Логотип
Язмыш

​Иясез шатлык-4

Бу тарихның очы-кырые күренми дә шикелле. Алсу тормышы көтелмәгән вакыйгаларга, яңа очрашуларга, җете төсләргә гаҗәп бай булып чыкты. Нәрсә бу, язмыш бүләгеме?

Башы: 
1 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk
2 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-2
3 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-3


Бу тарихның очы-кырые күренми дә шикелле. Алсу тормышы көтелмәгән вакыйгаларга, яңа очрашуларга, җете төсләргә гаҗәп бай булып чыкты. Нәрсә бу, язмыш бүләгеме?

 

Сәйяр

Вакыт җил кебек оча икән! Китәр көннәр якынлашкан саен, Алсу үзе дә аңламастай бер халәткә кереп чумды. Авыр булачак инде аерылышулар. Әнисе тагын елап калачак. Әтисе, эчендәге сагышны йотып, юри шаярткан булыр. Әмир сиздермәскә тырышыр. Алсу, шуларны уйлап, куырылып куйды: кадерле кешеләреңнең йөрәген телгәлә инде! 

Тагын... Сәйяр дә бар бит әле бу дөньяда! Юк, араларында әллә нәрсә юк ла. Әмма киң күңеллелеге, сүзгә кесәгә кермәве, теләсә кайда үзен иркен тотуы белән күпләр күңеленә хуш килә торган егет ул. Технология университетын тәмамлаган. Үз бизнесы бар. Командировкаларга да чыгып китә. Әле Әлмәткә, әле Уфага, әле Сургутка. Алсу аңлап-төшенеп тә бетерми аның эшен. Бизнес икән – бизнес. Төбенә тоз коеп төпченә торганнарданмы соң инде ул?! Булмаганны!

Сәйяр – аның нәкъ капма-каршысы. Әллә ниләр сораштыра, аңлата, көлдерә. Бармаган җире, белмәгән-аралашмаган кешесе, укымаган китабы, карамаган киносы юк бугай. Дуслары да шактый. Беркөн бергә-ләп Аккош күленә чаңгы шуарга бардылар. Без – бер команда, дип, Регина, Азат, Ләйсән, Тимур, Русланнар белән таныштырды Сәйяр. Бик креатив егетләр, кызлар. Ачыклар, шаяннар. Алсуны да шундук үз иттеләр. 

Көлешә-көлешә таудан выжылдап төшеп китүләр, күз камашырлык аклык, кояш нурларында энҗе кебек ялтыраган карлар... Рәхәттән баш әйләнә! Алсу матур итеп томырылып түбәнгә очмакчы иде дә... Ялгыш бер хәрәкәте аркасында мәтәлеп, чырыйлап кычкыра-кычкыра көрткә тәгәрәде. Куркудан күзлә­рен чытырдатып йомган иде, егетләр күтәреп диярлек торгызып бастырдылар, өсләрен кактылар, «У-у-у, нинди шәп кадр!» – дип, фотога да төшереп алдылар. Гасмик, Андораларга күрсәтәсе иде бу гүзәллекне! Кар көртләренә төртеп аударасы иде шуларны! Менә нинди була ул чын адреналин!

Алсу, егылганына уңайсызлангандай, оялчан гына елмаеп куйды, карлы бияләйләрен селеккәләп алды. Ну бу Сәйярне! Алсуның нәзакәтле хәрәкәтләрен йота барды да:
– Алсу, син бик нәзберек кыз, тикмәгә генә икенче исемең НАЗ түгел икән шул! – дип, кызны тагын кызартты. 
Уф! Үләм! Нинди Наз инде?! М-мм... Карале, егетнең тел төбе Нуриева Алсу Зөлфәтовнага ишарә бит! Наз! Кызык. Ә үзе соң?

Сәйяр, кызның уйларын укыгандай, артистланып, кулын сузды:
– Сафин Сәйяр Сәгыйрь улы!
Алсу да, мәгънә чыгармакчы булып, «Эс-эс-эс...» дип тел чарлап тора иде, егет: «Юк инде, «СС» түгел, мин – СССР», – дип көлдерде.
 Шулай итеп, үзләре генә белгән шифр барлыкка килде. Башкалар, фотога төшү белән мавыгып, бу эзоп телен аңламый да калды бугай.

Беркөнне Әмир белән Сәйяр Алсуны кыстапмы-кыстап хоккейга әйдәкләделәр. «Бүген хәлиткеч матч! «Ак барс» Мәскәү «Динамо»сы белән уйный! Җыен тизрәк!» – дип, тыз-быз йөгерешәләр. О-о! 
Ул көн! Ул киеренкелек! «Татнефть-Арена»дагы фанатларны күрсәң! «Ак барс»ның аерылгысыз атрибуты – әләмнәр, шарфлар болгыйлар. Трибуна улап-гүләп тора. Бар да эйфория хәлендә. Аһ! Егетләр, молодцы! Шәп-шәп! Озакка сузылган плей-оффлар тагын!.. Овертайм, буллитлар... 
– Әйдә, әйдә, Стэплтон!
– Пе-со-нен!!!

Ни тыныч Алсу да бер урында гына утырып тора алмый башлады. Әле абыйсының, әле Сәйярнең кулын чытырдатып кыса. Безнекеләр капкасына керсә, бөтен трибуналар «Ву-уу!» дип уфтана. Боз сарае умарта оясыдай гөжли. Бертуктаусыз Бурмистров, Петров, Медведев фамилияләрен кычкыралар. Безнекеләр – инде өмет калмаганда да, сюрпризлар ясарга сәләтле.
– Го-о-о-л! Морозов! Исәп – 2:1!
 

Казандагы шушы кадерле кичләр өчен дә рәхмәт сиңа, Сәйяр! Күкнең җиденче катына күтәрдең!


Комментаторның сүзләре шартлап ярылды. Ур-ра! Без – җиңдек! Шатлыгы эченә сыймаган Сәйяр Алсу-ның битеннән үбеп алды. Әмирнең авызы колакта. Кочаклашулар, котлашулар, трибуналар: «Ак барс – чемпион!» – дип дулкын җибәрә һәм үрле-кырлы сикерә. Шуның кадәр драйв! Ярый әле барган Алсу! Юкса мондый бәхеттән мәхрүм калачак иде. Ә Сәйяр... Ул, мөгаен, эйфория хәлендә генә үбеп алгандыр. Ярар соң. Анысына да риза.
Егет, тавышына серлелек өстәп, кызга хәбәр сала:
– СССР сине иртәгә театрга чакыра!

Алсу көлеп җибәрде:
– Наз риза!

Кара, болай өченче заттан сөйләшү җиңелрәк тә икән бит! Уен-көлкегә борып җибәрәсең. Гашыйк булуың бик сизелми. 

...Яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов Разил Вәлиевнең «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» комедиясен куйган! Кызык шундый! 
Ул җырлары! Ул музыкасы! Яшьлек, романтика! Алсу үзен Зөһрә урынына куеп утырды. Җырлары ла җырлары! Түгелергә торган күңелен айкап-чайпалдырып, йөрәген әллә нишләтте.
Тагын бер ел иңләп узды
Язмышым урамнарын.
Кайгыларны адаштыра
Яңа ел бураннары... 
Әйе шул, тагын бер ел узып китте!.. 
Ә бу вальска Алсуның өмет-хыяллары сыйган да беткән инде: 
Очып килдем синең янга
Яшьлегем пар канатында,
Сагышларны таратырга,
Мәңгегә яратырга,
Мәңгегә яратырга...


 Яратасы, яраттырасы килә. Дубайга да шушы нотада очасы булыр. Тик Сәйяр генә озатып калмаячак. Ул Алсудан да алданрак китәчәк. Командировкага. Хәер, кыз артыгын өмет тә итми иде инде. Кем инде ул аның өчен?! Абыйсының дусты, бары шул гына. 
 

Кайчагында ул, юмалап, бәясе төшерелгән берәр крем йә лосьон ише әйбер тоттырган була Лиляга.

 

«Син бит мөселман түгел!»

Дубай. Монда тормыш үзенчә кайный. Хәзер алар фатирда өчәү. Гасмик белән Алсу янына Барбаросса планнары корырга әвәс Лиля да күчеп килде. Баласы әлегә Молдовада, әнисе карый. Ләкин тиздән, бик тиздән нәни улын бирегә китертергә хыяллана. Туганнан туган апасы бала караучы булып килмәкче, ди. Бар икән әле күрәселәр! 

Ире Омар тулай торакта яшәп ята. Кунак егет кебек килеп-китеп йөри. Гаиләсен кайгыртканы, баласына дип акча биргәне булмаса да, тамагын туйдырып китәргә оста. Килгән саен талаш, ызгыш. Йә Хода! Берсен берсе уздырып, көн саен кычкырыша бит болар! Гарәп белән молдован инглизчә ут ягып талаша. «Исәнме!» урынына «Нигә мондый кием кидең?!» «Итәгең кыска!» Юк, Алсу мәңге болай кычкыра алмас, үзенә дә кычкырттырмас иде. 
Ул мондыйны күреп үсмәгән. Әтисенең әнисенә юри дә тавыш күтәргәне юк. Ипле-җайлы, күз карашыннан ук бер-берсен аңлый торган мохиттә үсте ул. 
Кара, Омар нәрсә дип бәйләнә! «Син унынчы яртыда эштән кайтырга тиеш, инде унбиш минуттан ун тула! Кайда, кем белән йөрисең?!»
Лиля аклана-аклана отчет бирә:
– Мин кайту белән душка кердем.
Тегесенең үз туксаны – туксан:
– Һәм мин шуңа ышанырга тиешме?!

Үләм! Кем дип белә ул үзен! Хатыны янына килеп сыйланып китә, булышу турында уйлап та карамый! Баласына да ни бүләк, ни акча биргәне юк. Һай, рәхәт яши. Өйләнгәндә калым түлисе булмады. Ә ул калым дигәннәре фатирлар, машиналар, алтыннар белән үлчәнә. Тиешле капитал туп-ларга бөтен гомере дә җитмәс иде. Шундый саран үзе! Беркөн озак сатылмый ятудан ямьшәеп беткән хәчтерүш бер йомшак уенчык күтәреп кергән. Әллә ишәк, әллә пони шунда – аерып та булмый. Гасмик белән Алсу, пырхылдап җибәрүдән чак тыелып, кухняга шылдылар һәм бу икенең тетмәсен тетеп аттылар. Лиляны – ачык авызлыкта, тегесен плюшкинлыкта гаепләделәр. Йә, Лиляга ник кирәк ул изелеп беткән уенчык?! Җыен чүп-чар ташый бит, адәм көлкесе! Ни зәвык, ни егетлек юк үзендә! Бичара Лиля! Ир дигән кешедән эләкмәгәч, үзенә үзе бүләк ясады: булган акчаларын җыештырып, бриллиант кашлы йөзек сатып алды. «Чын гарәп хатыны булдың инде хәзер», – дип шаяртып үртәде өйдәш дуслары.

Бала килгәч, хәлләр булыр әле. Кая инде ул декрет яллары! Бәләкәчне ашатасы, киендерәсе бар. Бердәнбер юаныч – бала караучыга түләргә туры килмәячәк: Кишиневтан әнисенең сеңлесе килергә ризалашкан, ди.
– Ә әтисе?! Әтисе акча эшләсен, син бала белән утыр! – дип, кызлар өйрәтә башлаган иде, Лиля кул гына селтәде.
– Әйттем. Сездә бит ирләр гаиләсен карар, балаларын үстерер өчен акча таба, ә хатыннар беркайда да эшләми, әйдә, мин дә бала белән өйдә утырам, сездә бит тәртипләр дә шундый, дидем... Ишетергә дә теләмәде. Син мөселман түгел бит, дип кенә җибәрде!

Менә сиңа мә! Кызлар башта телсез калды. 
Тик Гасмик шундук ярсып чыкты, аһ, тотып ярырга, дип, кыдрачланды. Алсу үзенчә нәтиҗә ясады. Мисырдан эш эзләп килгән гарәптән ни көтәсең тагын?! Ак тәнле кызлар күрсәләр, селәгәйләрен агызып, күзләрен майландырып йөриләр. Оятсыз карашлары белән бөтен гәүдәңне капшап чыгалар. Үзләре саран, үзләре ялкау, үзләре көнче, үзләре хәйләкәр... Өстәвенә, тәкәббер һәм гайбәтче дә әле алар! Алсу гарәпләрне тасвирларлык шулкадәр күп эпитетлар таба алуына үзе дә шаккатты. Фу, котсызлар, дип куйды ул, җирәнеп.
– Мин синең урында булсаммы? – Гасмик һаман тынычлана алмый иде, – ул йомшак уенчыгын томырып, күптән артына типкәләп чыгарып җибәрер идем инде!
– Аерылышырга рөхсәт бирми бит, – дип аклана Лиля. – Йә үземә кул салам, йә сиңа рәхәт тормыш күрсәтмим, тынычта калдырмаячакмын барыбер, ди.
– Куркыта гына ул!
– Аларныкын белмәссең...

Менә газап! Лиля яратмый да, котыла да алмый. Әйтерсең, чыгып булмастай лабиринт эчендә калган. Гомер буе шулай яшәсәң... Коточкыч бит бу! 
Ул әле Таһирны, әле Сәетне, әле Сәйярне шул Омар урынына куеп карады. Юк, берсе дә аның кебек була алмас иде. Алсу үзеннән көләргә юл куймас иде! Беркайчан да!
 

 

Таро ни сөйли?

Эсселек, кара гарәпләр, бәләкәй буйлы, чуендай кара индуслар (азыкларына чамасыз итеп авызны өтә торган зәһәр тәмләткечләр, карри кушып ашаганга сасы ис килә үзләреннән), акрын кыймылдаучы филиппиннар, озын көннәр буена сузылган аяк өстендәге эш... Көн дә шул бер үк картина. Алсуга ул көннәр монотон киноны хәтерләтә башлады. Ахыры булырмы бер, юкмы? Их, менә хәзер очып кына өйгә кайтып төшәргә иде дә, бала чактагы кебек, әти-әнисенә иркәләнеп йөрергә иде! Гарәп Әмирлекләренә дә, кайчандыр бергәләп Венгриягә, Төркиягә, Мисырга, Финляндиягә барган сыман, турист кына булып барып кайтырга иде!.. Ак күбәләк карлар, чекрәеп торган йолдызлы төнге авыл күге, чаңгылары, кышкы туны сагындырып куйды. 
Ә Гасмик, син хәзергә беркая китмисең моннан, карталар шулай күрсәтә, ди. Таро картасы буенча язмыш юрамакчы. Багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә... Тагын әле карталарга ышануны, киләчәгеңә карауны гөнаһ дип тә әйтәләр бугай. Хәерлегә булсын.

Эче пошып йөргәнен Гасмик-Ясмин күреп, сизеп тора бит. «Карталар алдамый бервакытта да, – дип тынычландыра ул. – Космостан һәм җирдән көч килә, аңа һава энергиясе кушылган. Туры килү-килмәү дөрес укудан тора бары. Әгәр мин әйткәннәр бик туры килмәсә, нәрсәнедер дөрес укый белмәгәнмен, димәк. Кайбер мөһим әйберләрне 
күз уңыннан ычкындырганмын дигән сүз...»

Алсу, аякларын бөкләп, ковролинга, Гасмик каршына килеп утырды. Тегесе дә идәнгә чүкте.
– Язмый торган сул кулың белән колоданы этеп җибәр дә, өчкә аер, әйдә, – дип өйрәтергә кереште. 
Алсу бер карусыз ул әйткәннәрне үтәп барды.
– Эштә арыгансың. Проблемаларың бар...

Тып-тын. Монда аеруча тыныч булырга кирәк. Таро сорауларга җавап табарга, икеле-микеле уйларны җиңәргә булыша, төрле кыен хәлләрдән чыгу юлларын күрсәтә. Әнә, багучы Гасмикның тавышы каяндыр ерактан тонык кына яңгырап ишетелә. Алсуның күз алдыннан бәйләнчек менеджер – усал румын хатыны һавалы кыяфәттә узып киткәндәй булды. Тукта, Алсу салкын тидереп эшкә чыкмагач, шул бит инде, авырганына ышанмыйча, ялганчылыкта гаепләп, кудыртам дип янаган иде. Көне буе бас-кан килеш эшләп аяклары авырту да кәефен кырды. Аннары бернинди үсеш, күтәрелеш күренми һаман. Бер урында таптану... Тизрәк ычкынырга кирәк моннан, тизрәк! Башка эшне эзләргә. Тик кая барырга соң? Талпынып карарга да, Россиягә үк кайтып китәргәме инде? Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булсаңчы дип, 15-20 меңлек эш килеп чыкса, сөенеп шунда урнашыргамы? Тик солтан булырга, һай, бик ерак шул әле. Чит илгә эшкә чыгып китүнең сере дә шул акча аз түләүдән бит инде! Югары белемең бар ни дә, юк ни. Ипотека дип хыялланып, гомер буе квадрат метрлар санап көн күрергәме? Үз куышың, машинаң булсын иде ул! Әнә, кайбер кызлар миллион сумлык машиналарда гына җилдерә. Киемнәре – брендлы бутиклардан. Нинди хезмәт хакы ала икән ул гүзәлкәйләр?

Таро картасында король, валет, тузлар юк. 
Анда кояш, ай, телгәләнгән йөрәк, хатын-кызлар, ир-атлар... Туй картасында – чәчәкләр, парлар. 
Карт бер кеше бөкрәеп тора әнә, киемнәре тузган, теткәләнеп беткән – монысы хәерчелек картасы. Уңыш картасы, юл картасы бар. Нишләргә белмә-гәннәргә җиде юл чатында калу сурәте чыга. 
Якын арада буласы хәл-вакыйгаларны «күрсәтә» карта. Нәрсә ди Гасмик? «Эш тапмыйча беркая китмәскә кушалар югарыдан».
– Әйтәм бит, менә шулай чыга инде. Син хәзергә беркая китә алмыйсың. Хәтта бөтенесенә төкереп, өеңә дә кайтып китә алмыйсың. Юллар ябык... 
Алсу! Сабыр... Йә биш көннән, йә биш атнадан, ә бәлки биш айдандыр да, төгәл әйтә алмыйм, сине интервьюга чакырачаклар!
Алсу белә: эш тәкъдим итә торган якның әңгәмә үткәреп каравы интервью дип атала.
 

«Өчкә аер»ның сере — карталар өч яссылыкны колачлый: уйлар, хисләр, күзаллаулар.


– Ай дускай! Бу ни хәл инде?! Юлыңа гел ак кеше килеп чыга синең. Берара югалып тора да, сакчы сыман тагын янәшәңдә генә бөтерелә. Кем икән?
– Нинди... ак кеше тагын?! – диде Алсу аптырап.
– Белмим. Славян чыгышлы... Европа кешесе инде. Кара, үзенең барлыгын сиздереп торачак ул!
Алсу кем дип уйларга да белмәде. Гаҗәп, бик гаҗәп... Таһир дисәң инде, ул хәбәрсез юкка чыкты. Америкача тәртипләр буенча хатыны белән никахын бозып, мал-мөлкәтне бүлешеп, түлисен түләп, бирәсен биреп, аласын алып, аерылышканнардыр. Бәлки, Сәйярдер? Кызый үз уйларыннан үзе оялып куйды. Егетнең дусларча якын итүеннән, тиктормас теленең комплиментларыннан әллә ниләр өмет итә түгелме? Шаярткан булып, Такташның «Алсу»ын сөйләп барды ди, шуннан ни булган?
Көн аяз, килә яз,
Чәчәккә күмелеп.
Син дә кил, Алсу-Наз

Ягымлы көн булып – дип, «Сәрвиназ» җырын импровизацияләп җырлавы исә кыланчыклану гына. Алсуны көлдерә, янәсе. Күңелле кеше шулай да. 

Менә хәзер шундый берәрсе көлдерергә тырышып, шаяртып, тел бистәсе урынына туктаусыз мәзәкләр сөйләп торсын иде әле...

ахыры:
5 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-5

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар