Логотип
Салатлар

Әчкелтем баллы бик тәмле кабак

Кабактан бик тәмле бер рецепт тәкъдим итәбез. Катлаулы да түгел.

Кирәк:
3 кг артык өлгереп җитмәгән кабак (кабыгыннан, төшеннән арындырылган);
1 л шәрап серкәсе (винный уксус);
1 л су;
1,5 кг шикәр комы;
1 лимон кабыгы;
10 данә канәфер;
20 борчак хуш исле борыч (душистый);
1 аш кашыгы тоз;
яратсагыз, аз гына имбирь тамыры.
Су, серкә, тоз. шикәр, вак угычтан уган лимон кабыгы, барлык тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз.
Кабакны бик эре дә, артык вак та булмаган телемнәргә турап, шушы ширбәткә салабыз да, 20 минут кайнатабыз (кабак йомшарырга тиеш). Аннары уттан алып, төнге якка суынырга калдырабыз. Өстен берәр кәгазь яки тастымал белән капларга кирәк.
Икенче көнне кабак телемнәрен ширбәттән алып, банкаларга тутырабыз, ә ширбәтне исә куерганчы кайнатабыз. Ул яңа суырткан бал сыман булырга тиеш. Ширбәтне чиста марлы аша сөзеп, банкадагы кабак өстенә агызабыз да, калай капкач белән томалыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар