Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Тыйнаклык артында –бунтарьлык

Режиссер, тарихчы, журналист Александр ДАЛМАТОВның тормыш кагыйдәләре.

Кеше нинди генә юл белән булса да бә­хет­ле булырга тиеш. Әсәр язсам да, кино төшерсәм дә һәрвакыт иҗатымда кызыл җеп булып әнә шул фикер ята икән дигән нәтиҗәгә килдем. «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы да кешенең бәхетле булырга тырышуы хакында. 

Яшьлек җүләрлеге белән күп әйберләр эшләп була. Киноплатформага чыгарыр өчен «44 нең май аенда» фильмының русча дубляжын эшлим хәзер. Фильмны кабат карыйм. Анда хатын-кыз героинялар – Резеда Сәла­хова белән Гөлчәчәк Гайфетдинова – чын-чынлап зур-зур агачлар аудара. Мин хәзер ул күренешләрне төшерергә кый­мас идем. Куркыныч бит. 35 яшькә җиткәндә нигәдер күбрәк уйландыра башлады. 

Кайчак сиңа нидер әйтәләр дә, җавап бирә алмый кала­сың. Нәрсәгә бер сүз эндәшмәдем инде дисең аннан соң. Әйткән сүз – көмеш, әйтмәгәне – алтын.

Бу – минем тормыш кагыйдәләремнең берсе. 

Әмма бунтарьлыгымны югалтмадым. Аны сиздермим генә. Кайвакыт берәр ситуация турында блоглар төшерәсем килә. Мәсәлән, социаль челтәрләрен татарча алып бармаган та­тар җырчылары турында. Бу күренеш ачуымны китерә. Аннан уйлыйм: әйттең ди, шуннан нәрсә була? Проблемаларны конфликт белән хәл итү ягында түгелмен. Бәхәс яхшылыкка китерми, аның белән
хакыйкать табып булмый. 

Көчле кеше кычкырып йөрми. Ул йә кыйнап таш­лый, йә бер сүзен әйтеп куя да китеп бара.
Кычкыруны суга батканда тыпырчыну дип саныйм. 

«Документаль кинолар карарга яратасың, үзеңә төшерергә кирәк», – дигән иде әни. Ул бик акыллы кеше. Хәтта та­выкларның режимнарын үзгәртә алды. Тавыклар, гадәттә, биштә кунаклыйлар, безнекеләр – сигездә. «Әниең су агы­мын да үзгәртергә мөмкин», – ди әни турында әти. Әни китап сүзләре, цитаталар белән генә сөйлә­шә. Безнең гаиләдә хатын-кызлар бик акыллы.
Әби дә үз вакытында коммунизм тәгълимат­лары укытып йөргән җиз­нигә дингә килергә киңәш иткән. «Болар озакка бармаячак», – дигән. 

Алтынчы класстан бирле кино төшерү хыялы белән яшә­дем. Башта ук кинорежиссурага китмәү – телевидениедә матур кешеләр генә булырга тиеш дигән комплекстандыр, мөгаен. Безне, син булган дип, яһүд балалары кебек үстермәделәр. Кино төшерергә өйрәнү өчен театраль училищега барырга кирәк дип тә фикерләдем. Берәүгә дә әйтмәгән серне әйтәм сезгә: анда укып актер була алмам дип уйладым. Хәлил була алмыйм, Булат була алмыйм, Отелло була алмыйм... Ә нәрсәгә анда өченче-дүртенче планда йөрергә дигән уй туктатты. Кино төшерергә кайда укырга барасын белмәдем һәм аны эзләмәдем дә. Язмыш агымына үземне йомычка кебек салдым.
Начар ягым бар: үземә кагылган мәсьәләләрдә авырлык­лар яратмыйм. Ә менә эш өчен әллә ниләр эшләргә әзермен. Бу барысы да без кемгәдер тиеш дигән уйдан килә. Без «тиеш» дип үскән буын бит инде. 

Мәктәптә укыганда газета-журналларга языштыра идем. Журналистика буенча китүемә «Алтын каләм»дә Гран-при алуым этәргеч бирде, югыйсә татфакка керер өчен консуль­тацияләргә йөргән идем. Кинорежиссурага бормалы юллар аша килеп җиткәнемә һич үкенмим – тәҗрибә туплап килдем. Гомумән, режиссурага тәҗрибәле булып килергә кирәк. Тормышны, кешеләрне белмәсәң, нәрсә әйтә аласың соң син?! Безне легендар журналист Римзил Вәлиев укытты. Аның белән бер энциклопедиялек белем тупладым. Йөзләрчә фильм төшерер өчен геройларым бар. 

Мин гомерем буе татар мохитендә яшәргә өйрәнгән. Тарихны яратсам да, тарих факультетына укырга кермәвем шуннандыр, мөгаен. Университетны тәмамлагач, тарих буенча аспирантурага кердем. Архивларда утырырга, эзләнергә бик ярата идем. Узган гасыр башындагы Идел буендагы ачлык турында укыдым. Боларны кино итеп төшерсәң дип уйлый идем. 2016 елда инде Мәскәүгә Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының режиссерлар һәм сценарист­ларның Югары мәктәбенә укырга кереп, өч ел укыдым. 

Архивларда утырып, тарих буенча фәнни эшләр башкарасы килә. Татар тарихына кагылышлы, әле беркайда да чыкмаган мәгълүматлар бар миндә. Фәнни эзләнүләрдән туктап торганым юк. Нәсел, авыл турында китаплар эшлим. Әмма төп эшем, әлбәттә, кинорежиссура. 

Популярлык казану турында беркайчан да уйламадым, моңа кызыкмадым да. Ул тыйнак­лыктан да киләдер, мөгаен. Әти ягыннан нәселебез бик тыйнак. Гомумән, оста презентацияләр ясап, үзем турында матур тәэсирләр калдырырга теләп йөргән кеше түгел мин. Моның белән, бәлки, кире тәэсир дә тудырамдыр. 
 
Режиссер кеше укырга тиеш. Бик күп әсәрләр укырга кирәк. Театрга барып, әйбәт куйганнар икән,
моны төшерергә кирәк дип йөреп булмый бит ул. 

Чын кинолар төшерер өчен киноиндустрия кирәк. Ул булса, заказы булачак, хезмәткәрләр барлыкка киләчәк. Безнең бит тотып алырлык костюмерлар, кино­рәссамнар да юк. Моны үстермәсәк, «кино-кино» уйнап йөрү белән генә чикләнәчәкбез. 

Әйе, «Ай булмаса, йолдыз бар» сәхнәдә куелган әсәр. Әмма аның телеспектакльләре юк, 30, 40 яшьлекләр белми дә ул әсәр турында. Бу сериалны эшләгәндә караучылар аудиториясен яшәртүне максат итеп куйдым. Гомумән, мин төшергән киноларны яшь­ләр карасын иде дип тырышам. Артем Пискунов фильм өчен уннан артык җыр язды. Моны да яшьләрне җәлеп итәр өчен эшләдек. 

Үсмерләр өчен төшергән киноларыбыз юк. Ул мине бик борчый. Үсмерләрнең игътибарын җәлеп итәр өчен киноны хәзерге көн турында төшерергә кирәк. Акча белән генә булмый, идеясе дә кирәк. Иң элек аңларга тиешбез: «кино-кино» уйныйбызмы, әллә татар киносы булдыру теләге белән янабызмы. 

Татарлар өчен кино төшерергә телим, һәм бу фикерем үзгәрмәде. Әмма аңларга тиешбез: чынлап торып сакланырга телибезме, әллә шул сөйләнеп уйнап кына йөри­безме. Моны халык үзе хәл итми. Халыкның зыялылары, интеллектуаль көчләре: «Ну, егетләр, әйдәгез концептуаль яктан сакланыйк, безнең гимназияләр булсын, кино булсын...» – дип әйтергә тиеш. Милләтне саклап калу өчен бүгенге тормыш белән генә яшәүне максат итеп куярга ярамый. 

Халыкны саклау, халкым дип яшәү миңа кечкенәдән салынгандыр. Питрәч районындагы туган авылым Колка­мәр бик кечкенә, кырык йортлы гына. Бабай ел саен Сабантуй үткәрә иде. Без моны кечкенәдән күреп үстек. Бабай тәрбиясендә үскән балалар без. «Нәселне тапламагыз», – дип әйтә иде ул безгә. 

Сарыклар яратам. Авылда сарыклар үрчетәбез. Нәсел чакыруы барыбер бар ул. Бабайның әнисе ягында күпләп сарык асраганнар. Кыю кешеләр булган инде алар. Миндә дүрт нәсел холкы симбиозы. Үзебезнең нәсел – бик юаш, тыныч, әби ягыннан – бик акыллы, зирәк, бай нәсел, ә менә бабайның әнисе ягыннан – авантюристлар. Тәвәк­кәлләп, әллә ниләр эшләгәннәр. Идея өчен миндә дә энергия күп, әмма өй салу, машина алу буенча үшәнрәк мин. 

Компромиссларга барырга туры килә. Тормышта үземне принципиаль кеше дип атый алмыйм, әмма... Мөхәммәт Мәһдиев әсәрен төшерергә тәкъдим иткәч, «Кеше китә, җыры кала» әсәре өчен озак көрәштем. Идея дигәндә бик принципиаль кеше мин. Идеяне тормышка ашырганда компромиссларга бара алам. 

Кунакка барсам, өендә нинди китаплар булуы белән кызыксынам. Миңа китаплы йорт кызык. Берсендә яңа фатир алган кешегә кунакка бардым. «Минем фатир турында бер сүз әйтмәдең», – ди. «Мин беркайчан да машиналарга һәм фатирларга сокланмыйм», – дидем. Иң мөһиме – өйдә чисталык һәм пөхтәлек булсын. Әмма өйнең архитектурасына, бакчасына, хәтта өй түбәсенә япкан калайга сокланырга мөмкинмен. 

Сәхнә кызыктыра. Әмма Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен чыгарганда үз җитеш­сезлегемне аңладым: миңа плейбек – экран кирәк икән. Экранга карап кына картина тудыра алам. Ике театрдан спектакль куяр өчен тәкъдим алдым,
әле сөйләшүләр бара. 

Бәхет ул – сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы. Көннән-көн шуңа инанам. Бернинди шау-шулы премьералар да, мактаулар да аны алыштыра алмый. 

Кешеләр турында кайгыртырга яратам. Өйләнгәч, үземне кайгыртуларыннан да ләззәт кичерә башладым. 

Гаиләдә төп кагыйдәм: нәрсә генә булса да, үзеңне бәхетле итеп тоярга. Сәламәт икәнсең, бәхетле булырга тырыш дип өйрәтәм Гөлшатны да (Гөлшат Әбделманова – Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамачашы театры актрисасы). Минем өчен икәүләп чәй эчеп, тыныч кына утыру да – бәхет. 

Гаилә ул – бер-береңә бәхетле булырга ярдәм итү. Ләкин хатын-кызга иренә күбрәк булышырга кирәк. Хатын-кызның зирәклеге, сабырлыгы булмаса, уңышларга ирешеп тә булмас иде, миңа калса. Гаиләне саклауда аның роле зуррак, билгеле. Ул күбрәк сабыр булырга тиеш. Мәсәлән, ир кеше кич нервланып эштән кайта, ди. Ул ишек төбендәге чүп капчыгын тибеп җибәреп кереп китә. Шушы вакытта хатыны эндәшми калса, менә ул зур компромисс инде. Әмма моны бар хатын-кыз да булдыра алмый. Тик ул аңларга тиеш: ир шул капчыкка тибүе белән бөтен стрессларын, негатив эмоцияләрен чыгара. Әгәр дә хатын шул чүп капчыгын алып иренең башына кундырса, бу гаилә булмый инде. Табигать шулай яраткан: акыллы хатын-кыз гел юл бирә белә. 

Тормыш биргән сабак берничә минем. Кеше сүзен башкаларга әйтмәскә. Син аны гади сүз итеп кенә кабул итәрсең, ә ул аның зур сере булыр. Уйламыйча бер адым да ясамаска һәм үзара дус булмаган кешеләр белән эш итмәскә.

Зират мине балачакка кайтара. Аралашу мохитем гел өлкәннәр булды. Балачак хатирәләрем белән бәйле кешеләр бүген барысы да зиратта. Әби-бабай белән үсеп, артык социальләшмәгән кеше мин. Зур компанияләрне әле дә яратмыйм. 

Искелек белән бик авыр хушлашам. Иске киемнәрне дә ыргыта алмыйм, алар кадерле минем өчен. Безнең
авылда йөз еллык шкаф бар. Мин аны ыргыттырмыйм. Иске әйберләр – нәселең, бабаларың белән тоташтыручы күпер ул минем өчен. Тормышта нәселең белән тоташтыра торган бер әйбер кирәк бит инде. Иске капканы сүткәч, аның келәсен, тоткасын бик озак эзләп йөрдем. Аны бит кемнәр генә ачып кермәгән. Хатирәләр белән яшәү түгел ул, аларны символ итеп кабул итәм. Ә алар тормышта булырга тиеш.

Тормышның иң зур уңышы – үзеңне табу. Мин үземне таптым. Һәм күңелдә һәрвакыт өмет булырга тиеш. 


Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар