Логотип
Белгеч киңәше

Кашлар сызылып торсын!..

Һәркемгә дә табигатьтән идеаль формалы каш бирелмәгән. Әмма бу бәла түгел — карандаш белән кыйгач каш ясап куйдың да...
Әлегә киңәшебез шул: каш формасы белән төрле экспериментлар үткәрмәгез, бит формасына карап, һәр кешегә үзенә генә туры килгән каш коррекциясе сайлана:

• дуга сыман кашлар озынча түгәрәк йөзгә туры килә;
• озын, өскә таба югары күтәртелгән кашлар шакмак битле йөзгә килешә, дуга сыманнары да матур;
• җиңелчә күтәртелеп, очында бераз түгәрәкләнеп килгән кашлар түгәрәк йөзгә кулай;
• туры, борын арасыннан ераклашкан кашлар озынча йөзгә әйбәт.

Каш формасына мода була алмый, сезнең йөз төзелешенә, күз формасына һәм стилегезгә карап кына үзгәр­телә ул. Кашлар йөзне ачып җибәрә.
Кашларны карап тору бер дә катлаулы түгел, хәзер табигыйлеккә өстенлек бирелсә дә, кайчак аларның матурлыгын ассызыклап күрсәтү кирәк.
Мәсә­­лән, блондинкаларга артык буялган кашлар һич килешми, чөнки алар картайта. Аларның кашы буялган яки чәч төсеннән берәр тонга караң­гырак итеп сызылган булырга мөмкин.

Кара чәчлеләргә җиңелрәк, ләкин анда да чаманы югалтмаска кирәк. Төсен төскә туры китереп яки чәч төсеннән бер тонга түбәнрәк буяу сайласаң яхшы.


Һәм тагын бер киңәш. Йөзне «ачар» өчен, бу бигрәк тә түбән кашларга карый, каш астына чамасын белеп кенә якты күләгәләр (тень) җибәрегез. Бар игътибарны күзгә юнәлтәсегез килсә, иреннәрне аерып күрсәтү кирәкми: алар табигый булып калсын. Тушь кулланыгыз. Шушы кечкенә генә штрих сезне чын хатын-кыз итәр. Шатлана белегез, ешрак елмаегыз, барысы да әйбәт булыр. Яратып, яратылып яшәгез!

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар