Логотип
Язмыш

Иясез шатлык № 5

Төрле маҗаралар, катлаулы сынаулар аша үтеп, хикәятебез үзенең кульминацион ноктасына якынлашты. Бүгеннән Алсу тормышының яңа чоры башлана. Бәхет телик аңа.

Башы: 

 

1 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk,
2 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-2,
3 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-3,
4 - http://syuyumbike.ru/news/sudby/iyasez-shatlyk-4


Төрле маҗаралар, катлаулы сынаулар аша үтеп, хикәятебез үзенең кульминацион ноктасына якынлашты. Бүгеннән Алсу тормышының яңа чоры башлана. Бәхет телик аңа.

«FLYDUBAI»дан чакыру

Ышанмас җирдән ышанырсың бу таро карталарына. Чыннан да, нәкъ биш көннән «Flydubai» авиакомпаниясеннән чакыру алды Алсу. Волгоград кызы Лиза Сазонова, якташ буларак якын күреп, Алсуны бортпроводница эшенә котырткан иде. Бердән, акчаны әйбәт түлиләр. Элиталы рейсларда эшләсәң, бигрәк тә. Икенчедән, син инде дөньядагы иң романтик эштә! Һава принцессасы булып йөрисең. Зәңгәр күк, күпләрне көнләштерерлек форма, тирә-юнеңдә һәрчак кызыклы кешеләр. Депутатлар, олигархлар, артистлар... Көн дәвамында Җир шарының әле бер, әле икенче ноктасында син... Алсу күңеленнән генә кызыл таблетка-беретны үзенә үлчәп карады. Аны үтә күренмәле ак өрфия шарф өстеннән киеп куя стюардессалар. Алсуга да килешер иде! 

10 сантиметрлы үкчәле ак туфлиләр. Иң кыены – биек үкчәләрдә берничә сәгать басып тору: аяклар сызлый, диме әле Лиза? Самолетта коры һава – күзләр шуңа авырта, дип тә сөйләнде кебек... Болары – кызлар кызыккан эшнең минусларыдыр инде, мөгаен... 
 – Син – матур кыз, авиакомпания йөзе булырлык! Һичшиксез, алырлар! Сәламәтлегең генә космонавтныкы кебек булсын берүк! – дип ымсындырды аксыл чәчле, зәңгәр күзле чибәр Лиза. Ул буй-сын, ул елмаеп кына торган иреннәр! Пилоткасын кырын салып, башын югары чөеп, вак-вак атлап китүләре дисеңме! Барысының күзе аңарда гына. «Один день бортпроводницы» фильмы героеннан бер дә ким түгел! Әле Дәһлигә, әле Бәйрутка, әле Истанбулга оча. Якын Көнчыгыш, Азия илләре – Лизаныкы. Отпуск яллары ике айдан да артып китә!
Үзләре генә аңларлык сленг белән сөйләп көлдерде дә, кызыктырды да Сазонова. Стюардессаларны, мәсәлән, үзара «стюра» йә «провода» дип йөртәләр икән. Пилотлар – «шоферлар», пассажирлар – «пакслар». «Экономистлар» – эконом-класс пассажирлары, бер дә әллә кемнәр түгел. Ә бизнес-классныкылар – «бизнесмен», «трюфель» дип йөртелә. Алсуның күргәне бар инде ул бизнес-класста очучы «яңа урыс», «яңа татар»ларны. Кыланмышлары кырга сыймый. Коньяк, вискилар эчеп, үзләрен дөньяның, һичьюгы, шушы самолетның хуҗасы урынына куеп, башка пассажирларга өстән генә карап, әлләкем булып йөрүчеләр. Стюардессалар да бит шулар кубызына биеп, авызларын ерып, тыз-быз эчемлек, деликатеслар ташыйлар... 

– Безнең «бобик» йә «Шарик»ка, йә «Внучка»га утыра гадәттә, «Катя» үзебезнеке инде. «Лужа» аръягына да рейслар бар, мәсәлән, күптән түгел «Лакс»та булдык, – дип такылдавыннан ярым-йорты гына аңлады Алсу. «Безнең «Боинг» Шереметьево йә Вну­ковога төшә, Екатеринбург та үзебезнеке. Атлантик океан артына, ягъни Америкага да рейслар бар, күптән түгел Лос-Анджелеста булдык» дип тәрҗемә ителә икән бу гыйбарә. Лиза инде тәҗрибәле, үзебездә дә эшләгән. Ул биргән күрсәтмәләр колакта кагыйдә булып яңгырый.
Елмаеп, траптан ук сәламләргә, кунакчыллык күрсәтеп, кофе, чәй таратырга, стрессларга чыдам булырга, салкын акыл белән эш итәргә, җиңел аралашырга, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, чыгырдан чыгып дулаучы пассажирларны тынычландырырга, елаган баланы юатырга; кирәк булса, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, дөньяңны онытмаска: һавада очсаң да, болытларда очып йөрмәскә, самолет бортында чисталык, тәртип булдырырга, чүлдә дә, бозда да, суда да җайлаша белергә...

Яшь буенча таләпләр – 20 дән 26 га кадәр икәнен белә, анысы буенча проблемалар юк. Гәүдә дә җиңел: күбәләк кебек Алсу. Буй гына менә бер дә Лизаны­кыдай озын түгел инде. Хәер, 160–175 см диелгән бит. «Исең китмәсен, бәләкәй буйлы пассажирларның – кечкенә кызларның, әбиләрнең – багажын үрелеп алыр өчен генә кирәк ул буй!» – дигән була Лиза. Шаярта, билгеле. Ә менә инглиз телендә камил сөйләшергә дигән шарт «бишле»гә үтәлә: чит телләр факультеты дипломы бар. Тагын... машина йөртү правасы бар, үҗәт, тырыш, җаваплы, сабыр... 

Алсу бер мәлгә үзен «Вид сверху лучше» фильмындагы Донна итеп күз алдына китерде. Халыкара авиалинияләргә стюардесса булып урнашырга хыялланган кызны Гвинет шундый ихлас уйнаган иде! Кәефне күтәрә торган шәп фильм! Их, тормышта да шулай булса икән ул!
Лизаның кастингка озатканда әйткән сүзләре искә төште: «Бирешмә! Монысына булмаса, башка авиакомпаниядә сынап кара үзеңне. Дубайда тагын «Emirates», Абу-Дабида – «Etihad», Шарҗада – «AirArabia» бар!..»

...Йөзләгән матур кыз кастинг узарга килгән! Ярый­сы чибәрләре дә, артык һавалылары да, бик тәкәббер­ләре дә, кирәксә-кирәкмәсә елмаеп торучылары да, үзләрен йолдызга тиңләүчеләре дә байтак. Башта шактый кыен ике мәсьәлә чишәсе, аннары сорауларга җавап бирәсе, психологик тест узасы... Ай-яй, катлаулы имтихан булды бу! Әллә кыланчык кызларның кыланмышыннан, әллә табигый оялчанлыгыннан – никтер тартынып кына җавап бирде Алсу. Дулкын­ланудан кызарып ук чыкты. Комиссия әгъзалары аның башы әйләнүен дә, йөрәге дөп-дөп тибүен дә күрә, ишетәдер кебек тоелды. Микрос­коптан карыйлармыни! Җитмәсә, ишек артында да сине күзәтеп торучы бар икән: чайкалырмы, юкмы, янәсе. Каракның бүреге яна, дигәндәй, бармаклары иягендәге миңенә кагылып узды. Уф, беттем! Биттә миңнәр, кечкенә генә җөй булса да алмыйлар лабаса! Каш астындагы сизелер-сизелмәс җөе дә Алсуга ат башы кадәрдер кебек тоелды. Кечкенә чакта Әмир белән уйнаганда велосипедтан егылудан калган «истәлек». 

Жәлләп маташмадылар: борып, кыркып чыгара тордылар. Көяз кызларга да бик исләре китмәде: алар эшелоны белән кайтып киттеләр. Алсу исә үзен «икеле» алгандай хис итте. Кайда ялгышты ул? Нинди хата җибәрде? Бәлки, артык йомшаклыгын ошатып бетермәгәннәрдер? Яисә аз сүзлелегендер? Әллә соң талчыкканлыгы комачауладымы? Һәрхәлдә, сәбәплә­рен аңлатып тормадылар. «Air Arabia» компаниясе дә Алсуга рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Язмагандыр, күрәсең. Һм-м... Аның кастинг узып йөрүен Сәет тә ишеткән хәтта! Дубай Моллда очрап: «Котлыйм, котлыйм!.. Син стюардессамы? Кайда? «Emirates»тамы?» – дип төпченә башлады. Иң шәп авиакомпаниядә дип белгән бит әле. Сүз яшен тизлегендә тарала икән! Һәм аның очы, әлбәттә инде, Омарга барып тоташа. Хатын-кыз түгел, ир-ат гайбәтче!
Филиппин егетенә имтихан тапшыру Гасмик тагын карталарын тезеп салды. 

– Зинһар, борыныңны салындырма! Әйдә, җайлап утыр әле. Тирән итеп сулыш ал да...
Алсу, карталарга карап, моңсу елмаеп куйды. 

Ә Ясмин-гөл, ышандырырлык итеп сөйләп, дустын теләсә нинди кыен хәлләрдән дә коткарырга әзер иде:
– Көчле эмпатия бу карталарда: синең өчен җан атып, кайгырып, теләсә кайчан булышырга әзер торалар. Символ белән эмоция, ягъни мондагы рәсемнәр белән хис-кичерешләрең бер булып, тирән мәгънә китереп чыгара, сиңа дөрес чишелешне сайларга булыша... 

Йә, укып карыйк әле... – йөзе яктырып китә. – Менә бит, мин әйтте диярсең: яңа эш тәкъдим итәчәкләр. Ачкычны хатын-кыз бирә... Интервью күрәм... Сират күперен җиңел узарсың... Аның өчен безгә әзерләнергә туры килер.
Кич кызлар янына Гасмикның ахирәте, Сербиядән килгән Ядранка кунакка керде. Хәл-әхвәл сорашып утырдылар. Алсуның кастинг узу маҗараларын сөйләделәр. Нефть аркасында дөядән «мерседес»ка күчкән ялкау гарәпләргә дә эләкте.
– Безгә алырлар иде сине. Британиянең брендлы бу­ти­гында эшләргә телисеңме? Сөйләшеп карыйм, о’кей?
– Ок! – дип килеште Алсу, очраклы гына сүздән күңел җылытырлык хәбәр ишетүенә сөенеп.
– Менә сиңа ачкыч! – дип ым какты Гасмик Тегарян. 

Никтер ул тылсымчы Феяны хәтерләтте. Әтисе әр­мән, әнисе Көньяк Африканыкы булган кыз, чынлыкта, кара күзле, тумыштан кара бөдрә чәчле. Ә ул чәчләрен шомартып, аксылга буяп йөри. Беркемгә охшамаганча чибәррәк, ятрак, кызыклырак булып күзгә ташлана.
Чакыру озак көттермәде. «Altair» компаниясеннән көнен, вакытын әйтеп шалтыраттылар. Интервьюга барыр алдыннан Гасмик Алсуга үзеңне ничек тоту, ничек җавап бирү буенча мастер-класс үткәрде. Булдыра алам, дип, үзеңә ышанырга кирәк. Алсуның җилкәсенә төшеп торган чәчләрен, үсмерләрнеке кебек гәүдәсен күздән кичерде дә, имиджны үзгәртәсе булыр дип куйды. Дус кызын стиль буенча киендереп, бик элегант итеп күрәсе килде аның. Алсуның яңа образын икәүләп тудырдылар. Аякта – биек үкчәле туфлиләр, кара чалбар... Гасмик сынап карап торды да, шкафтан җәһәт кенә үзенең аклы-каралы блузкасын чыгарды. «Болай эффектлырак күренәчәксең», – ди. Җилкәгә таралып төшкән чәчләр берничек тә туры килми иде инде бу образга. Әгәр чәчне артка җыеп өеп куйсаң... О-о! Алсу! Сине танырлык түгел! Ниндидер җитдилек, серлелек өстәлде. Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле... Бик яхшы!

Каратут йөзле, күзлекле, дөге ашап кысылып беткән күзле филиппин егете итагать белән елмаеп каршы алды, ипләп кенә җайлы әңгәмәгә алып кереп китте. Алсу үзен имтиханда әйбәт укытучыга эләккәндәй хис итте. Һәр сораудан соң, егет үзе дә елмаеп, җавап бирә алса ярар иде дигән сыман, теләктәшлек күрсәтеп утырды.
– Нигә нәкъ менә бездә эшлисегез килә?
– Сезнең фирма турында гел яхшы хәбәрләр генә йөри. Хезмәткәрләре компетентлы, игътибарлы, итагатьле, диләр. Нәрсә алырга теләсәң дә, иң беренче «Altair»ны атыйлар. Сездә һәрчак әйбәт атмосфера...
Филиппин мактау сүзләреннән канәгать иде.
– Моңарчы кайларда эшләдегез?
Алсу санап чыкты.
– Сатып алучыларны ничек җәлеп итәр идегез?

Кыз, бөтен барлыгын туплап, бар матур сүзләрне тезеп, үзенең булдыра алачагын исбатлады. Хәтта имтихан алучы үзе дә, сатып алучы ролендә калып, Алсу сөйләгәннәргә баш кагып, хуплап утырды.
– Башка кибетләрдә товарларны арзанракка да табып була, дисәләр?
– О, юк! Мин аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын, озаккарак чыдавын, бүген бик тә модада булуын сәгатьләр буе сөйләп, аңлатып тора алам.
Һәм Алсу, гипнозлангандай, консультант-стилист булып уйнап күрсәтте. Үзенең рәссам, дизайнер сәләте дә чагылып узды, модадагы яңа тенденцияләрне күзәтеп баруы да, дус кызларына киемнәр сайларга булышу ма­һирлыгы да... Бердәнбер тамашачы, үзе үк имтихан кабул итүче филиппин егете мини-спектакль карады шулай. 
– Рәхмәт. Котлыйм... Мин шалтыратырмын аларга. Сез эшләячәк Британия бутигы дөньяның иң зур 
сәүдә үзәге Дубай Моллда урнашкан. Тиз арада документларыгызны илтеп бирерсез, – дип саубуллашып калды ул.
Гасмик, Ядранка, Лиля шалтыраттылар. Авызы ерык Алсу барысына да сөенечен җиткерде: «Ура! Алдылар!»


Югалтулар, табулар...

Лиля белән Омарның талашмаган көне юк. 
Кич Лиля елап кайтып керде. «Аерылышабыз. Хәл ителде. Нокта куябыз», – ди. Гасмик исе китми генә нәтиҗә ясады: «Ниһаять, күп нокталардан котыласың икән!» Ә Алсу ни әйтергә дә белмәде: кызганыргамы, сөенергәме, ачуланыргамы? Аларның мөнәсәбәте күптән үзенең котылгысыз һәлакәтенә якынлашкан иде инде. Ела, Лиля, бушан әйдә, бәлки, җиңелрәк булыр...

Ә бүген... Омар Алсуга шалтыратты. Лилядан зарланып. Үзе бик сабыр, түзем икән, хатыны гына аны санга да сукмый, имеш. Синең сүзне тыңлый ул, сөйләшеп кара, янәсе.
– Син бит төпле кыз, акылга утырт шул кире-беткәнне. Бу – соңгы сөйләшү, дәрәҗәмне төшереп, бүтән ялынмыйм. Минем тормышымда эзе дә булмаячак ул өстерәлчекнең!..

Алсуның яңагына суктылармыни – һушын җыялмый торган арада, Омарның ачу китергеч тавышы көчәя барып, акыруга ук әйләнде:
 – Ишетәсеңме мине? Ишетәсеңме?! Алло, алло!..
 «Чукрак түгел, ишеттем...» Әллә әйтте, әллә шулай уйлап кына куйды – үзе дә абайламады. Менә әкәмәт! Ике арада тылмач ясамакчы бу ахмак. Хәзер, йөгерде ди менә!
Тагын җырларга кереште мобильник. 
– Аһ, белсәң хәлләремне! – Монысы Лиля шыңшый шулай. – Теге бәндә эшемә килеп, гарәпчә акыра-бакыра театр куйды! Мине дөньядагы иң әшәке сүзләр белән хурлады!.. Син өйдәме? Хәзер кайтам. Берүк чыгып китә күрмә!
 Бу икәүнең кайсын тыңларга да белмәссең. 
Уф, кем инде монысы?
– Әйе, Омар!
– Сөйләштеңме?! Эндәшмисең!.. Уйлаган идем аны! – дип шантажга ук күчте. 
Шундый кыен, четерекле әйберләрне хәл итәргә Алсуны кем дип белә болар? Аллы-артлы шалтыратмасалар! Тинтерәтүләрен күреп-ишетеп торган Гасмик:
– Мин психотерапевт түгел дип кенә әйт әле шуңа! – дип акыллы киңәш бирә.

Гаилә кормаган, ир хатыны, бала әнисе булып карамаган, бу өлкәдә бөтенәй тәҗрибәсе булмаган Алсу нәрсә әйтә алсын соң? Ул үзенә бары сабак ала: ни эшләргә, ни эшләмәскә...
Болар дөньясыннан качасы килеп, ноутбукны ачты. Ярый әле ачты! «ВКонтакте»да... Сәйяр (!) көтә иде! Тукта, ялгышмыймы, чынлап та улмы?
СССР: «Ау-у! Әллә инде чүлдә адаштың?»

Нәкъ Сәйярчә. Бернәрсә вәгъдә итми, чакырмый, көтми, өмет иттерми торган өч-дүрт сүз. Төртмә тел. 
Ә менә Алсу өчен ул җиләс җил, яңгырдан соң сафланган һава кебек иде. Кәефне бер полюстан икенчесенә күчерергә җитә калды. Ул да егет дулкынына көйләнде:
НАЗ: «Ау-у! Мин монда! Фирүзә океан белән зәңгәр күк арасында – 27 нче катта! Ма-ту-ур!»
СССР: «Мактанчык! Казанны күрсәң син! Бөтен җирдә Универсиадага әзерлек бара! Назга презент әзерләдем: бер кило сувенир магнитлар!»
Алсу көлә-көлә укыды. 
НАЗ: «Рәхмәт! Суыткыч ишеген бизәрмен! Кызыктырдың».
СССР: «Ә син «Казан-Арена» стадионын күрсәң!.. Түбәсе генә дә 113 ләп Ту-154 самолеты авырлыгында... Сиңа аңлаешлырак итеп әйткәндә, 2320 ләп Африка филен күтәрә ала!..»
НАЗ: «Ха-ха! Прикольно!»
СССР: «Көлеп утырма! Кайт тизрәк! Күп әйбердән мәхрүм каласың. Welcome to Kazan!»
Алсу хат язышлы уенында тәмам азартка кереп китте. Кунак ашы кара-каршы дигән сылтау белән, егетне гарәп иленә чакырды. 
НАЗ: «Үзең кил Дубайга! Бурҗ-Хәлифә небоскребында 124 нче катта көтәм!»
Бу язышулар студентлар мәзәгендәгечәрәк килеп чыкты бугай. Ике крокодил очып бара. Берсе – яшел, икенчесе – Африкага... Шулай да рәхәт!
 

Сирень чәчәкләре

Апрель үтте, майлар җитте. Монда түзә алмаслык челлә. Көндезләрен температура 40 ка күтәрелә, диңгездә 30 градус җылы. Их! Күкләр күкрәтеп, яшен камчыларын уйнатып, яусын иде коеп! Чыксын иде салават күпере! Яңгыр, яңгыр кирәк Алсуга! Сусады, сагынды, җирседе аның җаны. Сәйярдән дә төртмәле сәламнәр күренми. Әй, ул бит болай гына... Кызык ясап, маҗара уйлап чыгарып, кәмит хәлләргә юлыгып, шуннан тәм табып йөри торган бер комик ла. Һәр сүзенә ышанып, сөйләгәннәрен чынга ала башласаң... Гашыйк икән бу егет дигән ялгыш уйдырмага юлыгуың бар! Эреп китә күрмә, кызый! Мөгаен, ул командировкададыр. Бик мөһим мәсьәләләр хәл итеп йөридер...

Төшендә яңа чыккан яшел үләннән яланаяк йөгерде, кәккүк кычкырганын санады, бакчадагы ап-ак шомырт чәчәкләре яныннан узып, күлдәге бакалар тавышын тыңларга төште Алсу. Тукта әле, нишләп һаман тынмый соң бу бакалар? Инде көн үзәге якынлашып килә ләбаса... Ул, аптырап, күзләрен ачты. Кояш чыннан да зәһәр кыздыра. Лоджиядан кыйгачлап күренгән океаның-ниең ник бүлмәгә үк керми шунда! Эшкә төштән соң гына барасы. Ә бакалар... һаман кычкыра! Нишләп инде... Юк... Телефоны ич! Уянып җитәр-җитмәс, төшеннән аерыласы килмичә генә телефонга үрелде. Таныш түгел номер. Кем булыр?
– Алло?..
– Исәнмесез, Алсу!..
Саф татарча! Егет кеше тавышы! Ул, нәрсә уйларга да белмичә, аптырап калды: «Исәнме...сез...»
– Алсу, мин әле генә самолеттан... Рөстәм булам. Тизрәк күрәсе иде сезне! Тапшырасы әманәтем бар...
– Җырчы фонтаннар янына кил! 15 минуттан шунда булам! – диде кыз, чуалган уйлары артыннан ашыгып. 

Таныш түгел Рөстәм тагын нәрсәләрдер әйтте бугай. Телефон кыштырдый башлады. Алсу каушаудан бөтенесен аңлап та бетермәде. Колагына әллә «сер», әллә «сәер», әллә «сыер», әллә «Сәйяр» дигән сүз чалынып киттеме соң? «Ну фантазия үзеңдә, кызый!» дип, үзен шелтәләп тә алды. Ярар, ни булса – шул. Бернинди мәшәкате дә юк ла, фонтаннар Дубай Моллның каршысында гына, эшенә керешли күрешү берни түгел. 
Ә төше – матур иде! Нәрсәгә булыр икән?

...Фонтаннар янына якынлашуга, адымнары акрынайды. Берәүнең кулында... сиреньнәр! Каян, ничек?..  Хуш исеннән башы әйләнеп, бөтен җаны актарылды. 
Бу нинди бәхетле мизгел?! Шалтыраткан егет шушы икәненә тамчы да шиге калмады.
– Синме Рөстәм?! – Кыз сынаулы караш ташлады. 
– Алсу? Уф, өлгерсәм ярый дип борчылган идем... – Ак футболкалы егет җиңел сулап куйды. – Сиреньнәр сезгә, Алсу! Сәйяр тапшырырга кушты... Бергә эшлибез без. Менә, минем Гарәп Әмирлекләренә барасымны белгәч, ул шушындый сюрприз уйлап чыгарды. Чираттагы экспромты... – диде, чәчәкләрне сак кына Алсуга тоттырып. – Аэропортка да Сәйяр илтеп куйды. Шиңдерми илтеп җиткер, ди... Үзең беләсең, тиз сулалар... – Рөстәм инде Алсу кулындагы сиреньнәргә яратып карады. – Әй, зыян юк бугай ла. Кайнар суга утыртуга шундук күзләрен ачып елмаерлар...

Егет үзе дә елмаеп, бу әманәтне үтәп чыкканына канәгать калып, Алсуга кулын сузды:
– Юл кешесенең юлда булуы хәерле, дигәндәй... Ачуланмагыз, мин илче генә. Мм-м... Сәйярдән күп сәлам! Хушыгыз, Алсу...
Алсу телсез калды. Фантастика! Өнме бу, төшме? Төшнең дәвамы түгелдер бит инде?! Юк, туган җир бизәге, Асылтамак бакчаларындагыдай күпереп үскән сиреньнәр – кочагында. Яз, яшьлек, наз төсе алар. 
Мон­нан да кадерле бүләкнең булуы мөмкин түгел! Сәйяр... Алсу аның турында уйларга да курыкты. Чираттагы шаяруымы? Булмастайны булдыра алуын исбатлавымы? Рыцарьлыгын күрсәтәсе килүме? Күңелендә тагын теге җыр – «Иясез шатлык» ноталары яңгырады.
Кемгәдер кирәк булуың –
Бәхет бит ул дөньяда...
Димәк, Сәйяр уйлый аның хакында.

...Аннары вакыйгалар коточкыч тизлектә бер-бер артлы шаккаттыра торды. Сирень чәчәкләре бу чүл, ком илендә чып-чын экзотикага әйләнде! Бер-ике генә көнгә булса да кызларны сихри бер халәткә, хыял дөньясына чумдырды. Алсу үзе бөтенләй әкият илен­дә йөзде. 
Юк, бу кәефнең, эйфориянең очы, сирень­нәрдән дә битәр, тылсымлы төшкә барып тоташа. Бакалар тавышы – ярар, телефон шалтыравы булсын, ди. Ә яшел чирәм? Алмагач чәчәкләре? Кәккүк җыры? Яшел төс – якын арада буласы хәлләргә ишарә, дип ишеткәне бар. «Тиздән кайтып китәсеңдер, – ди Лиля. – Кәккүк – көн-нәрне саный». «Ак төс – сөенеч! Ай, Алсу, мин көнлә-шәм! Ниндидер матур сер яшерелгән монда! Вакыйга-ларны ашыктырмыйк, яме», – дип, Гасмик та күңелне ымсындырып җибәрә. Боегып калган Лиля, бер ноктага төбәлеп: «Бәхет шулдыр инде ул», – дип куя.

Бурҗ-хәлифәдәге мәхәббәт Сәйяргә рәхмәт язып җибәргәнгә атна-ун көн үткәндер. Һәм менә яңа хәбәр!
СССР: «Җомга 13.00 дә Бурҗ-Хәлифә небоскребында 124 нче катта НАЗны көтәм! Билетлар – кесәдә...»
Җомга – гарәп илләрендә ял көне. Анысын да истә тоткан! Ну бу Сәйярне! Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә, диләр. Алсу да шул хәлдә иде. Шаяру тонында ризалыгын белдерде:
НАЗ: «Килештек! Мин сиңа Дубайны күрсәтә­чәкмен! Очрашу урыны 12.30 да – Җырчы фонтаннар янында!»

...Җомга. Алсу башында кайнаган сорауларга җавап табалмыйча фонтаннар янына юнәлде. Ха-лы-ык! Күз карашы чит ил туристларын йөгереп узды. Монда күренми... Теге төркемдә дә... Уф!.. Шәрык музыкасы ритмында җиңелчә сыгылмалы хәрәкәтләр ясап, авызын ерып, кочагын җәеп... Сәйяр атлый каршына! Чынлап! 
– Сәй-яр! – Кыз йөгереп килгән уңайга егет кочагына барып кергәнен сизми дә калды!
 – Сәлам! Ничә кыш, ничә җәй сине күрмәгәнгә! Үскәнсең, матурлангансың! – дип комплиментлар яудыра-яудыра, үз итеп кочагына кысты Сәйяр. Кыш-җәйләр дип шыттыра анысы. Күрешмәгәнгә ярты ел да юк бит әле. –
Беләсеңме, синең чакыруыңны истә тотып килдем мин!
– Кунак егетенең гиды булырга мин әзер! – дигән булды Алсу, дулкынланудан битләре яна иде. 
Менә ул дөньяның иң биек бинасы. Фатирлар, отель номерлары, рестораннар, офислар... Бик тиз йөрешле лифтта алар күккә (Алсу өчен – йолдызларга!) томырыла... 452 метр биеклеккә, 124 нче катка! Аһ, нинди гүзәл панорама! Дубай, океан... Ма-ту-ур!!! Биеклектән, сихрилектән башы әйләнгән Алсу, күзләрен чытырдатып йомып, тыны куырылып, Сәйяргә сыена...
– Алсу... мин яныңда... Их, син нәни куркак болан баласы!.. – Ул, кайнар сулышы белән исертеп, кызны иреннәреннән үбә.

...Кич ресторанда тагын бер сюрприз көтә иде. Сәйяр кызга яратып карап, аннан күзләрен алалмый утырды да:
– Килдем, күрдем, китәм, Алсу... – нәрсәнедер әйтеп бетерми, һаман суза сыман. – Иртәгә китәм... 
Юк, китәбез! Китмибез – кайтабыз!
Алсу сагаеп калды.
– Кемнәр белән?!
– Синең белән! Ә хәзер күзләреңне йом! – Кыз, аның сүзләрен чираттагы шаяртуга алып, сабый баладай көлеп җибәрде, күзләрен йомды. Бер.. ике... өч!.. Ой, бу нәрсә?! Самолет билетлары! Сәйяр һәм... Алсу исеменә! 
– Сине көтәләр, Алсу! Әтиең, әниең көтә. Казан көтә... Мин көтәм!

Алсу бу могҗизалы кичтән һушсыз калды. Эш, контрактлар, Дубай – бар да бүгенге кич белән чагыштырганда чүп кенә булып тоелды. Күзенә яшьләр килде. Билетларны бер алды, бер куйды. Әйтерсең, саксыз кагылудан чәлпәрәмә килеп уалучы бәллүр чынаяк, үтәли җилдән өзелүче нәфис-нәзберек чәчәк. Ә Сәйяр, аңа төбәлгән дә, елмаеп җавап көтә. Һәм, ниһаять!.. 
– Мин риза, Сәйяр!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады.Молодец!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик мәгънәле хикәя, авторга рәхмәт, дәвамын көтәбез!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Шэп хикэя! Бер сулышта укыла!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик матур эчтэлекле хикэя.Авторга алга таба да ижатында унышлар телим.Ижат чишмэлэре саекмасын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик ошады хикэя, бер утыруда укып бетердем. Авторга унышлар телим, безне тагын да шундый кызыклы, эчтэлекле хикэялэр белэн шатландырсын!

            Хәзер укыйлар