер белән шулай эшләсә, актер хөрмәт итеп режиссерны тыңласа, труппа бөтенләй яңа яктан ачылырга мөмкин. Әмма моның өчен, мюзиклда әйтелгәнчә, бик күп тир түгәргә кирәк.


Миңа калса, театрга кереп китәр өчен, режиссерның уңышлы премьерасы булды. Режиссер Җаббаров фишкалары булган тинчуриннарча сәхнә әсәре. Ничек кенә яңалыкка омтылсаң да, тамырларны, традицияләрне онытып бетермәү хәерле. Алайса тинчуриннарны яраткан сизгер тамашачы шундук сизеп алачак һәм гафу да итмәскә мөмкии. Ә тинчуриннарга хыял артыннан барыр өчен нәкъ менә тамашачы кирәк. 

Фотолар: Тинчурин театры матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар