Логотип
Язмыш

Иясез шатлык - 3

Алсу хәзер кайда, нишли, ниләр булып бетте аның белән? Гел әнә шундый сораулар яудыралар. Тизрәк берәр шәп егет белән танышсын иде дә кияүгә чыгып куйсын иде, дип, чын күңелдән бәхет юраучылар да юк түгел.

Башы:
1 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk
2 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-2,


Алсу хәзер кайда, нишли, ниләр булып бетте аның белән? Гел әнә шундый сораулар яудыралар. Тизрәк берәр шәп егет белән танышсын иде дә кияүгә чыгып куйсын иде, дип, чын күңелдән бәхет юраучылар да юк түгел.


Кәләш Искәндәриягә очты!

...Елдан артык вакыт узды да китте. Кайчак Алсу, мин армиядәге егетләр хәлендә генә, кайтырга да озак калмады, дип юата үзен. Өйдән, әти-әнидән, туганнардан, дуслардан ерак ерагын. Ләкин бар да вакытлы бит. Менә бу ком бураннары да, рәхимсез кояш та, кара чутыр гарәпләр дә, гарәпчәле-инглизчәле сөйләшүләр дә... Кызык, Штатта чакта, американча инглиз телендә аралашсалар, биредә – гарәпчәрәк инглиз теле бугай. Их, туйганчы бер татарча сөйләшергә! Беркем юк бит, беркем! Ярый әле урысча сөйләшергә молдаван кызы Лиля бар! Лиля дигәннән... Ул теге вакытта, бар батырлыгын җыеп, Омарга туачак бала хакында барып әйтте. Һәм ашыгыч рәвештә никахка әзерлек башланды. Искә төшерә башласаң... У-у-у, ниләр генә булып бетмәде! Лиляның әнисен җайлау-майлаулар... Омар белән сүзгә килеп бетүләр... Токсикоз... Кабыклы бәрәңге белән тозлы кәбестә ашыйсым килә, дип йөргән Лиляны Алсу бәрәңге пешереп сыйламакчы булган иде дә... Тик мондамы соң инде бәрәңге! Үзе баллы, үзе төче... Егет ягыныкыларны Омар үзе ничек ризалаткандыр, һәрхәл­дә, каршылык сизелмәде: Мисырда яшь килен Лиляны көтәләр иде инде. Омар, яллар алып, туй хәстәре артыннан әти-әнисе янына кайтып китте. Никахлашу көне якынлашкан саен, Лиля гына кәҗәли башлады. Бер карыйсың: «Әй, бармыйм, кияүгә чыкмыйм! Ник кирәк ул Омар?!» – дип елый. Икенче юлы Омар белән көлә-көлә телефоннан сөйләшә. Мин бәләкәчебезгә матур киемнәр карап йөрдем, имеш! Йөз төрлегә әйләнә алган Лиляга Алсуның исе китте: чегәндер бу, билләһи! Александриягә, ягъни Искәндәриягә никахына очасы көнне дә үз-үзенә урын таба алмады молдован кызы.. Инде бүләкләрен барлап, киенеп-ясанып чыгып китәргә әзерләнгәч тә, аһ-ваһ килеп, әрле-бирле йөренде: «Алсу, нишлим? Барасым килми минем, нишлим?!» – дип еламсырады, билетларын атып бәрде. Әллә билгесезлек, әллә бөтенләй чит-ятлар арасына керү, әллә тиздән бала табачагы куркыта аны? Ничек каршыларлар бит әле... Жәлләде аны Алсу. Тик: «Самолетка соңга калабыз», – дип кенә әйтә алды. Киеренке бер халәттә кузгалдылар. Алсу, Лиляның кәефен күтәрәсе килеп, дус кызының килешле киемнәрен, матур макияжларын мактап алды. Кыз, чыннан да, чибәр иде. 

