Логотип
Театр

Тинчурин театрында – «Отелло»: эчтәге шайтаныбыз нинди?

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең «Яңа сулыш» дип аталган сезонында соңгы куелышын тамашачыга тәкъдим итте. «Отелло» – бу сезонда чыккан тугызынчы һәм, әйтергә кирәк, иң көчле премьера булды. Классик шедеврга яңа сулыш өртелгән, яңа мәгънәләр, яңа акцентлар куелган. Тамашачыга ул «мәхәббәт һәм тугрылык турында спектакль» буларак тәкъдим ителә. Әмма аңа салынган мәгънәләр, ай-һай, катлаулы. Катлы-катлы, тагын-тагын барып карыйсы килә торган спектакль ул.

Дөресен генә әйткәндә, «Отелло» премьерасы зур дулкынлану белән көтелде. Мәскәүдәге «Гамлет» спектакле тирәсендә купкан шау-шу да моңа этәргеч булгандыр, бәлки. Форма белән онытылып китеп, мәгънәне кеше аңламаслык хәлгә китермәсләрме дигән шикләнү дә шәхсән миндә бар иде.

Уильям Шекспирның XVII гасырда язылган бу трагедиясен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әсәр –  көнче полководец Отеллоның яшь хатыны Дездемонаны тарткалашып буып үтерүе һәм аның гаепсез булуын белгәч, үз-үзенә кул салуы турында. Мәхәббәт, хыянәт, бер карасаң, баналь сюжет, хәзергечә әйтсәк, гаилә золымы турында. Әмма режиссерның әсәрне ничек күрүе, үзенчә укуы йөзләрчә тапкыр куелган спектакльне яңа үрләргә алып менә ала. Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаров чакыруы буенча килгән, Санкт-Петербургның Ленсовет театры актеры һәм режиссеры Александр Крымов моңа, һичшиксез, ирешкән.

Спектакль һич тә мәхәббәт белән хыянәт турында гына түгел. Мөгаен, ул күбрәк явызлык һәм кешелекнең роле турындадыр. Явызлыкның төп сыйфатлары – кара көнчелек һәм үч алу теләге. Менә шулар кешене юкка чыгара, фаҗигагә китерә. Һәм явызлык уенга керә икән, ул бернинди хәерхаһлыкны, астыртынлыкны белмәгән, бәллүр кебек сафлыкны берсүзсез җиңә. Һәм бик куркыныч рәвештә җиңә. Явызлыкны һәрвакыт яхшылык җиңә дигән принцип белән яшәгән кайбер тамашачылар өчен, бу үзенә күрә, бомбага әйләнде. Отеллоның Дездемонаны буып үтергән чагында (ә ул сәхнәдә шундый дәвамлы һәм җентекле бирелгән), бармаклар йодрыкка йомарланып, торып басып: «Тукта, җитте!» – дип аваз ярасы килә. Әмма кычкыра алмыйсың, чөнки син – тамашачы. Хәер, тормышта да шулай бит. Дөнья, тормыш әнә шуның белән дә абсурд түгелме икән әле?

Спектакль «Отелло» дип аталса да, минем өчен бу куелышта төп герой Отеллоның ярдәмчесе Яго булды. Яго – спектакльдәге төп антагонист, явызлык манипуляторы. Ул хатынын Отелло белән аңа хыянәт иткән дип шикләнә. Нәкъ менә ул, явыз уйларын арканлый алмыйча, күңелендә Отеллога карата мәңге сүнмәс үч тойгысы йөртә. Шуның өчен полководецның хатынын үтерттереп, аның сафлыкка, тугрылыкка булган ышанычын бөтенләйгә бетерергә омтыла. Мәкерле планын кора-кора, Отеллоны менә шушы җинаятькә таба алып барып җиткерә. Шуңа күрә аны курчаклар уйнатучы (кукловод) дип атарга да булыр иде. Спектакльдә моңа акцент ясалган аерым күренеш тә бар.

Җир йөзендә явыз уйлардан беркем дә хали түгел. Кеше ул уйларын җиңеп яши. Һәркемнең үз шайтаны бар. Менә шул шайтанны күрәсе килгәннәр «Отелло»га бара ала. Яго – шайтан. Эчебездә оялаган җыелма шайтан образы итеп кабул иттем мин аны. Ул  –   ямьсез, котсыз, тәкәббер, әмма горур итеп атлап йөри алмый, бөкрерәк, чөнки. Ул – куркак җан. Күзгә бәреп әйтә алмыйча, итәк астыннан ут йөртүче. Яго ролендәге Артем Пискунов моны искиткеч дәрәҗәдә башкара. Аны хәтта Волан-де-Морт дип тә атарга була. Ә татар тамашачысы, тамаша тәмам булып, залдан чыкканда аңа карата: «сволочь», «козел», «җирбит», «ужас-ужас», – дип нәфрәтләнде. Артем Пискунов үзенә бик күп ләгънәтләр җыйды. Димәк, актер үз эшен тулаем йөз процентка яхшы башкарган. Намуслы булып кыланучыларның күбесендә намус юклыгын, явыз уйларны җигеп, теләсә кемне, хәтта хәрбиләр белән җитәкчелек иткән полководецны да җиңеп булуын күрсәттеләр бу спектакльдә.


Көнчелек белән авыру Отеллоны Зөлфәт Закиров башкарды. Бу роль быелгы сезонда аның икенче баш роле. Яраткан җан да, көнчелек агуы белән агуланган авыру да ул. Спектакльдән соң журналистлар белән җыелышып аралашканда: «Бу рольне уйнаганда Ершов яисә Волков урамындагы хастаханәгә (психоневрология диспансеры – авт.) китеп бару куркынычы да бар иде», – диде ул. Көнчелек утында янып, яраткан хатынын буа башлау эпизодын күрсәткәндә, миңа калса, бөтен зал сулаудан туктаган булгандыр. Рольгә кереп китеп, әллә чынлап торып буа инде дигән шикле уйлар да сызылып үтте баштан. Югары эмоцияләр тәэсирендә үз-үзеңне кулга алып калыр өчен дә зур көч кирәктер, мөгаен. Моны сәхнәдә уйнаган актер үзе генә аңлыйдыр.

Спектакль турында сөйләгәндә, «Театрда Зәринә Сафина булмаса, бу куелыш бу кадәр яңгыраш алмас иде» дигән фикер дә яңгырады. Моның белән килешми мөмкин түгел. Зәринә – Тинчурин театрындагы иң самими, чибәр, бәллүргә тиң актриса. Сафлыкны гәүдәләндергән Дездемона роле аңа бик тә туры килә. Мин Дездемона образын аның «Кечкенә Мирза» спектаклендәге Мирза роле белән бераз аваздаш дип тә таптым. Сафлык – уалырга гына торган бәллүрдәй нәфис шул ул, шуңа да мәкерлек аны тиз җиңә. Әмма шайтансыз кеше юктыр ул...
Тагын күңелгә бик тә кереп калган детальләр: сценография (сәхнәдә һава күп, артык детальләр юк. Бик күп кызыл ут: кан, явызлык, сугыш. Асты өскә килеп эленеп торган агач спектакльнең төп мәгънәсен белдерә: тормыш – абсурд), музыка һәм биюләр.

Режиссер әйтергә теләгәнне нәкъ менә пластика һәм биюләр аша җиткергән. Бию ярдәмендә спектакльнең куәтле энергетикасы тудырылган. Әбиләр бу биюләрне күрсә, «җен туе» дип әйтер иде, мөгаен. Әмма бу – эстетикалы җен туе. Сафлык кабере өстендә биегән явызлыкның бәйрәм итүе. Монда үзенә күрә бер ләззәт тә, хайвани хис тә тоела. Күпләр менә шушы биюләрне карар өчен дә театрга кабат килер әле, мөгаен. Бу урында Монтано ролен уйнаган Илнур Байназаров турында әйтми китү мөмкин түгел. Һәрвакыт җитди, хәтта бераз усал булып тоелган актер матур итеп кенә җырламый, ә «аһ» итәрлек итеп, дәртле итеп бии дә икән! «Кайфушник» та була белә икән.


Тинчуринның «Отелло»сы минем өчен социаль спектакль булды. Ул өй золымы, хатын-кызлар хокукы проблемасын да күтәрде. Эмилия ролендә уйнаган Резедә Сәлахова монологын тыңлаганда, феминисткаларның гына түгел, хыянәтләре белән җанына тигән ир хатыннарының да «Долой хыянәтче ирләрне!» яисә «Хәзер мин сиңа күрсәтәм!» дип торып кычкырасы килгәндер.

Спектакльдә шәхсән үзем бүгенге сәяси вазгыятькә дә, илне шаулаткан «голая вечеринка»га да ишарәләр күрдем. Фантазиягә, уйларга җирлек бик күп. Спектакль шомлы. Әмма ул – эстетик шом. Җан авазы белән кычкырып сөйләшүләр, көч куллану, канкоеш. Шайтан идарә иткән җирдә башкача була да алмыйдыр: явызлык, караңгылык, сугыш, кан һәм үлем... Спектакль чор турында гына түгел, ә мәңгелек кыйммәтләр турында да... Ә явызлык ул, кызганыч, мәңгелек...


Фото: Тинчурин театрының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар