Туй табынында ире белән икесенә каршы гына диярлек утырган парны Зифина, әлбәттә, танымый калмады. Менә мин, күрегез, дип сөрән салгандай тәненә сылашып беткән ачык кызыл төстәге күлмәк кигән, мин генә һәрвакыт хаклы дигәндәй һәр сөйләшүгә үз «бака ботын» кыстырып утырган көр тавышлы Илзияне танымый буламы соң?!.