Аэропорт. Хәзер таможня контроле, регистрация генә үтәсе калды. Алсу Лиляны кочаклап үпте дә: «Кара аны, адәм көлдереп елап йөри күрмә анда!»– дип, юри шелтәләгән булып, чыгу юлына атлады. Нәүмиз Лиля яшь аралаш елмаеп кул изәде.
Алсу автобуста кайтканда сәгатенә күз төшереп алды: самолетка утырта башлаганнардыр инде. Уйларын бүлеп, телефон шылтырады. Лиля! Ачыргаланып-ярсып кычкыра:
– Алсу! Нишлим? Хәзер траптан гына күтәреләсе калды! Бармыйммы әллә?! Әйт, нишләргә?

Алсу телсез калды: җүләр кыз! Аннары һушын җыеп күңелендәгесен җиткерде:
– Бу – синең тормыш, Лиля! Бары үзең генә хәл итә аласың! 
 

Андора – тургай

Гел официант булып йөгереп йөрергә димәгән! Акчалырак эш эзләми булмас. Кемнәрдер супермаркетларга сатучы-консультант, менеджер булып урнаша. Волгоградтан килгән Лизаны авиакомпаниягә стюардесса итеп алганнар әнә! Алсу да «Дубай Молл»дагы «Бала­лар дөньясы» кибетендә эш белеште. 6–7 мең дирһәм алучылар да бар икән анда. Безнеңчә, 60–70 меңнәр дигән сүз бит бу! Ләкин анда урнашу өчен паспортта яңа виза булу шарт. Элеккеге эшне калдырырга, илдән китеп торып, яңадан килеп урнашырга кирәк. Ләкин тиз, бик тиз! Танышлары әйбәт киңәш бирде: Оманга оч, диделәр. Оман – Көньяк-көнбатыш Азиядәге солтанат, шул ук вакытта Гарәп диңгезен Ормуз бугазы аша Фарсы култыгы белән тоташтыручы култык та. Дубайдан ярты сәгать кенә очасы. Тәвәккәлләде Алсу: самолетка билет алды да, 30 минутта Оманга килеп төште, бер ярты сәгать шундагы аэропортта йөренде, аннан кабаттан самолетта кайтыр юлга кузгалды. Хәзер яңа кеше булып яңа эшкә керешәчәк. Балалар товарлары белгече хәзер апагыз! Мәктәпкәчә яшьтәге ир балалар киемнәре буенча сатучы-киңәшче. Куртка, чалбар, күлмәк, футболкалар... Кайсы малайга ниндиен сайларга – аннан да шәп белүче юк! Гарәп хатыннары, улларын җитәкләп, ирәвенләп кенә атлап, Алсуга киңәшкә киләләр: кайсы матуррак, кайсы чыдамрак, кайсы килешәрәк, янәсе. Монда инде психолог та буласың, рәссамлыгың да ярап куя. Авызың – ерык, сүзләрең тәмле булсын. Кыз балалар киемнәре бүлегендә эшләүче әнә теге зәңгәр күзле, кара озын чәчле ягымлы кыз кебек, мәсәлән. «Син әле яңа эшли башладыңмы? – дип елмаеп, үзе сүз башлады ул. – Таныш булыйк, мин Андора булам». «Андора?!» – Алсуның гаҗәпләнеп соравыннан кыз көлеп җибәрде: «Андора – испанча тургай. Мин Колумбиядән килдем бит», – дип аңлата башлады. Алсу, география дәресендә алган белемнәрен хәтерендә яңартып, Көньяк Америка, Анд таулары, саванналар, индеецларны искә төшерде. Әһә, менә кайдан килгән бу мөлаем кыз! Ә Андора үзенең яңа туган айга охшаган Колумбиясе турында гел сөйләп торырга да риза. Аныңча, Богота – дөньядагы иң гүзәл башкала, (тикмәгә генә Көньяк Америка Афинасы дип йөртмиләр аны!), Колумбия кофесы – иң сыйфатлысы, Кариб диңгезе пляжлары – иң уңайлысы, әкияти пальмалар – бары анда гына. Тагын әллә никадәр «иң-иң»нәр!.. Кара, бу кыз үзе дә айга охшаган лабаса! Айга охшаган Тургай!
 


Күрәзәче каян белгән?

Ни гаҗәп: Лиля бик канәгать булып кайтып керде. Бераз тынычланган сыман. Омарның әти-әнисе җылы кабул иткән киленне. Менә хәзер исе китеп Алсуга Искәндәриянең диңгез порты, Фарос атавы, Фарос маягы турында сөйләп утыра. Ярар, әни булырга җыенган кешегә матур җирләрне күбрәк күрергә кирәк ул. Баласы да матур булачак.

 

Кызлар ай саен ике мең 
дирһәм түләп торырга ризалаштылар.


Рестораннан башта Лиля «Дубай Молл»га шәрык тәм-томнарын сатучы булып киткән иде, аннары – Алсу. Алар моңарчы яшәгән бүлмәләр исә ресторан-кунакха­нәдә хезмәт күрсәтүчеләр өчен. Фатир эзләү матавыклары башланды. Дубайны аркылыга-буйга айкадылар бугай. Йә бәясе кыйммәт, йә эшкә йөрергә ерак, йә хуҗалары күңелгә ятмый. Бирим дигән колына, чыгарып куйган юлына, диләрме әле? Таптылар бит! Һәм ниндиен диген! Үзләренә аерым йокы бүлмәсе бар, аш-су әзерләү бүлмәсе дә икесе өчен генә. Иң сөендер­гәне – телевизордан Россияне карап була! Бу инде өйгә кайту белән бер! Хуҗабикә үзен Карина дип таныштырды. Бакуныкы. Русча сөйләшергә җай чыкты. Кырыкның аръягындагы әрмән хатыны телгә гаҗәп оста икән. Иң элек үзеңне ничек тоту турында акыл өйрәтте. Өйдә идеаль тәртип булырга тиеш, егетләр алып кайту катгый тыела...

Шапшаклыкны җене сөйми... Каринаның күзләре уйнаклап тора, теле-телгә йокмый, әле кычкырып көлеп җибәрә, әле тра-ля-ля дип, җырга күчә. Юмартланып табынга кыстый. Ир-ат халкы мин диеп үлеп тора, дип очына. Аңа комплиментлар яудыралар, аңа бүләкләр ташыйлар, имеш. Ул кыяфәте! Күз кабакларына зәңгәр күләгәләр салган, иреннәрен җете кызылга буяган. Яшәп карыйк, алга таба күз күрер дигән мәгънә чыгарып, Алсу ипләп кенә әйберләрен урнаштырырга кереште. Аңа барыбер. Лиля гына әнә, сукрана-сукрана, кияве янына җыена.

Телевизорда – Мәскәү! «Вести с Сергеем Брилевым». Илдә ниләр бар икән? Алсу бөтен барлыгы белән шундагы дөньяга кереп чумган: экраннан күзен ала алмый. Сәясәтчеләр, депутатлар, президент... Читтә хәтта алар да үз тоела икән. Синоптиклар һава торышына күзәтү ясый. Түбән Новгородта – томан, Самарада – яңгыр, Мәскәүдә – аязучан болытлы һава... Мөгаен, Казанда да шулай уктыр. Әнисе, алай-болай яуса, дип, кулчатырын сумкасына салып куйгандыр. Ә монда – 40 градус эссе! Җанда эссе, йөрәктә эссе. Кемнәр басар ул ялкынны?

...Карина – кунакчыл хатын. Ахирәтләре дә килә. Берсе – Анна – Алсуны шаккаттырды шулай да. Туп-туры күзләренә текәлеп карап торды да: «Мин сине үтәли күрәм», – ди. «Телисеңме, багам?» – диюенә инде Алсу, гипнозлангандай, кулын сузды. Могҗиза көтеп, Аннага төбәлде.
– Ха! Кызый! Синең бит Америкада королең булган! Ярыйсы... Хисләрең – ак чынаяк кебек чиста. Эчкерсез син. Ә егет... Ай-һай! Чияләнеп беткән төеннәрне чишә алмый һаман тинтери. Ул проблемаларга кереп баткан. Дөрес, сиңа өйләнергә дә җыенган. Европада күрешкәнсез».
 


Анна, маҗаралы әкият сөйләгәндәй, тавышын бер көчәйтеп, бер акрынайтып, Алсуның башыннан кичкәннәрне хикәяләп, кызны тәмам һуштан яздыра язды.


Италиягә баруны әйтә. Каян белә ул? Алсу оялудан кып-кызыл булып чыкты.
«У-у-у! Мин хатын-кыз күрәм! Менә кем синең көндәшең! Сиңа ул егет инде кирәкми! Чынында син аны яратмадың да бит, үз-үзеңне алдап йөрдең». 
Чү! Таһир турында сөйли бит бу! Алсу, коты очып, кымшанырга да куркып, үзе турында тыңлады. «Йә Хода! Кайлардан белә ул барысын да?! Тагын ниләр күрергә язган?»
«Биредә бер егетнең сиңа күзе төшкән. Дин кар­дәшең ул. Якын да килмичә, ерак та китмичә йөрсәгез дә, сине нәрсәдер тыеп тора. Һәр ике якта каршылык­лар бар. Бәлки, шулай булуы яхшыгадыр. Ул егет ватанында син читлектәге кошка әйләнер идең... Кулыңдагы сәгатең – аерылу билгесе».

Сәетне дә белә! Алсу сак кына сәгатенә кагылып алды: Сәет бүләге. «GUESS» фирмасы сәгате, мөнәсәбәт­ләре ничек кенә булса да, хәзер аны гел искә төшереп торачак инде. Ул, ничектер, ышанычлы дус та сыман. Соңга калмаска, вакыт кадерен белергә өйрәтә. Бар изге гамәлләр шул сәгатьнең кадерле минутларын­нан башлана... Менә шушындый яхшы фима сәгатен бердәнбер якын туганына – абыйсы Әмиргә бүләк итеп алып кайтасы булыр. Солдатлар дембель көнен көткән кебек, Алсу кайтыр көннәрен уйлап хыяллана иде... Әмиргә ошаячак! Ул затлы киенергә ярата!..

«Син менә хәзер Әмир исемле егет турында уйлыйсың».

Алсуның кашлары дугаланып өскә күтәрелде. Фантастика! Әйе, абыйсына бүләк алу хакында уйлап куйган иде. Ләкин... исемгә кадәр үк төгәллек... Белмим, йә мин саташам, йә бу Анна – әүлия!
– Әмир – минем бертуган абыем! – дип кычкырып җибәрде Алсу.
– Алсу, синең бар да әйбәт булачак. Бар ул син эзләгән кеше. Шул берәү, бердәнбер сине бәхетле итәчәк. Син бик рәхәт тормышта гомер кичерәчәксең. Ашыкма, аңа кадәр әле тагын бер кавалер очраячак юлыңда. Шулай язган. Тик ул узгынчы гына булачак. Җиңелчә генә флирт. Бүләкләр, чәчәкләр... Матур кинолардагы сыман, кыскасы.

Анна кызны ничектер яратып, аның тормышы өчен үзе дә әле көенгәндәй, әле сөенгәндәй сөйләде дә сөйләде. Менә сиңа күрәзәче! Бу сәер хатын үзе дә язмыш ханым кебек тоелды Алсуга. Әйтерсең, ул аны галәмнән үк күреп торган! Пауло Коэльоның «Алхи­мик» әсәрен укыганда да шуңа охшаш хис кичергән иде.
Лиляга – улың туачак, диде. Тагын... әйбәт кенә яшәп китәрсез, дип тә ышандырды, рәхмәт яугыры.
 

«Дубай Молл»да көтәм, Кадрия апа!

Эче пошып, үзенә урын таба алмый йөргән чакларда, сагынудан елыйсы килгән минутларда мәчетләрдән яңгыраган азан тавышы Алсуны тынычландыра, җан дәвасы бирә, сабыр булырга чакыра. Кайчак Сәет шылтыратып хәл белешә. Дусларча, үз итеп кенә. Ул үзе дә башын җуяр дәрәҗәдә бәргәләнеп Алсуга атылмый – ялкыннарда яначагын чамалый. 

Лиля инде түгәрәкләнеп килә. Тормыш үз көенә кайный. Кибет хуҗалары ифтар ашлары уздыра. Алсу да берничә тапкыр шундый мәҗлесләргә барды. Монда да яңалыклар булып кына тора. Күптән түгел таҗик кызы Мәдинә Һиндстан егетенә кияүгә чыкты. 300 кешелек туй ясадылар! Шаккатмалы! Алсуны да чакырдылар. Монысы әле баласы гына: Таҗикстанда, Һиндстанда шулай ук туйлар үткәрәселәре бар икән әле.

Андора-Тургай белән Сүриядән килгән Җәбир дә инде никах турында сүз алып бара. Майда туй ясамакчылар! «Син кәләш ягыннан шаһит булырсың», – дип, Андора алдан ук әйтеп куйды инде. Хәлләр монда! Кияү егетенең шаһиты... Хәбиб була, ди. Әй, анысы да шул Сүриядән килгән инде. Алсулар белән бергә эшли, кассир. Шома егет! Тәмле телле! Матур сүзләрне һич жәлләми! Алсуга гел елмаеп сәлам бирә, сүз катып, хәлләрен сораштыра, кәефен күтәрә.

Ә бүген Алсуның кәефе болай да шәп! Әнисе белән сөйләшеп алганнар иде. «Кадрия апаңнар Гарәп Әмирлекләренә ялга оча. Сиңа борын очы кычытканлык кына күчтәнәч җибәрәм», – дип күңе­лен алгысатып куйды. Әнисе белән студент елла­рын­нан ук аралашып йөргән Кадрия апасы килә, димәк.
Алдан ук белсә дә, әллә нишләтте телефонның аргы башындагы тавыш.
– Алло, Алсу! Алсу кызым!

Татарча яңгыраган шушы ягымлы тавыштан Алсуның тамагына төер тыгылды. Күзләренә яшь бәреп чыкты. 
– Алсу акыллым, ишетәсеңме? Бу – Кадрия апаң...

Елап җибәрүдән чак-чак тыелып, калтыранган тавыш белән сүзләрен көчкә оештыра алды:
– Исәнмесез, Кадрия апа! Мин «Дубай Молл»да... 
Җир читендә үз кешең белән очрашу, күңелнең әллә кай кылларына бәрелеп, аларны өзелер чиккә җиткерә икән дә, җанны үксетә икән. Таныш йөз, таныш елмаюны ерактан күреп алу белән, Алсу, яшькә төелеп, башка бүлмәгә атылды. Күз яшьләрен тиз-тиз сыпырып, көзгегә карап алды, иреннәренә елмаю элеп, ашыга-кабалана кунакка каршы атлады.
 – Кадрия апа! Өнемме бу, төшемме?!

Кочагына атылып, күзләрен яшерде: елаганны сизмәсен тагын!
Хәл-әхвәл сорашу, сорау – җавап, сәламнәр, яңалык­лар... Күчтәнәчләр, чәкчәк... Мәтрүшкәгә чаклы җибәргән әнисе! Асыл Тамак урманнары, җиләккә йөргән көннәр, ромашкалы, кыңгыраулы аланнар күз алдыннан йөгереп узды. Алсудан да бәхетлерәк кеше бөтен Дубайда булмагандыр бүген!


Карина – төнге күбәләк?!

Андора-Тургай, аның егете, Алсу, тагын бер-ике кыз һәм Хәбиб сафарига җыендылар. Хәбиб Алсуның бер алдына, биш артына төшеп чакырды, хәерлегә булсын. Әллә Каринаның ахирәте юраган узгынчы мәхәббәт дигәннәре шушы гарәп егетеме, Ходаем?

Карина дигәннән... Баштарак кызлар аның кайда эшләгәнен һич аңлый алмадылар. Төнгә каршы чамасыз бизәнеп чыгып китә торган нинди эш булыр икән? Сәер күренеш бит. Кич җитте исә шушы хәл кабатлана: ялтыравык күлмәк, ажур оеклар, баш әйләндергеч хушбуй исе. Ашыга-кабалана каядыр китеп югала да, арып, сүнеп, нурсызланып таң атканда гына кайтып ава. Күп очракта машиналар килеп ала. Каравылда да утырмый, кизү дә тормый, аннары бит эшкә менә шулай азгын кыяфәттә бармыйлар да. «Минем кавалерлар күп. Мине яраталар», – дип мактанып йөргән хуҗабикә... төнге күбәләк булып чыгар дип кем уйлаган?! Әнә шулай эшкә йөри икән ул. Аның төнге сменасы шул икән. Фахишә белән бер түбә астында яшәп ят инде! Хәер, ул үзе дә, төрле сәбәпләр табып, кызларны чыгарып җибәрү турында сүз алып бара башлаган иде инде. Лиляга нәрсә? Ул тиздән бәби табарга Молдовасына кайтып китә. Алсу нишләр? Эштән соң тагын фатир эзләүләр, белдерүләр карап йөрүләр...
 


27 нче катта – океан уч төбендә

Дубайның яңа районында, күккә ашкан йортның 27 нче катында икән Алсуга насыйп фатир. Үзара хәбәр тиз йөри: эштәгеләр инде! Кемнәрдәндер белештеләр, кемнәргәдер шылтыраттылар... Менә хәзер Ливаннан килгән Гасмик белән икәү генә яшәячәкләр! Бәясе дә элеккеге фатирныкы чамасы. Якты, иркен бүлмәләр. Заманча уңайлы җиһазлар. Һәркайда чисталык, тәртип. Оҗмах кебек, дияр иде әбисе. Ә океан соң, океан! Лоджиядан ул бүлмәгә үк керә сыман. Алсу рәссам күзләре белән карап, океанны да бу фатирның аерылгысыз бер өлеше, өстәмә бер бизәге итеп кабул итте. Күр, Гасмик та нәкъ үзе сыман: тыныч, тыйнак. Исеме безнеңчә – Ясмин. Алсу аны Ясмингөл дип йөртер. Бу яңа дөньяның аурасы бик рәхәт булырга охшап тора. Гасмик кыстый-кыстый ашарга утыртты, тәлинкәгә бургуль дип аталган гаҗәп тәмле ботка салып бирде. «Мин пешеренергә яратам. Безнең аш-су кемгә дә ошый ул. Сиңа да өйрәтермен», – дип елмая. Икенче юлы Алсу токмачлы аш пешереп күрсәтер. Бәлешләр салырлар. Ә хәзергә якыннанрак танышалар. Бәйрут кызы Ливанны, Әл-Җөмһүрия әл-Лүбәнәнийә дигән тел әйләнмәс исеме белән атап, Алсуны көлдерә.Якын Көнчыгыштагы Урта диңгез буена урнашкан ватаны үзләренчә шулай атала икән. Менә сөенеч: Гасмик та «Дубай Молл»да эшли! Эшкә бергәләп чыгып китәчәкләр болай булгач. Ул – мерчендайзер, ягъни манекеннарны киендерүче. Әйе-әйе, шундый эш тә бар. Шушы ук йортта үзләре белән эшләүче таныш йөзле ике гарәп егетен күреп, Алсу аптырап калды. Артык аралашмыйча, мыштым гына йөрүче бу Асад белән Насыйр да биредә фатирда яши, җитмәсә, машиналары да бар! Җитешә алмаганда, ярый әле шул егетләр коткара: туры килгәндә утыртмый китмиләр, рәхмәт яугырлары.
 

«Air Arabia» авиакомпаниясе самолеты аны бик тиздән Казанга алып очар. 

 

Кайтыр юл – Шарҗа аша...

Аһ, ничек көтте бу көнне Алсу! Казан төшләренә кереп йөдәтте! Һәм менә ике атналык ял килеп чыгып тора! Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә күп товарларга бәяләр шактый арзаная, сатып алучылар бермә-бер арта. Төннәр буе эшләү режимына күчәләр. Гел аягөсте басып торып, Алсуның табаннары кызыша. Бу гарәпләре дә инде! Шулкадәр мыштырдап, балаларына кием эзләп йөрмәсәләр! Ташбака тизлегендә кыймылдыйлар бит! Тургай белән Алсу клиентларына балкып елмаеп, артык тинтерәтүчеләрен озаткач, аларын пыр туздырып, эш сәгатенең соңгы минутларын якынайталар. Алсу көтеп алган ял көнендә самолетка билет алырга чабачак. Казанда – февраль бураннары. Монда – эссе. Алай да кичә океан ягыннан чыккан яңгыр җиле тәрәзәләрне шапылдатып япты, тансык яңгыр тамчылары шыбыр-шыбыр пыялага бәрде. Күгелҗем океанны күрсәң! Дәһшәт!

Дубайдан Мәскәүгә очасы, Мәскәүдән Казанга – поездда... Кире килгәндә – тагын шундый ук юл. Ике атнаның ике көне югала. Туры Казанга ничек очарга соң?! Кассада шуны аңлатты. Билет сатучы кыз анда шылтыратты, моннан белеште, төрле вариантлар эзләп карады. Ярты сәгать, кырык минут... Ниһаять, йөзе яктырып, Алсуга булыша алуына тәмам ышанып, сөенечле хәбәр җиткерергә ашыкты:
– Шарҗадан Казанга туры рейслар бар!

Билетлар кулга эләгүгә, Алсу йөгерә-атлый урамга атылды. Ул инде хәзер күңеле белән Казанга оча иде. Их, шушы бер атнаны ничек түзәргә?! Ничек киенүдән башлап, Дубайдан Шарҗага нәрсәдә барасы, самолетка ничек утырасы, челлә җәйдән салкын кышка ничек күчәсе, каршыларга килгән абыйсы Әмирнең кочак җәеп аңа каршы атлаулары – һәммәсен күз алдыннан үткәреп, рәхәт бер халәттә кайтып керде. Бармаклары кабалана-кабалана әнисенең телефон номерын җыйды:
– Әни! Мин 10 нчы февральдә кайтам! Самолет сәгать 4 тә Казанга килеп төшә!
Әнисенең сөенечле тавышы ишетелде. Нәкъ менә шушы тавышны ишетәсе килгән иде аның!

Дубайның үзеннән очса күпкә уңайлырак та соң... Шарҗага, бәлки, күрше егетләре илтеп куяр. Белешәсе булыр. Әлләни ерак түгел, ярты сәгатьлек юл. Анда ничек барып җитәрсең, башка әмирлек бит, дип хафага төшкән әнисенә бу вариантны әйткәч, «акыллы» киңәш ишетелде: бензинга үзем түлим диярсең, имеш! Алсу түзәлмичә, көлеп җибәрде. Урыс менталитеты! Мондый алыш-биреш белән оятка калырсың! Ишетсәләр, Ливан егетләре телдән язар иде, билләһи!
 

Кылт итеп күрәзәче әйткәннәр искә төште: «Бар ул син эзләгән кеше»...


Бер көнен бүләкләр эзләүгә багышлады. Әнисенә – ул ярата торган алкалар, әтисенә – телефон, Әмиргә – сәгать, тәм-томнар, сувенирлар... Туганнар, дуслар да бар бит әле: шәрык ислемайлары, бизәнү әйберләре, ефәк шарф-яулыклар...

Ул арада бәби табарга Молдовасына кайтып киткән Лиля хәбәр җибәрде: улы туган! Исеме Александр, ягъни Саша булачак. «Безнеңчә Искәндәр инде ул, – дип уйлап куйды Алсу. – Гарәп Омарга ошармы соң? Әй, ул үзе дә Александриянеке бит әле! Гарәп туганнары өчен бала Искәндәр булыр». Алсуга да бик кадерле, газиз тоела башлады ул сабый. Чынлап уйлап карасаң – апасы шул, әнисе карынында ук гел янәшә булган апасы. Бәбигә дә бүләк әзерләргә кирәк!

Һич тиктормас та инде бу Ясмингөл! Синең эшең тыгыз, юлга да җыенасың бар, дип, аш-су әзерләүне үз кулына алды. Телевизордан гарәпчә яңалыклар сөйлиләр, кухняда – борычлы, соуслы, томатлы шәрык ризыгы пешә.
– Алсу! Татарстан, Казан!.. – дип, Гасмик-Ясмин кинәт экранга ишарәләде.

Абау! Күзенә генә күренәме... Президент Рөстәм Миң­не­ханов лабаса! Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле визитын күрсәтеп яталар! Икътисадый багланышлар, сәүдә итү, тагын әллә ниләр... Алсуның түбәсе түшәмгә тия язды. «Безнең Президент – Дубайда!» – дип мактанды бүлмәдәшенә. Ә үзе эчтән генә: «Урамда ялгыш кына очраса, Рөстәм абый, исәнмесез, дип, авылча, татарча эндәшсәм, и кызык та булыр иде инде!» – дип, үзенең хыялыйлыгыннан кычкырып көлеп җибәрде, Гасмикка да сөйләп көлдерде.
 

Саумы, Казан!

10 нчы февраль иртәсе. Тор, Алсу! Ашык! Сине зур эшләр көтә! Шарҗага илтеп җиткерәсе такси бер сәгатьтән ишек төбендә булачак. Сумка, рюкзак. Өстә – җиңел куртка, аякта – кроссовкалар.

Шарҗа. Аэропорт. Җир шарының төрле кыйтгаларына очып китәсе самолетлар кузгалырга үз вакытын көтә. Таблода – шәһәр исемнәре алышына тора. Дәһли, Истамбул, Лондон, Нью-Йорк, Токио...
Ниһаять, Казан! Хәзер самолетка утырту башлана!.. Өч сәгать ярымнан Алсу өйдә булачак! Кайткач, Камал театрына барам, Казан урамнарын урыйм, Бауман буйлап йөрим, үзем укыган универга сугылам, Асыл Тамак­ка кайтып киләм, дип, әллә ниләрне колачларга хыялланды. Әлегә Төркия, Кара диңгез, Украиналар өстеннән очалар. Иллюминатордан болыт таулары гына күренеп кала.

Чалт аяз кояшлы көне, 30 градуслы салкыннары белән каршылады Казан Алсуны. Битләрне чеметтерә торган шушы кышны ничек сагынган икән! Татарча сөйләшү, сәламләшүләр колакка керә... Рә-хә-әт! Йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башлый. Кая, кая соң әле аны каршылаучылар? Кара инде, өчәүләп килгәннәр! Әтисе белән әнисе, Алсуны күреп алып, куанычтан балкып, кызу-кызу аңа таба атлый; Әмир атыла-бәрелә сеңелесе каршына йөгерә, Алсуны күтәреп зыр-зыр әйләндерә башлый. Сагынышканнар! О-о! Тун, җылы итек, бияләйләрен дә алып килгәннәр... 

Сораулар, сокланулар (Алсу гел елмаеп тора торган кызга әйләнгән!), машина тәрәзәсеннән күренеп калган өр-яңа спорт корылмалары... Кичен өйгә киләсе кунак­лар, өстәлдә көтеп калган пәрәмәчләр – Алсуның башында бөтенесе буталды. «Сәйяр дә килә», «И акыллы да егет инде Сәйяр!», «Әмир белән Сәйяр аэропортка бергә бармакчылар иде»... Менә бу сүзләргә инде игътибар итми дә булмый. Кем ул Сәйяр? Нинди сәер исем телләреннән дә төшми? Каян килеп чыккан? Әмирнең дусты?

...Кич Алсуларга кунак килде. Озын буйлы, кара чәчле, коңгырт кара күзле. Ыспай. Караңгы зәңгәр костюмына килешле галстук таккан. Чибәр, каһәр! Алсу, оялып, керфекләрен түбән төшерде. Ә егет, әллә кайчангы танышыдай, Алсуга күз сирпеп елмайды. «Мин Сәйяр булам. Ничек кайтып җиттең, Алсу?» – ди. «Га­рәп илләре һавасы килешкән үзеңә! – дигән була. – Озаккамы? – дип кызыксынды да, – юк инде, җитәр, синдәй кызлар үзебезгә дә бик кирәк!» – дип, шаяртуга ук күчте. Теле телгә йокмый: кызыклар сөйли, көлдерә, мактау сүзләрен дә жәлләп тормый... Ошамаслык түгел бу Сәйяр! Әллә? Юк-юк! Алсу үз уйларыннан үзе оялып куйды. Юк-бар уйларын куып таратырга тырышты. Аның саен Сәйяр белән кызыксынуы арта гына бара иде...  


дәвамы: 
4 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-4
5 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-5
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар