«Көнбагыш» салаты
1 тавыкның түш ите
400 г гөмбә
1 баш суган
3 йомырка
150 г сыр
зәйтүн
майонез
чипслар
Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын
тезә башлыйбыз.
Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына; өченче кат эре угычта уылган
йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз;
дүртенче кат – вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый.
Зәйтүнне дүрткә бүлегез, сыр өстен бизәгез.
Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипслар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез. «Көнбагыш» салаты әзер!
«Юлбарыс» салаты
тавыкның 200 г түш ите
2 баш суган
2 баш кишер
3 йомырка
150 г сыр
100 г кара-җимеш
2 кыяр
1 чәй кашыгы киптереп төелгән
баллы борыч (паприка)
2 теш сарымсак
майонез
Катнашмалар тәлинкәгә катлам-катлам итеп җәелә бара, һәр катламның өстенә майонез ягыла.
Ярымбоҗра рәвешендә туралган суган, алтынсу төскә кергәнче, үсемлек маенда кыздырыла, кәгазь тастымалда саркытканнан соң, тәлинкә төбенә тигез итеп җәелә. Икенче катлам – ваклап, кыздырып алынган тавык ите. Алга таба – эре угычта уылган йомырка, телемләп туралган кыяр, эре итеп уылган сыр катламнары. Шулар өстенә эре итеп уылган һәм тоз, борыч, изелгән сарымсак кушып майда кыздырылган кишер җәелә. «Юлбарыс тиресе»нең буй-буй сызыклары караҗимештән ясала.
Комментарий юк